Шушы көннәрдә Татарстанның халык артисты Нуретдин Нәҗмиев үзенең 70 нче көзенә аяк басты.
Ә көзләре мул җимешле аның. Театрда ул йөздән артык рольгә җан өргән. «Гашыйклар тавы» спектаклендә - Сафа, «Американ»да - Нигъмәт, «Назлы кияү»дә - Хәмит, «Их, алмагачлары»нда - Әхмәтҗан, «Мәхәббәт баскычы»нда Нуретдин булып уйнаганын тамашачы хәтерлидер әле.
Нуретдин абыйның үткәннәренә күз салсак, артист булу хыялы балачакта театр түгәрәгенә йөрүдән башлана аның. Гаиләләре белән авылдан Казанга күченеп килгәч, күренекле җырчы Таһир Якупов белән бер мәктәптә укырга туры килә. Аның белән бергәләп спектакльләрдә уйныйлар. Үзенең хезмәт юлын Минзәлә театрында башлап җибәрә ул. Аннары Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында армый-талмый хезмәт куя. Яшь чагында малай яисә егет образында булсынмы, өлкәнәя барганда бабайны уйнасынмы, аның рольләре тамашачыны һәрвакыт ышандыра. Кайвакыт шуның зыянын да күрергә туры килә аңа. «Хыянәтче» дигән спектакль белән Саба якларында гастрольләрдә йөргәндә, аның «Тю-тю Совет власте» дигән репликасын ишетүгә, бер ир кеше сәхнәгә менә дә, «Син әле Совет властен яманлыйсыңмыни?» - дип, сугып җибәрә. Ни генә булмасын, артист халкы тамашачыны ышандыра алуына сөенә.
Нуретдин абыйның хатыны Сания апа да театрда тегүче булып эшли. Алар гомер юлында шатлыклы мизгелләр белән бергә хәсрәтле көннәрне дә бергә кичерде. Сигез яшьлек улларын югалту мәңге төзәлмәслек йөрәк ярасы булып кала. Ата-ана бүгенге көндә «Әкият» курчак театрында талантлы артист булган кызлары Рузилә Зарипова белән мәктәптә укучы оныклары Камиләнең уңышларына куанып яшиләр.
Үзенең бөтен гомерен сәхнәгә багышлаган артистны иң элек туган ягы Балык Бистәсендә зурладылар. Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрына Нуретдин Нәҗмиевне тәбрикләргә килгән мәдәният министры урынбасары Эльвира Камалова аңа Президентның Рәхмәт хатын тапшырды. Президент аппараты каршындагы мәдәниятне үстерү фонды җитәкчесе Нурия Һашимова, Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрыннан Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Равил Шәрәфиев, Минзәлә дәүләт драма театры директоры, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Роберт Шәймәрданов юбилярны котлап, аңа изге теләкләрен җиткерделәр.
Исламия Мәхмүтова, Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты:
- Нуретдин белән без партнерлар булып та уйнадык. Ул үз эшенә бирелгән, яхшы артист. Минем спектакльләрдә дә уйнады. Рольләре нинди булуга карамастан, аларны яратып уйный. Ул беркайчан да кеше белән бәхәскә керми, үпкәли белми.
Люция Галләмова, Татарстанның атказанган артисты:
- Без Нуретдин белән 36 ел бергә эшлибез. Рольләрен бирелеп, тырышып эшләве яшьләргә дә үрнәк. Аны режиссерлар да ярата. Ул юморны аңлый торган кеше.
Зөлфия Вәлиева, Татарстанның атказанган артисты:
- Нуретдин абый җылылык өләшүче кеше. Ул балаларны бик ярата. Сумкасында һәрвакыт күчтәнәчләр йөртә. Алар белән балаларны сыйларга ярата. Нуретдин абый яшьләр белән дә ихлас аралаша. Җаваплылыгына сокланабыз.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар