15 апрель, Тукайны искә алу көнендә, Габдулла Тукай әдәби музееның күргәзмәләр залында Татарстанның яшь рәссамнарының бөек шагыйрьнең тормышына һәм иҗатына багышланган «Тукай-модада!» дигән күргәзмәсе ачылды.
Күргәзмә Габдулла Тукайның тууына 135 ел, Габдулла Тукай әдәби музее ачылуга 35 ел, Татарстан Республикасында Туган телләр һәм Халык бердәмлеге елына багышланган.
Габдулла Тукай әдәби музееның күргәзмәләр залы – Татарстан һәм Россия рәсем осталарының, шул исәптән тематик һәм шәхси күргәзмәләре даими уза торган мәйданчык. Бу юлы танылган рәссамнар – Виктор Аршинов, Озада Хәбибуллин, Михаил Кузнецов һәм Александра Семенова эстафетасын танылган Тукай тормышы һәм иҗаты мотивларына мөрәҗәгать итүче яшь пумала осталары тотып ала. 21 гасырда иҗат иткән рәссамнар Тукай әсәрләрен сәнгать образлары аша актуальләштерәләр, шагыйрьнең хәзерге заманга ясаган йогынтысын күрсәтәләр.
Г. Тукай әдәби музее мөдире Гүзәл Төхвәтова сүзләре буенча, күргәзмәнең төп максаты – Тукай иҗатына яңа ракурстан карау, аңа «ХXI гасыр» йөзен бирү. «Әлеге күргәзмәдә 16-25 яшьлек рәссамнарның эшләре тәкъдим ителгән, иҗатчылар географиясе бик бай, чарада Казан, Петербург, Яр Чаллы, Татарстанның башка районнарында яшәүче рәссамнарның эшләрен күрергә мөмкин. Күргәзмәне әзерләгәндә без рәссамнар берлегенә, төрле сәнгать уку йортларына мөрәҗәгать иттек, шулай ук социаль челтәрләрдән яшь рәссамнар белән аралаштык. Эшләр төрле жанрларда башкарылган, күбесе аларның Тукайнын төрле күренекле геройларын яңача, заманча тасвирлый, әмма шул ук вакытта без татар сәнгатенең бай традициясен дә игътибарсыз калдырмадык. Моннан тыш, безнең музей хезмәткәрләре әзерләгән Тукайның мирасына багышланган китап тиздән басылып чыгачак. Шагыйрь соңгы елларында, хастаханәдә ятканда үзенең иҗатына ревизия ясый һәм халкына калдырырга теләгән шигырьләр җыентыгын туплый. Менә 100 ел узгач, без ул җыентыкны араб графикасыннан кириллицага тәрҗемә итеп, Тукайның мирасы, яңа буынга әйтер сүзе форматында бастырабыз», – дип ассызыклады ул.
«Күргәмәдә минем биш эшем тәкъдим ителгән, икесе аларның аерым эш кебек санала, ә өченчесе – триптих. Бу әсәрдә мин кешеләргә өч фәлсәфи сорау белән мөрәҗәгать итәм: «Кем син?», «Исәнме?», «Син әзерме?». Тукай шигырьләрен аерым бер наз белән укыйм, шуңа күрә күргәзмәдә бик теләп катнашам һәм аны әзерләгән өчен оештыручыларга зур рәхмәт. Бүген иртән шагыйрьнең каберенә баргач, мин аның өстенә өч канәфер куйдым, шуны күргәч ниндидер абыең: «Ник өчне куясың, үлгәннәргә икене куялар бит!» дип әйтте, ә мин аңа: «Минем Тукайны үлгән дип күрәсем килми» дип җавап кайтардым, чөнки, миңа калса, аның кебек шагыйрьләр беркайчанда үлми, алар мәңге халык күңелләрендә яшәячәк!» – хис-кичерешләре белән күргәзмәдә катнашкан рәссам Айзат Минһаҗев уртаклашты.
Тукай туган көнендә шулай ук музейда доктор Клячкинга багышланган лекция үтте. Казан медицина академиясе доценты Марина Подольская кунакларга профессор Клячкинның хезмәте, аның Тукай тормышына ясаган йогынтысы, әһәмияте турында сөйләде.
Тамашачылар күргәзмәдә традицион шамаилләрне хәтерләтүче картиналар, коллаж техникасында башкарылган портретлар, хәзерге яшьләр фәлсәфәсе белән бәйле эшләр күрергә мөмкин. Күргәзмә 3 майга кадәр дәвам итәчәк.
Айназ Сөләйманова
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар