16+

Тукай музеенда онытылмас кичә узды

Тукай әдәби музеенда онытылмаслык кичә узды. Ул татар дөньясында җуелмас эз калдырган, милләт, мәдәният өчен янып яшәгән ике күренекле шәхес хөрмәтенә оештырылды. Аның берсе әдәбиятыбызның йөзек кашы Габдулла Тукай  булса, икенчесе бөек татар композиторы Нәҗип Җиһанов.

Тукай музеенда онытылмас кичә узды

Тукай әдәби музеенда онытылмаслык кичә узды. Ул татар дөньясында җуелмас эз калдырган, милләт, мәдәният өчен янып яшәгән ике күренекле шәхес хөрмәтенә оештырылды. Аның берсе әдәбиятыбызның йөзек кашы Габдулла Тукай  булса, икенчесе бөек татар композиторы Нәҗип Җиһанов.

Татар халкының бөек уллары тууларына 135 һәм 110 ел уңаеннан, "Quaternion" квартеты эчтәлекле дә, шул ук вакытта күңел кылларын да тибрәтердәй концерт куйды. Кичә Тукай әдәби музеенда утүдән файдаланып, кечкенә генә экскурсия дә узды. Аны Нәҗип Җиһановның оныгы үзе алып барды. Г.Тукайга кагылышлы истәлекләр, экспонатлар белән генә таныштырып калмыйча, бөек шагыйрьнең иҗаты бабасы тормышында нинди зур роль уйнаганын да җентекләп сөйләде ул.

Ә алда тамашачыны серле музыка дөньясы көтә иде. Артык зур булмаган зал, чыгышларын көтеп дулкынланып утыручы музыкантлар, бераз тынлык һәм, ниһаять, танылган композиторларның матур көйләре яңгырый. Тамашачы исе китеп, йотлыгып тыңлый. Айдар Ишморатов, Нәҗип Җиһанов, София Гобәйдуллина һәм Эльмир Низамов кебек талантлы шәхесләрнең музыкаларына битараф калып булмыйдыр ул.

"Quaternion" квартеты үз җилкәләренә гаять авыр да, җаваплы да эш алганнарын яхшы аңлый. “Татарстанның башкаласы Казанга килеп, татар композиторларының көйләрен уйнау безнең өчен зур дәрәҗә. Әлбәттә, дулкынланабыз, башкача мөмкин түгел,” – ди музыкантлар.

Әлеге чара "Татарстан музейларында камера музыкасы. Яңарыш. Яңа гасыр» проекты кысаларында уздырыла. Аның авторы музыка белгече, филолог, сәнгать фәннәре кандидаты Ольга Скепнер үз алларына камера-инструменталь башкаруга карата кызыксыну уяту максатын куйган. Минемчә, теләгәннәренә ирешкәннәр дә. Шыгрым тулы зал – моның ачык дәлиле иде. “ Безне шушы музей бинасында каршы алуыгызга бик зур рәхмәт. Минем өчен бу зур яңалык, тәҗрибә,” – дип хис-кичерешләре белән уртаклашты ул концерт алдыннан.

Бүгенге көндә иң популяр композиторлардан саналган Эльмир Низамовның көйләре дә яңгырамый калмады, әлбәттә. “Консерваториядә укыганда ук кыллы квартет өчен көй язган идем. Аннан соң инде 14 ел узган. Бик каушыйм, халык ничек кабул итәр икән дип куркам. Чөнки әлеге музыканы моңарчы берәүнең дә ишеткәне булмады. Хәзер менә шушы көйгә җан өрделәр. Музыкантларга рәхмәт!” – дип сөенече белән уртаклашты Эльмир.

Чыннан да, татарча көйләрне күңел түрләренә үтеп керерлек итеп, чын профессиональлек белән башкарды музыкантлар. Башкача мөмкин дә түгел, аларны бит дөньякүләм дәрәҗәдә бөек шәхесләр, танылган композиторларыбыз иҗат иткән!

Инзилә Хөсәинова

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X