16+

Ренат Ибраһимов: “Миңа “мужик” сүзе ошый...”

Ренат Ибраһимов истәлегенә "Шәһри Казан" хәбәрчесенең бер язмасын тәкъдим итәбез. 70 яшьлек чагында чыккан язма ул. Шәп язма.

Ренат Ибраһимов: “Миңа “мужик” сүзе ошый...”

Ренат Ибраһимов истәлегенә "Шәһри Казан" хәбәрчесенең бер язмасын тәкъдим итәбез. 70 яшьлек чагында чыккан язма ул. Шәп язма.

Милләтәшебез Ренат Ибраһимовның шәхси тормышы турында бик күп сүзләр йөри. Тамашачы аның өченче тапкырга гаилә коруын хупламады. Өстәвенә, 40 яшькә яшьрәк хатын алды! Әмма һәр кешенең үз язмышы. Һәм аның адымнарын бәяләп утырырга хокукыбыз да юк. Бәхетле икән, без аның өчен сөеник. 70 яшьтә дә матур тән төзелешле, һаман эш дип янып яши һәм быел аның сигезенче сабые туды! Бәхет серләре белән җырчы “Тормыш кагыйдәләре”ндә бүлешә. Игътибар белән укыгыз.

Һәр нормаль кешенең бай һәм танылган буласы килә. Бу теләк аның тормыш юлында үсешләргә этәргеч булып тора. Әмма әлеге омтылышы көчле булмаган кешеләр дә бар, аларны башка теләк йөртә: ирекле булу һәм яраткан эше белән шөгыльләнү. Мин шундыйлардан.

Тормышта иң мөһиме - үз кешеңне табу. Һәм мин аны таптым. Гаиләдә рухи берлек булырга хөкем сөрә. Светлана хатыным белән тулаем гармониядә яшибез.

Ир-атта 40 яшьтән соң җитди үзгәрешләр башлана. Шәхсән үземә килгәндә, тормышны аңлау, үземне тоемлау кырыктан соң килде. Статистикага күз салсаң, гаиләләрнең күбесе 40 яшьтән соң таркала бит. Мин дә Альбина белән тора алмый башладым. Рухи яктан без икебез ике кеше идек. Мәсәлән, мин ураза тотам, ул шул вакытта спиртлы эчемлек эчеп утырырга мөмкин. Андый очракта ир белән хатын бергә була алмый.

Ир-атның өч хатыны булырга тиеш. Беренчесе – 20-40 яшьләрдә, икенчесе – 40-60 яшьләрдә. Ә менә 60 тулгач, өченче хатынга чират җитә. Хатын-кыз 40 яшькә кадәр иренә энергия биреп яшәсә, 40тан соң, киресенчә, аның энергиясе белән туклана. Моны хәтта галимнәр дәлилләгән.

Семья” сүзенең тәрҗемәсе – 7 кеше. Димәк, гаиләдә - әти, әни һәм биш бала. Мин өстәп тә куяр идем: кимендә биш бала дип.

Балалар күп булганда, гаиләдә үсеш гармониясе күзәтелә. Күп балалы гаиләләрдә балалар дөрес булып үсә, араларында эгоистлар булмый, андыйлар бер-беренә һәрчак ярдәмәгә килергә әзер. Ә дәү-әни, дәү-әтиле гаиләләр – иң бәхетлеләре! Андый гаиләләрдә инде тулаем гармония.

Балаларны тәрбияләүгә күп көч сарыф итәсе түгел. Аларга карата яхшы үрнәк булырга гына кирәк. Сүз белән аңлату күп очракта файдасыз. Балалар безнең һәр кыланышыбызны карап торып, аннары кабатлыйлар, ә без генә моңа артык игътибар итмибез.

Гаиләдә иерархия булырга тиеш: олыларга – хөрмәт, ә кечкенәләргә – ярдәм. Безнең гаилә кануннарыбыз шуннан гыйбарәт.

Тормышымның иң мөһим максаты - дин юлына басу иде һәм мин аңа ирештем. Хаҗга да бардым. Хаҗның йогынтысы шулкадәр көчле, анда сине рухи яктан яңадан туасың. Миндә үземне үсмер егет сыман хис итү барлыкка килде. Әгъзаларым яңарыш кичергәндәй булды. Хәзер яшәве дә күпкә тынычрак һәм рәхәтрәк. Дөрес юлдан барганымны беләм. Бүгенге көндә мине берни дә борчымый. Нинди дә булса вак-төяк проблемалар бар икән – алары да хәл ителә торган.

Җитмештә дә формада калу сере – авыл шартларында яшәү. Бакчам бар, анда казынабыз. Тавыклар асырыйбыз, кәҗәбез дә бар. Ә хуҗалык булгач, тик ятмыйсың. Хәрәкәттә – бәрәкәт, диләр бит. Аннары, бассейнга да йөрим. Бер чакрым йөзеп, үземне тонуста тотарга тырышам.

Ислам дине буенча туган көн дә, Яңа ел да бәйрәм түгел. Әйе, Яңа ел бар анда, әмма ул 31 декабрьдә билгеләнми. Болар барысы да – Христиан диненнән килгән традицияләр. Элеккегеләр бит туган көнен кайчан икәнен дә белмәгәннәр. Мәсәлән, әбием. Җәй туганын гына белә иде.

Татар эстрадасындагы 800 җырчының бары тик егермесе генә профессионал. Калганнары – үзешчән. Ә элек бөтен Татарстанга 20 җырчы идек...

Талант үзе генә берни дә эшли алмый. Профессионал булу өчен күп кирәк. Мин үземнең тәүге остазым итеп өйдәге пластинкаларны атар идем – Шаляпин, Баттистини, Карузо... Мине шул баритоннар тәрбияләде. Ә консерваториядә бары тик теоретик белем алдым, формалаштым.

Милләт мәдәниятен үстерү өчен ике көчле корал, ике төп юнәлеш кирәк – музыкаль фестивальләр һәм кино. Хәзер Татарстанда күп җыр конкурслары үтә, кино төшерә башладылар. Мин моның хакта 90нчы еллар башыннан ук әйтеп киләм. Тик ул вакытта минем сүзләремне берсе дә колагына элмәде.

Эстрадада коллегалар белән дус була белү бик мөһим. Минем белән бер юнәлештә фикерли торганнарны эзлим. Иҗат кешесенең идеяләре төрле якка таралган, шуңа да ул еш икеләнә. Шул очракта әлеге дуслар ярдәмгә килә. Шәхсән үзем Валентина Толкунова, Александр Маршал, Владимир Кузьмин белән дус-танә мөнәсәбәттә. Алар белән уртак темалар, сөйләшер сүзләр дә күп. Әлеге җырчылар нәрсә җырлаганы турында яхшы аңлый. Ә бит заманча җырларда әхлакый башлангыч юк диярлек.

Һәрвакыт төрле репертуар башкардым. Кайчак халык җырын башкарасы килә, кайчак – рус яки чит ил классикасын. Ә кайчак бөтенләй эстрада лирикасыннан баш чыкмый. Болар барысы да төрле жанрлар һәм һәркайсының уңай яклары бар. Монда бар да кәеф һәм күңел торышы белән бәйле.

Мин – оптимист. Җир шарында бар да шулкадәр яхшы дип санаучы түгел. Ә, киресенчә, бар да начар һәм авыр икәнен күрәм, әмма шул ук вакытта очраган проблемаларны хәл итәргә үземдә көч табам. Әнә шул, минемчә, оптимизм була да инде.

Эшем канәгатьлелек бирмәсә, мин аны башкармыйм. Андый очракта кешене эш юк итә башлый. Акча дип, ошамаган эш урынында ябышып ятудан файда юк. Мораль һәм физик яктан тиз арытачак. Аллаһы Тәгалә сиңа биргән таланты дөрес кулланып, үзеңне кирәкле җирдә табу мөһим.

Һәр көн бәйрәм кебек! Бу – төп девизым. Кар яусынмы, бозлы яңгырмы, 40 градуслы челләме – болар барысы да бәйрәм һәм шуларга куанып яшәргә иде. Яраткан эш, дуслар, балалар белән мөнәсәбәтләр – бу да бәйрәм. Бәйрәм итеп кабул итә белгәндә, тормышта бар да үз җае белән барыр.

Миңа “мужик” сүзе ошый. Минем аңлавымча, аның артында ышанычлы, ныклы, намуслы һәм зирәк акыллы көчле шәхес тора. Беләм, үзен мужик дип атаулары бөтен кешегә дә ошап бетми, анысы инде аның дөньяны кабул итү проблемасы... Әйдәгез, үзебездә ирлек сыйфатлары тәрбиялик һәм беренче чиратта хатын-кызларга карата ир-ат була белик.

Язмага реакция белдерегез

19

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бер гаилэдэ 5 бала. 3 гаилэгэ 5 тугелдер.

    Мөһим

    loading