16+

«СӘХНӘДӘШ» сәхнә яулый

Безнең Әтнә сәнгать мәктәбе 2006 елда оешты. Мәктәптә бию, рәсем, театр, музыка уен кораллары, вокал, фортепьяно класслары эшли. Театр классында укучы балалар үзләренең осталыкларын, балалар өчен концертларда, төрле мәдәни чараларда, театральләштерелгән тамашаларда катнашып, халыкка күрсәтте. Сәнгать мәктәбенең 1 нче чыгарылыш укучыларыннан Ленар Юлдашев исемле егетебез хәтта Казан мәдәният һәм сәнгать...

«СӘХНӘДӘШ» сәхнә яулый

Безнең Әтнә сәнгать мәктәбе 2006 елда оешты. Мәктәптә бию, рәсем, театр, музыка уен кораллары, вокал, фортепьяно класслары эшли. Театр классында укучы балалар үзләренең осталыкларын, балалар өчен концертларда, төрле мәдәни чараларда, театральләштерелгән тамашаларда катнашып, халыкка күрсәтте. Сәнгать мәктәбенең 1 нче чыгарылыш укучыларыннан Ленар Юлдашев исемле егетебез хәтта Казан мәдәният һәм сәнгать...

Безнең Әтнә сәнгать мәктәбе 2006 елда оешты. Мәктәптә бию, рәсем, театр, музыка уен кораллары, вокал, фортепьяно класслары эшли. Театр классында укучы балалар үзләренең осталыкларын, балалар өчен концертларда, төрле мәдәни чараларда, театральләштерелгән тамашаларда катнашып, халыкка күрсәтте. Сәнгать мәктәбенең 1 нче чыгарылыш укучыларыннан Ленар Юлдашев исемле егетебез хәтта Казан мәдәният һәм сәнгать университетының театр бүлегенә укырга керде. Хәзерге вакытта шул уку йортында уңышлы гына белем ала.
Беренче премьералары булган «Аңгыра сарык жүләре» спектаклен (Л.Лерон әсәре) 2013 елның ахырында гына сәхнәгә куйдылар. Районыбыз һәм аның авылларының сәхнәләрендә уңышлы гына чыгыш ясап, балаларның, хәтта өлкәннәрнең дә мәхәббәтен яулады алар. Һәм, республикакүләм конкурс-бәйгеләрдә дә катнашып карарга кирәк, дигән фикергә килделәр. Шулай итеп, театрыбызга «Сәхнәдәш» дигән исем биреп, Чаллыда узган «Если бы…» дип исемләнгән республикакүләм фестиваль-бәйгегә катнашып, үзләренең көчләрен сынап карарга булдылар. Әлеге фестивальдә катнашу коллектив өчен зур сынау булды. 4-5 сәгатьлек юлда арып килеп, тамаша ясап, хөкемдарларны шаккатырды алар. «Сезнең уенны карап, бик күп яңалыклар ачтык», - дип белдерде жюри әгъзалары. Әлеге фестивальдә «Сәхнәдәш»нең 1нче урын яулавы барыбыз өчен дә бик зур шатлык булды. 2 апрель көнне Казанда узган балалар театр бәйгесендә янәдән 1нче урын алып кайттылар.
Балаларның театрга тартылуы юкка гына түгелдер дип уйлыйбыз. Әтнәбезнең 95 еллык тарихы булган театры бар бит. Элек ул халык театры булып саналып килде. 2011 елда исә театрга дәүләт статусы бирелде һәм ул хәзер Г.Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театры булып йөри. Сәнгать мәктәбе укучылары, әлеге театр куйган төрле тамашаларда да катнашып, театрыбызга зур ярдәм күрсәтә.
«Сәхнәдәш» театрын чын мәгънәдә белемле укытучылар - Алсу Хәкимова белән Финә Сафиуллина җитәкли.
«Аңгыра сарык җүләре» спектаклендә рольләрне Язилә Халикова (Сарык бәрәне), Булат Мөхәммәтҗанов (Кәжә бәтие), Искәндәр Җамалов (Бүретдин), Әдилә Хәсбиуллина (Төлкиназ), Рәдил Сабиров (Куянша), Илназ Сабирҗанов (Аю) башкарды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading