16+

Сагындырган шул Әлмәндәр

Үзенең алтмыш еллык тарихы бул­ган Арча халык театры ел саен премьералар белән сөендереп тора. Берничә ел элек Туфан Миңнуллинның «Саташу»ын сәхнәләштергәч, аны караганнан соң, автор үзе дә аларга рәхмәтләрен җиткерә.

Сагындырган шул Әлмәндәр

Үзенең алтмыш еллык тарихы бул­ган Арча халык театры ел саен премьералар белән сөендереп тора. Берничә ел элек Туфан Миңнуллинның «Саташу»ын сәхнәләштергәч, аны караганнан соң, автор үзе дә аларга рәхмәтләрен җиткерә.

Бүгенге көндә коллективны туплап, халык күңеленә ятышлы әсәрләр куйган Рафис Сәләхетдинов үзе дә талантлы режиссер. Үз эшләреннән арып кайтканнан соң, утызар ел буе шушы труппадан аерылмаган артистларга сокланырга гына кала. Харис Сафин, Илдус Хәбибуллин, Гөлсинә Зәкиева, Марат Дәүләтшин һәм Резидә Гарифуллиналарны сәхнәне ярату бер­ләш­терә, сәнгатькә булган мәхәббәт аларга җан азыгы бирә.
Коллектив казанлыларга да үзләренең премьерасын тәкъдим итте. Әсәрнең дә юк-барын гына сайламаганнар - Туфан абыйның 33 ел буе Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры сәхнәсеннән төшмәгән «Әл­дермештән Әлмәндәр»ен сәхнәләштергәннәр. Сагындырган икән шул әлеге спектакль. Шуңадыр, зал тулы тамашачы булуы артистларны да куандырды. Хәтта Камал исемендәге театрның бер төркем артистлары да аларның уенын күрергә кил­гән иде.
Пәрдә ачылуга ук, иң элек спектакльнең декорациясенә күз төште. Анысын да бик килешле итеп эш­ләгәннәр. Ә инде Әл­мәндәр сәхнәгә чыгуга, тамашачы хәтерендә күренекле артист Шәүкәт Биктимеров яңарды. Бу рольне уйнаган Харис Сафинның килеш-килбәте дә, сөй­ләшүләре дә нәкъ Әлмәндәр бабайга туры килә. Үзенең дә озак еллар сәхнәдә уйнаганлыгы сизелеп тора. Кыскасы, коеп куйган Әл­мәндәр карт. Әгәр Шәүкәт абый исән булып бу спектакльне караса, Харис Сафинга, һичшиксез, рәхмәт әйтер иде. Элек Әлмәндәр карт авызыннан ишетел­мәгән «Бис­мил­ла», «Алла сакласын» дигән сүзләрне кулланып сөйләшү әсәрне режиссерның бүгенге көнгә яраклаштыруын сиздерә. Әллә ни зур булмаган Евстәгнәй карт образын гәү­дәләндергән Илдус Хәбибуллин шул аралыкта да үзенең талантын күр­сәтергә өлгерде. Әҗәл ролендәге Фуат Фәрхуллин, Гөлфирәне уйнаган Ми­ләүшә Һадиева, егет ролендәге Марат Хәй­руллин һәм малай образындагы тугыз яшьлек Мөнир Мәр­дә­новны тамашачы җы­лы кабул итте. Гомумән, әлеге спектакльне теләсә кая алып барып күрсәтергә мөм­кин. Бу - режиссерның зур иҗат җимеше.
Әлеге спектакльдә утыз өч ел буе Әҗәл булып уйнаган күренекле артист Равил Шәрәфиев үз фикерләре бе­лән уртаклашты:
- Бу спектакльгә килгәнче, мин: «Моны куярга ничек курыкмый алынганнар икән», - дип шикләнгән идем. Караганнан соң, шик­ләнүләрем юкка чыкты. «Тырышкан табар, ташка кадак кагар», диләр бит. Булдырганнар арчалылар!
Әлеге спектакль белән арчалылар Татарстаннан читкә дә гастрольләргә чыгарга уйлыйлар. Кем белә, бәлки быел көз айларында узачак «Идел-йорт» фестивалендә дә үзләренә бәхет елмаер әле.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading