16+

Ришвәткә дәва табылган?

Атна башында Камал театры сәхнәсендә узган премьерада тамашачылар, театр артистлары белән бергә, ришвәттән дәва эзләделәр. Спектакльнең исеме бүгенге көн кадагындагы сорауны күтәрә: «Бармы ришвәттән дәва?»

Ришвәткә дәва табылган?

Атна башында Камал театры сәхнәсендә узган премьерада тамашачылар, театр артистлары белән бергә, ришвәттән дәва эзләделәр. Спектакльнең исеме бүгенге көн кадагындагы сорауны күтәрә: «Бармы ришвәттән дәва?»

Драматург - Зөлфәт Хәким, спектакльнең режиссеры - Илгиз Зәйниев, рәссам - Сергей Скоморохов, композитор - Эльмир Низамов.

Иң элек спектакльнең татар сәхнәсендә сирәк күренә торган сатирик комедия икәнлеген әйтеп китү кирәктер. Грим, киемнәр, артистларның уйнавы без күреп гадәтләнгән түгел. Режиссер спектакльнең беренче күренешеннән үк безне цирк аренасына алып килә дә, ул арада тамаша район башлыгы кабинетында дәвам итә. Анда тере оркестр, кемгә нинди көй уйнарга тиешлеген, әлбәттә инде, район башлыгы хәл итә. Район хакименең төп терәкләре: районның баш табибы, военком, баш прокурор, мәгариф бүлеге мөдире. боларның һәркайсы бер үк вакытта кабинетка кергән кебек, шул ук вакытта әйтерсең лә цирк аренасында уйныйлар. Мәктәптән куылган химия укытучысы Сәйфи Мингалимов (Фәнис Җиһанша) ришвәттән дәва таптым дип, бөтен тынычлыкны алмаса, тормыш гел шулай, уен кебек дәвам иткән булыр иде дә соң. Җитмәсә район газетасының баш мөхәррире Әбүзәр Шактыев (Олег Фазылҗанов) аны газетасына бастырып та чыгара. Бер уйласаң, бик яхшы булган, ришвәткә каршы көрәш дип лаф орабыз түгелме соң, менә бит, дару да уйлап табылган. Юк икән шул. Ришвәт бетү без күнеккән яшәешнең астын өскә китерәчәк. Ришвәтнең үзе түгел, дару табылган дигән сүзе генә дә бөтен чынбарлыкны диярлек ачып бирә. Тамашачы һәр тармак чиновнигының үзе күргән яки ишетеп белгән зур һәм кечкенә «гөнаһларын» танып ала. Сәхнәдә тудырылган образлар арасында журналистлар да бар иде. Кайсыдыр тармак вәкиле турында сүз кузгатып үзебез турында сөйләмәсәк, һич кенә дә дөрес булмас. Сәхнәдәге журналистның берсе каладан салага килгән, татарчасы да чамалы, үзен дә җир кешеләреннән бик ерак итеп тота. Кызганыч, безнең арада мондыйлар юк дип әйтә алмыйбыз. Бик ачы булса да, бу төймәне дә йотабыз. Икенче героебыз район гәҗитенең баш мөхәррире. Спектакльнең кайсысы иң яхшы санала икән, тамашачыларны бер дулкынга җыйганымы, әллә спектакльдән мең төрле каршылыклы фикер уятканымы? Хәер, берсе дә начар түгел, иң мөһиме: ул битараф калдырмасын. Премьерадан соң безнең редакция коллективында узган фикер алышудан чыгып кына нәтиҗә ясасак та, иҗат коллективының хезмәте бушка китмәскә охшый. Спектакльне караган хезмәттәшләремә автор баш мөхәррирне артык мыскыл итә кебек тоелган. Аларны да аңларга була, үзләреннән чыгып нәтиҗә ясаулары: беркайчан да намусларына хыянәт итмәгәннәр, хәмерне дә якын китермәгәннәр. Миңа калса, автор баш мөхәррирнең нинди шартларда эшләгәнен, яшәгәнен күрсәтә. Кайсы районның баш мөхәррире генә район башлыгыннан уза ала икән? Бу безнең чынбарлык түгелме? Эчүгә килгәндә, бу аның үзенчә протесты, килешергә теләмәве, аннан соң исерек килеш яки исереккә сабышып дөресен әйтүнең дә кайчакта нәтиҗәсе була диләр.
Авторга шалтыратып, премьера уңаеннан фикерләрен белештек һәм, әлбәттә инде, «журналист» турында да сорамый калмадык.
- Премьера узды, спектакльнең язмышы ничек булыр, монысын вакыт күрсәтер. Спектакльнең язылганына җиде елдан артык вакыт үтте. Моңарчы ул бер җирдә дә куелмады. Кемдер район башлыгыннан көлүгә ишарә дип кабул итә, кемнәрдер прокуратурадан курка. Бүгенге көндә нәкъ менә шушы сатирик комедиянең Камал сәхнәсендә куелуы - үзе бер вакыйга.
Сезнең сәхнәдәге коллегагыз - баш мөхәррирне мин язганда ук яратып яздым. Мин аны түбән төшеп югалды дип тә уйламыйм. Күз алдына китерик аның шартларын. Район башлыгы кысрыклый, районнан чыгармыйлар, авыру улын армиягә җибәрү белән куркыталар, хатыны китте, малай сөйләшми, кыз дошман күрә. Ни эшләргә тиеш иде инде ул шушындый шартларда. Исереп егылу ул кешелектән бөтенләй чыккан дигән сүз түгел. Бүген исерек булса, иртәгә айныр. Каты бәгырьле, намуссыз кеше булса, бәлки ул бүтән юлын да тапкан булыр иде. Бу очракта исә ул хәмергә бирелә, ләкин бу намусын саткан дигән сүз түгел, - диде драматург Зөлфәт Хәким.
* * *
Сүз уңаеннан, «Бармы ришвәткә дәва?» спектакленең режиссеры Илгиз Зайниев һәм композитор Эльмир Низамов 2015-2016 сезонда иң югары һөнәри бүләк - «Алтын битлек» Россия милли, театраль премия номинантлары. Илгиз Зәйниев әлеге бүләккә Түбән Кама курчак театрында куелган «Сак-Сок» спектакле өчен, Эльмир Низамов яшь тамашачы театрында куелган «Из глубины... (художник Ван Гог) спектакленә язылган музыкасы өчен тәкъдим ителгәннәр. Нәтиҗәләр 2017 елның апрелендә билгеле булачак. Конкурска Россиянең 130 шәһәреннән төрле җанрдагы 939 спектакль җибәргәннәр. Шуларның 74ен номинант буларак сайлап алганнар. Алар арасында безнең Татарстан егетләренең эшләре булу да үзе бер зур вакыйга.
Сүзен-сүзгә
Нияз Игъламов, Галиәсгар Камал театрының әдәби бүлек мөдире:
- Спектакль - сатирик комедия, бу бик катлаулы жанр. Ул зур уңыш белән барса, театр өчен бик зур җиңү булачак, тамашачы сатираны «авыр» кабул итә. Бу кешенең үзендә булган кимчелекләргә басым ясауга бәйле. Чын сатирик әсәр - ул тамашачы алдында куйган көзге кебек. Сез бит шундый, җәмгыять шундый безнең дип күрсәтәсең. Ул бөтен нервларга, авырткан җирләргә басым ясап, безнең бөтен проблемаларны ачыктан-ачык күрсәтә. Тамашачы үзе турында карарга бик үк яратмый
Ләйлә Вәлиева, тамашачы:
- Соңгы вакытта театр бинасына керү белән күңелдә әллә нинди...каршылыклы фикерләр туса да, быелгы премьералар куандырды мине. Алар төрле, алар абсолют аерым яссылыкта... «Чәйнәп каптырылган» әсәрләрне кабул итеп бетермәсәм дә, ниһаять, сәхнәдә артистлар төрләнде бүген!!! Ниһаять, күзне камаштыра башлаган артистлар тамашачы булып кына утырды... Икенчедән, үзенчә...әллә ничек матур, нечкә һәм шул ук вакытта шу-у-ундый гади итеп Ләйсән апа мәхәббәт һәм тугрылык темасын җиткерә алды. Өченчедән, колак куанды. Оркестр һәм Эльмир Низамов, афәрин! «Прокурор», «редактор»ны яраттым тагын, молодцы, егетләр! Ә күңел «Телсез күке», «Кара чикмән», «Эзләдем, бәгърем, сине»ле сәхнәне сагына... Нигәдер «Ричард III» кече сәхнәдә югала, ә зур сәхнә экспериментларга байый...

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading