16+

Минзәлә театры Кырымны "яулап" кайтты

1984 елда сәхнәгә куелган Сәет Шәкүровның «Габсаттар бабайның Кырымга сәяхәте» дигән комедиясе Минзәлә театрында озак еллар зур уңыш белән барды.

Минзәлә театры Кырымны "яулап" кайтты

1984 елда сәхнәгә куелган Сәет Шәкүровның «Габсаттар бабайның Кырымга сәяхәте» дигән комедиясе Минзәлә театрында озак еллар зур уңыш белән барды.

Инде менә коллективка чын-чынлап Кырымга сәяхәт итәргә дә җай чыкты.

Б у елның сентя­брь аенда Ялта шәһәрендә узган «Театр. Чехов. Ялта» дип исемләнгән VII халыкара театр сәнгате фестивалендә Гаяз Исхакыйның «Сөннәтче бабай» әсәре белән чыгыш ясады алар. Фестивальнең жюри комиссиясенә Түнҗәр Җүҗәноглуның «Ташкын» спектакле дә тәкъдим ителгән иде. Алар ике әсәрдән «Сөннәтче бабай»ны сайлап алдылар. Безнең театрның анда «Самими хисләр һәм жанр чис­талыгы» номинациясендә бүләкләнүе очраклы хәл түгел. Халкыбызның милли гореф­-гадәтләрен, сөннәт йоласын зур бәйрәм итеп сәхнәгә куйган режиссер Ренат Әюповның хезмәтен, артистларыбызның эчкерсез уенын жюри әгъзалары һәм жюри рәисе - ГИТИС профессоры, Мәскәүнең «Школа современной пьесы» театрының сәнгать җитәкчесе Иосиф Райхельгауз ассызыклап үттеләр. Лауреат дипломын һәм «Хрустальный Фронтон» призын Россиянең халык артисты, ГИТИС профессоры Олег Марусев тапшырды.

«Просцениум. Вопросы театра» журналы редакторы, театр белгече Марина Тимашева Минзәлә театрының эчкерсезлеге, теленең матурлыгы турында җылы сүзләр әйтте. Театр тәнкыйтьчеләренең фикерләре уңай булды. М.Голубкина хәтта: «Я прослезилась», - дип куйды. Кызганычка, жюри әгъзасы булган күренекле артист Леонид Якубович, авыру сәбәпле, фестивальдә катнашмады. Ялта шәһәре җитәкчеләре исеменнән коллективка Рәхмәт хатлары тапшырылды.


Бөек рус классигы Антон Чехов гомеренең соңгы елларын биредә уздырган, зур әсәрләрен Ялтада иҗат иткән. Фестивальнең исемендә классикның булуы шуңа күрә дә очраклы түгел. Быел катнашкан 13 театрның өчесе Чехов әсәрләренә мөрәҗәгать иткән иде.

Фестивальдә Төркия­нең Истанбул, Әрмәнстанның Ереван, Россиянең Йошкар-Ола, Төмән, Санкт-Петербург, Ногинск, Севастополь, Тула, Мәскәү, Симферополь шә­һәрлә­реннән теа­тр коллективлары катнашты.

Фестиваль комиссия­се уздырган экскурсия­ләр, бигрәк тә теплоходта «Лас­точкино гнездо»га бару истә калды. Күңелнең иң нечкә кылларын тиб­рәткән тагын бер очрашу булды. Севастопольдә якташ моряк егетләребез янында чыгыш ясадык. Җылы, матур очрашу кичәсе беркемне дә битараф калдырмады. Егетләрнең командирына милли түбәтәебезне кидереп, Минзәләдән алып килгән чәк-чәкне тапшырдык. Якташларыбызның күзендә яшь иде. «Иң якын туганнарыбызны күргәндәй булдык», - диделәр.

Безнең Минзәлә егетләренең, гомумән, татарстанлыларның беркайда да сынатмауларына тагын бер кат инандык.
Минзәлә театры берничә ел дәвамында 9 май - Җиңү көнендә Мамай Курганында урнашкан сыннарны җанландыра. Шуңа күрә кайту юлында Волгоградка кереп, һәйкәлләрнең «оригинал»ларын күрмичә булдыра алмадык.

Театр Ялтага Татарстан хөкүмәте бүләк ит­кән «Хундай» маркалы автобусы белән барды. Бертуктау­сыз гастрольләрдән кайтып кермәгән артистларыбыз мондый озын юлны да шактый яхшы кичерде.
Кара диңгездә су коенып, дөнья күреп, үзебезне танытып кайттык. Алда юбилей сезоны. 80 нче иҗади сезон!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading