16+

Татар -башкорт: дуслык күпере какшамасын

“Уфа өязе татарлары” китабы басылып чыкты.

Татар -башкорт: дуслык күпере какшамасын

“Уфа өязе татарлары” китабы басылып чыкты.

Соңгы арада татар-башкорт мөнәсәбәтләре аеруча актуаль. Башкорстанда кайбер татар телендә сөйләшүче районнарга басым ясала, дигәнне дә ишетергә туры килә. Җанисәп алдыннан ике кардәш халык арасындагы дуслык күперенең какшау куркынычы борчый. Бу мәсьәләгә бары тарихи фактларга нигезләнеп кенә ачыклык кертергә була, дип саный галимнәр. “Уфа өязе татарлары” китабының басылып чыгуы да күп сорауларга нокта куяр, мөгаен.

Ш.Мәрҗани исемендәге тарих институтының фән буенча директор урынбасары Марат Гыйбатдинов әйтүенчә, әлеге монография 1722-1782 елларда Уфа өязендә уздырылган I-IV дәүләт ревизияләренә нигезләнеп язылган. Нәкъ менә шул мәгълүматларга таянып Уфа тирәсендәге авылларда, Стәрлетамакта ясаклы һәм йомышлы татарлар күпләп яшәгәне билгеле.

Монография белән кызыксынучылар җитәрлек. Аеруча Башкортстан татарлары күп сорыйлар икән. “Җанисәп алдыннан үз позициябезне яклауда, ягъни Башкортстан татарларының этник татарлар икәнен раслауда бу китап мөһим идеологик мәгънәгә ия булачак”, – ди китапның баш редакторы “Нагайбәкләр, татар- керәшен мәдәниятен һәм тарихын өйрәнү үзәге” мөдире Радик Исхаков.

Кайбер танылган шәхесләрне ике милләт арасында бүлү дә еш күзәтелә. Әйтик, Галимҗан Ибраһимов, Ризаэддин Фәхреддин һәм башкалар... Башкортлар аларны үзенеке дип саный, безнең өчен алар татар. Фәннәр академиясе тарих институтының Алтын Урда һәм татар ханлыкларын өйрәнү үзәгендә өлкән фәнни хезмәткәр Лилия Байбулатова әйтүенчә, тарихи чыганакларда Ризаэддин Фәхреддин үзен башкорт та, татар да димәгән. Ул Россия мөселманы, төрки булуын язган. Ә төркиләргә дин галиме татарларны, башкортларны да керткән. Ягъни Ризаэддин Фәхреддин өчен милләттән бигрәк дини һәм мәдәни кыйммәтләр мөһим булган. Ә аны татар, башкортка бүлү ясалма тудырылган бәхәс. Моны фактларга нигезләнеп аңлатырга да була. Ризаэддин Фәхреддиннең үзе ясап калдырган нәсел шәҗәрәсе бар. Юлдаш бабасының чукынудан качып Зөя өязендәге татар авылы Шыгырданга күчеп киткәне билгеле. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Тоньяк районнарны ничек кенэ башкорт итеп санасалар да, алар татар, гомерендэ дэ башкортча сойлэшмэгэн халык

    • аватар Без имени

      0

      0

      Сез краснокама районы Яна Нугай авылында татарлар 1960-1970 елларда ничек башкорт булып киткэннэр,Олы кешелэрдэн сораштырыгыз.Рахимов вакытында Нефтекамскны нишлэтеп бетерде,Аны сайламаган татарларны.

      Мөһим

      loading