16+

Татар егете д'Артаньян булды!

1989 елның 21 августында Татарстанның Алексеевск бистәсендә туып үскән чибәр егет Риналь Мөхәммәтовне хәзер, авыз тутырып, йолдыз дип атап була. Александр Дюма әсәре буенча экранлаштырылган «Три мушкетера» фильмында төшүче кеше буларак, Риналь әле татарның горурлыгына да әйләнде.

Татар егете д'Артаньян булды!

1989 елның 21 августында Татарстанның Алексеевск бистәсендә туып үскән чибәр егет Риналь Мөхәммәтовне хәзер, авыз тутырып, йолдыз дип атап була. Александр Дюма әсәре буенча экранлаштырылган «Три мушкетера» фильмында төшүче кеше буларак, Риналь әле татарның горурлыгына да әйләнде.

Михаил Боярский кебек шәхес булып хәтергә кереп калган д'Артаньян ролен 24 яшьлек татар егете башкарсын әле!
Быел экраннарга чыккан Сергей Жигунов режиссерлыгындагы картинада төшәр өчен, Ринальгә әллә нинди катмарлы юл да узарга туры килмәгән үзе - аңа бары тик уңыш елмайган һәм харизмалы булуы ярдәм иткән. Казан театр училищесы, соңрак МХАТны тәмамлаган егет әлеге картинаны төшерер алдыннан кастингка килгән һәм беренчеләрдән булып рольгә алынган да икән.
«Кастингка килгәч, мин режиссер Сергей Жигуновка шундук дөресен әйттем: «Мин атта йөри белмим, фехтование осталыгы белән дә кәперәя алмыйм». Ә әңгәмә ахырында: «Ә сез үзегез дә актер бугай?» - дигән сорау да бирдем әле. Ул, елмаеп, шулайрак, дип җавап кайтарды. Соңрак нәкъ әнә шул соравымны биргән мизгелдә д'Артаньян роленә туры килгәнемне аңлап алуын әйтте», - ди Риналь.
Ринальга иң авыры атта йөрергә өйрәнү булган. Атлар үзләренең көйсез холкы белән аерым якын килүне сораган, ахры, әмма татар егете сынатамы соң инде! Фехтование дигәннәренә Ринальнең элегрәк тхэквондо белән шөгыльләнүе ярдәм иткән.
Риналь Мөхәммәтов әсәр буенча 18 яшьлек егет булган д'Артаньян ролендә рәхәтләнеп уйнавын яшерми. Аның фикеренчә, нәкъ 18 яшьтә кеше башка төсле уйларга, яратырга сәләтле. Шуңа да ул тамашачы каршында ихлас, үз хис-кичерешләре белән яшәүче, ирек яратучы кеше буларак ачылырга тырышкан.
Без исә Риналь белән ихластан горурланабыз һәм татар егетенә тагын да зуррак үрләр теләп калабыз!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading