16+

Талантларны эзләп юлга чыккан

Россиянең халык артисты, композитор, музыкант Дмитрий МАЛИКОВ бу юлы Казанда балалар каршында укытучы буларак чыгыш ясады. Җырчы шундый музыка дәресләрен Россиянең 40 шәһәрендә үткәрергә җыена. Ул Россиядә талантлы балаларны барлый.

Талантларны эзләп юлга чыккан

Россиянең халык артисты, композитор, музыкант Дмитрий МАЛИКОВ бу юлы Казанда балалар каршында укытучы буларак чыгыш ясады. Җырчы шундый музыка дәресләрен Россиянең 40 шәһәрендә үткәрергә җыена. Ул Россиядә талантлы балаларны барлый.

С.Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында Д.Маликов журналистлар белән дә очрашты. Иң элек аның фамилиясе, нәсел-нәсәбе кызыксындырды. Моңа каршы җырчы: «Әйе, Маликов киң таралган төрки фамилия, безнең тамырлар уртак. Минем әтием - Ростов ягыннан, әнием Мәскәүдән. Чыннан да, тамырларны киләчәктә өйрәнәсе булыр әле», - диде.
Балаларны өйрәтү Дмитрийга рәхәтлек бирә икән. Кечкенә чакта үзенең музыка белән шөгыльләнергә яратмавын да искә төшерде ул. «Биш яшьтә бер укытучы минем белән музыка буенча шөгыльләнергә килгән иде. Шул чакта ул күрмәгәндә беренче каттагы фатирыбызның тәрәзәсеннән сикереп, футбол уйнарга качып чыгып киттем. Теге укытучы әбигә: «Сезнең оныгыгыз беркайчан да музыкант булмаячак», - дип китеп барган. Әти дә каешлар белән куркытып өйрәтмәкче булды. Мин аларны бер-бер артлы юк итә бардым», - дип сөйләде җырчы. Бүген унөч яшьлек кызы Стефаниянең дә музыка, балет һәм рәсем ясау белән шөгыльләнүен әйтеп узды ул.
Дмитрий Маликовның иҗат эшчәнлегенә быел егерме биш яшь тула. Ундүрт яшендә ул тәүге көен язган. Җырчы әйтүенчә, музыка кешенең җанын дәвалый. Шуңа күрә соңгы вакытта чыгарган дискын аптекага сатарга куйдырган. Аның максаты: аларны сатып акча эшләү түгел, аннан кергән акчаны хәйрия өчен куллану һәм халыкны тыңлату.
Музыка мәктәбе укытучыларының эстраданың киләчәге турындагы борчулы сорауларына җавап бирә алмады җырчы. Үзе дә аннан канәгать булмавын әйтте. Узган ел телевидениедә «Спокойные ночи, малыши!» тапшыруын алып барырга ризалашуы да анда музыка турында сөйләргә рөхсәт алганнан соң гына була.
Консерватория каршындагы музыка мәктәбе укучылары Д. Маликовның «С днем рождения, мама» дигән җырын башкарды. Музыкант үзе пианинода уйнады. Җырчы балаларны да пианинода уйнатып, аларның сәләтләрен тикшереп карады. Ул Казанда талантлар булуына сөенүен белдерде. Аның «Музыка дәресләре» проекты белән шөгыльләнүе дә юкка түгел. Әлеге «Җыр дәресләре» проектын оештыруны Мәдәният министрлыгы да хуплады. Соңыннан мохтаҗ булганнарга уен кораллары алуда ярдәм итәргә дә хыяллана җырчы.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading