16+

Мәктәп үз химаячесен кабул итте

Тарихы 1940 елларга ук барып тоташкан 1 нче сәнгать мәктәбендә кемнәр генә укымаган да, нинди генә мәшһүр рәссамнар эшләмәгән. Комлев урамында (хәзерге Мөштәри ур.) урнашкан Казан сәнгать училищесының 3 нче катында «өйдәш» булып яши башлаган бу мәктәптә укыткан рәссамнар кайчан да булса мондый иркенлеккә чыгарбыз дип хыялланмаганнардыр да.

Мәктәп үз химаячесен кабул итте

Тарихы 1940 елларга ук барып тоташкан 1 нче сәнгать мәктәбендә кемнәр генә укымаган да, нинди генә мәшһүр рәссамнар эшләмәгән. Комлев урамында (хәзерге Мөштәри ур.) урнашкан Казан сәнгать училищесының 3 нче катында «өйдәш» булып яши башлаган бу мәктәптә укыткан рәссамнар кайчан да булса мондый иркенлеккә чыгарбыз дип хыялланмаганнардыр да.

2012 елның мартыннан бу коллектив «Әкият» Балалар мәдәният үзәгенә, ягъни Курчак театрының яңа бинасына (Петербург ур., 57) күчте. Бирегә керсәң, үзеңне чыннан да әкият дөньясына чумгандай хис итәсең. 70 еллык тарихы булган мәктәптә ни генә булмас! Мәктәпнең даны инде күптән балалар иҗаты мәркәзе буларак таралган, чөнки нәтиҗәләре бар. Узган ел әнә кабул итү турында игълан да ясамаганнар, ә никадәр бала килгән. Балаларның эшләре бездә генә түгел, ә чит илләрдә дә даими күрсәтелеп килә. Япониядә, Венгриядә һәм Германиядә уздырылган күп кенә халыкара күргәзмәләрдә җиңүләр яулап, лауреат, дипломат исемнәре алган яшь талантлы балалар укый монда. Сүз дә юк, үзләрендә укып чыккан шәкертләре белән мактанырлыклары бар анысы. Дөньяга танылган академик Роальд Сәгъдиев, РСФСР һәм ТРның атказанган артисты Ренат Ибраһимов, РСФСР һәм ТРның халык артисты Альберт Әсәдуллин, мәшһүр рәссам Игорь Башмаков, ТРның атказанган архитекторы Фәридә Зәбирова, Казан Кремленең баш архитекторы Рөстәм Зәбиров, шәһәр дизайны идарәсендә бүлек җитәкчесе Жанна Белицкая, Н.Фешин исемендәге Казан сәнгать училищесы укытучылары Александр Новиков белән Олеся Сержантова, 4 нче балалар сәнгать мәктәбе директоры Елена Якубович һ.б. бик күп билгеле шәхесләр укыган мәктәп тә бит әле ул.
Әле шушы көннәрдә генә мәктәптә Россия Сәнгать академиясенең хакыйкый әгъзасы, Мәдәният һәм сәнгать халыкара академиясе академигы, РФнең атказанган рәссамы, Татарстанның халык рәссамы Ильяс Сәйяр улы Айдаров булып китте. Әнисе Люция Хөсәен кызы һәм туганнары белән бергәләп килгән иде ул. Мәскәүдә яшәүче рәссам Ильяс Айдаров республикада барган «Мәктәбеңә ярдәм ит» дигән хәрәкәт турында ишеткәндерме-юкмы, иллә мәгәр ул үзенең быел алган Тукай исемендәге дәүләт бүләген. «Яшь рәссамнарның да минеке кебек үк иҗат мөмкинлекләре булсын», - дип, үзе укыган әлеге 1нче сәнгать мәктәбенә бүләк иткән иде. Менә шундый изге гамәл кылган үз укучысын кунакка дәшүе иде мәктәпнең. Мәктәп директоры Наталия Николаевна Тишенкова кунакларны ашыкмый-кабаланмый гына уку класслары белән таныштырып йөрде. Кунакның кулыннан фотоаппараты төшмәде. «Мәскүгә кайткач, балаларга күрсәтәм», - дип, ул һәр мизгелне диярлек «терки» барды. Чәй табыны янында дәвам иткән очрашуда укытучылар рәссамга сорау арты сорау яудырдылар. Мониторда булса да, янә бер кат рәссамның эшләрен барлап чыгу хәстәрен дә алдан кайгырткан иде алар. Күңелле генә, дустанә очрашу булды ул. «1нче сәнгать мәктәбен тәмамлаган иң яхшы укучыга» дигән махсус әзерләнгән футболка да көтелмәгән сюрприз иде. Кызык бит: оешканнан бирле 2000ләп укучыга үз кыйбласын табарга ярдәм иткән әлеге мәктәпне тамамлаучыларның яртысыннан күбрәге - архитекторлар. Нәкъ бертуган Равил һәм Ильяс Айдаровлар кебек икән дип куйдым...

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading