16+

«Әни ягыннан бабам татар»

Дөньяда үзенең баритон тавышы белән танылган Россиянең халык артисты, Россия дәүләт бүләге иясе Дмитрий Хворостовскийны Республика көнендә Казан тамашачысы да күрә алды.

«Әни ягыннан бабам татар»

Дөньяда үзенең баритон тавышы белән танылган Россиянең халык артисты, Россия дәүләт бүләге иясе Дмитрий Хворостовскийны Республика көнендә Казан тамашачысы да күрә алды.

Игенчеләр сарае каршында ул «Казан көзе» Халыкара опера фестивале кысаларында чыгыш ясады. Моңлы тавышы һәм мөлаемлыгы белән җәлеп итте җырчы.
Ул Красноярск шәһәрендә туган. Аның әтисе - инженер, әнисе - табибә. Ата кеше улын танылган музыкант итәргә хыяллана. Ә Дмитрий, кечкенәдән үк бөтен дөньяга танылган кеше буласы килсә дә, бу хакта беркемгә әйтми. Ул башта Красноярскида педагогия училищесын тәмамлый. Мәктәптә укытучы булып та эшләргә туры килә аңа. Аннары үз шәһәрендәге сәнгать институтын тәмамлап, опера театры солисты булып эшли башлый. Бер-бер артлы җиңү яулаган егет чит ил сәхнәләрендә тиз таныла. Бүгенге көндә ул чыгыш ясамаган ил юк диярлек.
Җырчы беренче хатыны Светлана белән унбиш ел яшәгәннән соң аерылыша. Хатынының көнче булуы гаилә башлыгына комачаулый. Дмитрий игезәк балалары Саша белән Данилны да ташламый. Бүгенге көндә Д. Хворостовский икенче гаиләсе белән Лондонда яши. Аның хатыны Флоранс та җырчы (әтисе - француз, әнисе - италияле. Кызлары - Нина, улы Максим исемле). Ул спорт белән шөгыльләнә. «Мин үземне йолдыз итеп сизмим. Гадәти бер кешемен. Өйдә электр җиһазларын да үзем төзәтәм, кибеткә дә йөрим», - ди ул.
Дмитрий Хворостовский Казанга беренче тапкыр 1989 елда килә. «Казан - минем рухыма якын шәһәр. Минем нәселемдә дә татар тамырлары бар. Әни ягыннан бабам татар. Дөрес, ул Себердә туган. Шуңа күрәдер, мин татар көйләрен тыныч кына тыңлый алмыйм», - дип сөйли җырчы.
Тамашачы Д. Хворостовскийның татарча җырлавын көткән иде. Әмма Альбина Шаһиморатова авыру сәбәпле, ул «Туган тел» җырын үзе генә башкармады. Аның тарафыннан яңгыраган опералардан арияләр, халык җырлары ул көнне тамашачының күңел кылларын тибрәтми калмагандыр. Чын мәгънәсендә югары сәнгатьне күрсәтте җырчы. Халыкны рәхәтләнеп ял иттерде, аларга рухи азык өләште.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading