16+

Шамил Абдюшев: «Үземне фотога төшергәнне яратмыйм»

Кичә Халыклар дуслыгы йортында фоторепортер Шамил Абдюшевның «…с изюминкой» дип аталган күргәзмәсе ачылды. Анда фотографның соңгы биш ел эчендә җыелган 100гә якын эше тәкъдим ителде. Монда Президент Рөстәм Миңнеханов улы белән дә, җырчы Салават та, спортчылар да...

Шамил Абдюшев: «Үземне фотога төшергәнне яратмыйм»

Кичә Халыклар дуслыгы йортында фоторепортер Шамил Абдюшевның «…с изюминкой» дип аталган күргәзмәсе ачылды. Анда фотографның соңгы биш ел эчендә җыелган 100гә якын эше тәкъдим ителде. Монда Президент Рөстәм Миңнеханов улы белән дә, җырчы Салават та, спортчылар да...

Шамил Абдюшевның фотосурәтләрен «Шәһри Казан», «Ватаным Татарстан», «Татарстан яшьләре», «Вечерная Казань», «Казанские ведомости» һәм башка газета-журналларда очратып була. Аның үткер күзе аша без республикада барган вакыйгалар белән танышып барабыз.
Төрле ракурста төшерелгән Президент Рөстәм Миңнеханов - күргәзмәнең төп герое. Шулай ук илебезнең сәясәт, мәдәният, спорт өлкәсенә караган шәхесләрен, гади халыкны чагылдырган эшләре дә урын алган.
- Шамил абый фотоларында республика тормышы чагыла. Ул кешегә күренгән һәм күренмәгән якларны объективка эләктерә. Халыклар Дуслыгы йортында читтән килгән кешеләр күп. Шуңа күрә бу күргәзмәнең монда оештырылуы аеруча мөһим. Без читтән килүчеләргә шуның аркылы Татарстан тормышын күрсәтәбез. Бу күргәзмә тарихи мизгелләрен чагылдыруы белән дә кадерле, -диде күргәзмә ачылышында Халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов.
Татарстанның Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, «Бердәм Россия» партиясе әгъзасы Римма Ратникова Шамил Абдюшев турында болай диде:
- Шамилне журналист буларак та, кеше буларак та күп ел беләм. Журналист эшендә төрле вакыт була. Редактор буларак, аның эшләрен кайвакыт кире каккан чаклар да булды. Чөнки һәр иҗат кешесенең дөньяга үз карашы: Шамил Абдюшевның миссиясе исә - сәясәтчеләрне безгә якынайту. Шамилнең фотоларыннан аларның да безнең кебек гади кеше икәнен күрәбез.
Фотографның иҗатында замананың актуаль мәсьәләләре дә күтәрелә.
- Фотосәнгать чынбарлыкны чагылдыра. Татарстанны яраткан кеше матур якларны гына түгел, аның проблемаларын да күрә белергә тиеш, - ди Шамил Абдюшев.
Читекченең читеге булмаган кебек, фотограф үзе фотога төшәргә яратмый икән.
- Мине гел үземә ошаганча, тиешле ракурстан төшермиләр, - дип көлә.
Бүген яшьләр арасында популяр булган селфины да үз итми фоторепортер.
- Аның өчен заманча телефоннар кирәк, мин исә бары фотоаппарат белән генә коралланган, - ди.
Сүз уңаеннан, Шамил Абдюшев журналистларның «Бәллүр каләм» республика премиясе лауреаты, өч тапкыр спорт өлкәсендә иң яхшы фоторепортер исеменә лаек булган.
Күргәзмә «Безнең республика: яратабыз һәм горурланабыз» бәйгесе кысаларында уза. Ул август ахырына кадәр дәвам итәчәк.

Фото: Шамил Абдюшев

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading