16+

Салават Фәтхетдинов: «Хатын-кыз өйдә ни дә булса эшләсә, аны беркем күрми, эшләмәсә, барысы да күрә – менә татар мәдәнияте дә шулай»

6 декабрь көнне Камал театры сәхнәсендә «Татар моңы» яшь башкаручылар телевизион конкурсының гала-концерты үтте.

Салават Фәтхетдинов: «Хатын-кыз өйдә ни дә булса эшләсә, аны беркем күрми, эшләмәсә, барысы да күрә – менә татар мәдәнияте дә шулай»

6 декабрь көнне Камал театры сәхнәсендә «Татар моңы» яшь башкаручылар телевизион конкурсының гала-концерты үтте.

Халык Россиянең атказанган, Татарстанның һәм Башкорстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов зәвыгына югары бәя бирә икән. Залда алма төшәрлек тә урын юк иде. Билет бәяләренең 700 сумнан артмавы да зур роль уйнаган, күрәсең.

«Татар моңы» лауреатлары, бер-бер артлы, Сәйдәш вальсы астында сәхнәгә күтәрелде. Тамаша Сәйдә Мөхәммәтҗанованың «Су буйлап» җыры белән башланып китте. Алдагы елларда Сәйдә кунак буларак чыгыш ясаса, быел ул - лауреат. 15 яшьлек җырчы - «Татар моңы»ның иң яшь җиңүчесе. Сәйдәне һәм башка конкурсантларны җиңүләре белән тәбрикләү өчен, сәхнәгә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова күтәрелде.

- «Татар моңы»ның максаты - төрле төбәкләрдә сибелеп яшәүче сәләтле татар яшьләрен табып, аларны сәхнәгә чыгару. Татарның җыр мирасын торгызуда да әлеге конкурсның өлеше зур, ләкин яшьләргә сәхнәгә чыгу өчен матур җырлар да кирәк. Бәлки яңа җырлар иҗат итүче композиторлар, шагыйрьләр өчен дә аерым конкурс оештырырга кирәктер?! - диде Римма Ратникова.

«Татар моңы» «экзотик» җырчыларсыз да узмады. 22 яшьлек Кытай кызы Юй Хаоны гына алыйк, ул татарча бер сүз белмәсә дә, Сәйдәшевнең «Халисә» җырын бер хатасыз башкарды. Ул Нәҗиб Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясендә укый икән. Шулай ук кырым татары Мәүлия Мөхтамирова, Якутия кунагы Айсен Аммосов чыгышлары да истә калырлык иде.

Бельгиядән килгән Амели исемле кунак кызы да тамашачының йөзендә елмаю уятты. Ул Сөмбел Билалова белән «Сагынырсың» (Гөлфия Вәлиева сүзләре, Нияз Вәлиев көе.) җырын башкарды.

Амелига нибары ун яшь. Шуңа да карамастан, ул дүрт телдә сөйләшә. Әнисе - Казан кызы, заманында кияүгә чыгып, Бельгиягә күченеп киткән. Ләкин гаиләдә татар рухы, татар телен саклап калырга тырыша алар. Амели Брюссельдән ерак түгел бер авылда яши, авыл мәктәбендә белем ала. Сыйныфташларына һәрвакыт Казан, Татарстан турында сөйли икән.

- Казан турында презен­тация­ләр ясыйм, милли аш­лар, бигрәк тә чәкчәк турында сөйлим. Әле күптән түгел иптәшләремне бал белән сыйладым. Бельгиядә узган Сабантуйларда катнашам, анда без милли ашлар пешерәбез, - ди Амели.

- Гаиләбездә дәү әниебез җырлый, олы кызым Регина да бик сәләтле. Моңсыз татар гаиләсе юк инде, һәр гаиләдә бер җырчы бар, - ди Амелиның әнисе.

Катнашучыларның күбесе музыкаль белемле, үзешчәннәр аз. Шуларның берсе - Эльвира Рәкыйпова. Үзе бу турыда әйтмәсә, тавышына карап кына профессиональ булмавын аерырлык түгел. Ул «Татар моңы»нда алдагы елларда да үзен сынап караган, ләкин финалга чыга алмаган.

- Минем ул вакытта укытучым юк иде, вокал буенча белемнәр җитеп бетмәде. Хәзер исә бик җитди әзерләндем. Бүген өченче премия лауреаты булдым. Бу миңа канатлар куйды. Үзем инженер-­эколог, киләчәктә музыкаль белем алырга уйлыйм. Төрле бәйгеләрдә катнашкан бар, ләкин бу сәхнәгә чыккан җырчылар чыннан да моңлы. Хөкемдарлар да сәләтеңә карап бәя бирә, бар да дөрес, - диде Эльвира.

Гала-концертка «Татар моңы»ның жюри әгъзасы булган Салават Фәтхетдинов үзе йомгак ясады.

- Хатын-кыз өйдә ни дә булса эшләсә, аны беркем күрми, эшләмәсә, барысы да күрә. Менә татар мәдәнияте дә шулай. Без тырыштык: җырчы хатын-кызларны киендердек. 80 сәхнә костюмы булды, һәрберсе ябык, ләкин кабатланмас. Һәр өйдә татарча сөйләшсеннәр, һәр өйдә гармун моңы яңгырасын! - диде ул.

Быелгы «Татар моңы» «Туган тел» җыры белән түгел, Салават башкаруындагы «Мин яратам сине, Татарстан!» җыры белән тәмамланды.

Шамил Абдюшев фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading