16+

«Минем өчен иң матур шәһәр – Казан!»

Популяр сатирик Михаил Задорнов узган атнада Казанда концерт бирде. Шәһәребез, гомумән, республика, татар халкы турындагы фикерләрен соңыннан ул үз блогына урнаштырган. Аның фикерләре сезнең өчен дә кызыклы булыр. Менә аларның кайберләре:

«Минем өчен иң матур шәһәр – Казан!»

Популяр сатирик Михаил Задорнов узган атнада Казанда концерт бирде. Шәһәребез, гомумән, республика, татар халкы турындагы фикерләрен соңыннан ул үз блогына урнаштырган. Аның фикерләре сезнең өчен дә кызыклы булыр. Менә аларның кайберләре:

- Үзем өчен дөньяда иң матур булган шәһәрнең Казан икәнлеген беләм хәзер. Казаннан соң икенче урынга Сингапурны куяр идем. Плюслары саны буенча бөтен шәһәрләрне дә Париж артта калдыра дигән фикер яши. Әмма Казан белән чагыштырганда, Париж күпкә төссезрәк. Анда бары тик бер генә киң урам - Елисей кырлары гына бар. Ә Казанда һәр урам Елисей кырлары.
- Россиядә Казан Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан соңгы өченче шәһәр санала. Килешмим. Мәскәү матур, билгеле. Әмма Мәскәүдә ярларга көч-куәт һәм күккә киңлек биреп торучы Идел юк. Ә Петербург туристлар йөртелә торган урамнары белән генә матур.
* * *
- Балалар курчак театры бик кыйммәтле дисней мультфильмы декорациясенә охшаган. Әмма ул катыргы кәгазьдән ясалмаган, барысы да чып-чын. Дөньяның бер җирендә дә андыйны очратканым булмады. Көнбатыш капитализмы өчен балалар хакына мондый корылма төзү бик кыйммәт һәм табышсыз нәрсә. Казан кебек шәһәрләр шуның белән гүзәл: аларда күп йортлар, табыш өчен түгел, ә матурлык өчен төзелә.
* * *
- Казан Кремле һәм мәчет - бу гадәттән тыш матурлык. Бигрәк тә караңгы күк йөзе фонында. Әйтерсең күктәге ай төшкән дә, яктылык һәм изгелек таратып, кешеләргә яктылык биреп утыра.
* * *
- Мәчетләрнең чиркәүләр белән рәттән, сеңелләр кебек, тату басып торуларын күрү шатландыра.
* * *
- Татарстан, үзенең авыллары белән бөтенләй башкача күренә. Әйтерсең бу Россия түгел, ә башка ил. Ни өчен? Чөнки биредә халыкның зур өлеше эшли белә. Биредә гастарбайтерлар юк диярлек. Татарлар үзләре эшчән булгач, аларның нигә кирәкләре бар?! Мәскәүдә генә ул мәскәүлеләр эшләргә теләми. Имеш, хезмәт хакы аз.
* * *
- Татарстаннан чыгып китеп рус авылларын күргәч, кот оча. Татарстанда йортлар кечкенә сарайлар кебек. Ә рус авылларындагы йортларны бомбага тотканнар да шуннан бирле төзекләндермәгәннәр диярсең. Урамнарда картлар гына йөри - яшьләр юк.
* * *
- Тарих китапларыннан «татар изүе» сүзтезмәсен алып ташлап, аны «илбасарлар тар-мар итүе» белән алыштыруларын бик дөрес дип саныйм. Татарларның беркайчан да күчмә халык булмаганлыкларын, һәрвакытта да җир эшкәртү белән шөгыльләнгәннәрен дә өстисе килә. Бу сүзләрнең хаклыгына дәлил - татар кухнясы, татар кием-салымы, татар гореф-гадәтләре...

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading