16+

«Печән базары»нда Гарри Поттерны татарча укып булачак

31 июльдә көндезге өчтән кичке унбергә кадәр Иске Татар бистәсе заманча татар мәдәнияте үзәгенә әйләнәчәк. «Печән базары» ярминкәсендә татар һөнәрчеләре үзләренең кул эшләнмәләрен тәкъдим итәчәк, «Уку паркы»нда әдәбият турында гәпләшеп булачак. Камал театры каршындагы мәйданда «Исән!fest» тере татар музыкасы фестивалендә үзебезнекеләр генә түгел, Башкортстан белән Удмуртиядән килгән милли музыкантлар да...

«Печән базары»нда Гарри Поттерны татарча укып булачак

31 июльдә көндезге өчтән кичке унбергә кадәр Иске Татар бистәсе заманча татар мәдәнияте үзәгенә әйләнәчәк. «Печән базары» ярминкәсендә татар һөнәрчеләре үзләренең кул эшләнмәләрен тәкъдим итәчәк, «Уку паркы»нда әдәбият турында гәпләшеп булачак. Камал театры каршындагы мәйданда «Исән!fest» тере татар музыкасы фестивалендә үзебезнекеләр генә түгел, Башкортстан белән Удмуртиядән килгән милли музыкантлар да...

31 июльдә көндезге өчтән кичке унбергә кадәр Иске Татар бистәсе заманча татар мәдәнияте үзәгенә әйләнәчәк. «Печән базары» ярминкәсендә татар һөнәрчеләре үзләренең кул эшләнмәләрен тәкъдим итәчәк, «Уку паркы»нда әдәбият турында гәпләшеп булачак. Камал театры каршындагы мәйданда «Исән!fest» тере татар музыкасы фестивалендә үзебезнекеләр генә түгел, Башкортстан белән Удмуртиядән килгән милли музыкантлар да чыгыш ясаячак.
«ШК»га бу атнаның җомгасында булачак ва­кыйга турында Бөтендөнья татар яшьләр форумы рәисе Тәбрис Яруллин сөйләде.
- Татарча рок фестивален үткәрергә күптәннән уйлап йөрдек. Гадәттә, татарча рок башкаручылар катнаш чараларда берничә җыр гына башкара, ә үзләренә аерым мәйдан тәкъдим иткәнебез булмады. Кешеләр мондый чараларга, чыннан да, сусаган.
«Печән базары»н Спортның су төрләре буенча дөнья чемпионатына махсус туры китердек. Үзебезнең чараларны яшь, милләт буенча аермыйбыз. Интернеттан күренгәнчә, әлеге чара халыкта киң яклау тапты, аның белән ныклап кызыксыналар. Чемпионат кунакларына да ул бик кызык булыр дип уйлыйм, чөнки ярминкәдә сыйфатлы әйберләр сатылачак. Балидан «Матур» бренды белән урын-җир әйберләре, зәркән эшләнмәләре, милли киемнәр җитештерә торган Элина Гордеева, Пермьнан да милли төсмерле киемнәр тегүче модельер киләчәк. Алар һәвәскәрләр түгел, сыйфатлы һәм заманча материаллардан кием тегәләр.
«Печән базары»н беренче тапкыр Габдулла Тукайның вафатына 110 ел тулу уңаеннан Париж Коммунасы урамында үткәргән идек, әмма ул җәяүле урам түгел, машиналар йөри. Былтыр чараны Иске Татар бистәсендәге Каюм Насыйри урамында үткәрдек, әмма ул эчтәрәк урнашкан, кеше әз йөри, шуңа күрә быел Кабан күле буена күчәбез. Бик отышлы урын. Безнең максат - Казанның милли урыннарын, татар компоненты белән иҗат итүчеләрне таныту һәм XX гасыр башындагы шәһәр татар мәдәниятен алга сөрү.
Быел да дресс-код булачак, ягъни чарага килүчеләрнең киемендә милли төсмерләр булса, бу бик хуплана. Былтыр ярминкәдә 25ләп сатучы катнашса, быел 60ка якын кеше һәм оешма теләк белдерде. Былтыр «Ялкын» журналы уку паркын тәкъдим итте, быел әлеге проект кысаларында Шигъри слэм үтәчәк (кичке алтыда башлана). Шулай ук биш адымнан төзелгән квест үтүчеләргә бүләкләр тапшырачакбыз. Букинист Таһир Гайсин үзенең тупланмасыннан иң сирәк очрый торган илле китабын алып киләм, дип тора. Чемпионат уңаеннан «Кисекбаш» юл күрсәткече» туристик маршруты оештырабыз, әсәр нигезендә Казан буенча сәяхәт итеп булачак. Чит ил туристлары белән уртак тел табу өчен, инглиз, татар һәм рус телләрендә мәгълүмат бирердәй волонтерлар да җыйдык. Сатучылар да үз әйберләрен берничә телдә тәкъдим итә алыр дип уйлыйм. Тагын бер зур яңалык - бер меңлек тираж белән «Гарри Поттер» әсәренең татарчага тәрҗемә ителгән беренче бүлеген халыкка таратачакбыз, тәрҗемәче - Айдар Шәйхин.
Ярминкә көндезге өчтән кичке сигезгә кадәр эшләячәк, татарча рок фестивале кичке унбергә кадәр дәвам итәчәк. Шулай ук «Үчтеки» мәйданчыгында аниматорлар сабыйларның күңелен күрәчәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading