16+

Сәләтле яшьләр Казанга җыелды

9-13 ноябрьдә Россиянең иң талантлы, яшь, энергияләре ташып торган биюче-җырчылары, нәфис сүз осталары Казанга, Cтудентлар язы мәктәбенең беренче Идел буе сессиясенә җыелды. Саратов, Тольятти, Уфа, Ульяновск, Чабаксар, Оренбург һ.б. төбәкләрдән килгән йөзләгән яшь талант берничә көн дәвамында атаклы педагоглардан дәресләр алды.

Сәләтле яшьләр Казанга җыелды

9-13 ноябрьдә Россиянең иң талантлы, яшь, энергияләре ташып торган биюче-җырчылары, нәфис сүз осталары Казанга, Cтудентлар язы мәктәбенең беренче Идел буе сессиясенә җыелды. Саратов, Тольятти, Уфа, Ульяновск, Чабаксар, Оренбург һ.б. төбәкләрдән килгән йөзләгән яшь талант берничә көн дәвамында атаклы педагоглардан дәресләр алды.

Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре, продюсер, «Россия студентлар язы» фестиваленең жюри әгъзасы Андрей Биль, «Кингстеп» бию төркеменең җитәкчесе, «Большие танцы» телепроектында чыгыш ясаган Казан командасының хореографы Алина Барилова, «Боль­­­шая разница» телепроектының башкаручы продюсеры Илья Собинов кебек педагоглардан дәрес алу студентлар өчен үзенә күрә бер дәрәҗә дә, сынау да иде.
Башка талантлар арасында ничек югалып калмаска, үз йө­зеңне, үзенчәлекле булуыңны күрсәтергә? Әлеге сорау катнашучыларны борчыса да, педагоглар өчен алар һәрберсе кабатланмас шәхес иде.
Уку дәвамында һәр студентның үз балл-рейтинг системасы билгеләнеп барды. Соңыннан һәр катнашучыга сертификатлар, истәлекле бүләкләр бирделәр. Ә иң талантлы студентларга «Россия студентлар язы»нда оештыру комитеты әгъзасы буларак катнашу мөмкинлеге бире­ләчәк.
12 ноябрьдә яшьләр тамашачыга Халыкара үзәктә педагоглар ярдәмендә ясаган чыгышларын күрсәтте. Әлеге концерт студентлар өчен бер имтихан иде. Наталия Брит (Тольятти) «Дыши» дигән җырын, Роман Гайнетдинов (Казан) «Паркур» турындагы видеоролигын, «Mix-style» (Казан) бию төркеменең чыгышын жюри әгъзалары да, тамашачылар да иң истә калган номерлар дип искәрттеләр.
Чарада Чечня Республикасыннан килгән махсус кунаклар да бар иде. Әлеге мәктәпкә алар Казанда яшьләр белән эшләү практикасы, Татарстан яшьләре белән танышыр өчен махсус килгән­лекләрен ассызыкладылар.
- Иҗат белән шөгыльләнүче студентлар бар максатларына да ирешә торган. Алар үз вакытлары белән идарә итә ала, шуңа да һәрвакыт уңышка ирешә, - дип, яшьләргә үз теләкләрен җиткерде Чечня Республикасының яшьләр эшләре белән идарә итү министры.
«Студентлар язы» зур масштабларда узса да, кайбер номерларның эшләнеп бет­мә­гән «чиле-пешле» яклары да бар. Нәкъ менә шушы җитешсезлекләрне бетерү, студентларның иҗатларын дөньякүләм масштабларга чыгару әлеге мәк­тәпнең максаты булып тора.
Калабызда үткәрелгән Универсиадада студентлар иҗат төркеме зур роль уйнады. Универсиада спорт ярышлары белән генә түгел, үзенең кабатланмас концерт номерлары белән дә истә калды. Шуңа күрә студентларның иҗат белән шөгыльләнүен тагын да арттырырга, киңкырлы масштабларга күчерергә кирәк, - дип, уртак фикергә килде оештыручылар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading