Аны без театрда гына түгел, татарча сериалларда да еш күрәбез. Рус телендә төшерелгән “Зөләйха” сериалында да уйнады. Бу минем өчен зур тәҗрибә булды. Тик физик яктан бик кыен иде”, – ди сериал төшерү хакында үзе.
Тормыш аны бәләкәйдән сыный. Әтисе әнисенә бер тапкыр кул күтәрә. Әнисе озак уйлап тормый, ике айлык Фираяны күтәреп, Казанга чыгып китә. Әмма калада аларны көтеп торучы юк. Шуңа да баланы әнисе әтисе янына кайтарырга мәҗбүр була. Биш яшенә кадәр Фирая апаны мишәр әбисе тәрбияли.
– Фирая апа, мишәрлек сездә бармы?
– Бар. Мине бик чая дип уйлыйлар. Мин Игезәкләр йолдызлыгы астында туган кеше, шуңа төрле булам. Кеше мине җитез, уңган дип тә уйлый. Өйдә күрсәләр мине... Анда мин боламык. Ә театрда, ничектер шундук җыелам.
- Чая, усал дип куркып, яшь чакта егетләр яныгызга килергә курыкмый идеме соң?
– Егетләргә бик соң игътибар итә башладым. Ник дисәң, үз яшемә караганда, бик яшь күренә идем. Унсигездә миңа 13 яшь биреп була иде. Аягымда үкчәле туфли түгел, чөнки “Балалар дөньясы” кибетеннән 30нчы размерлы аяк киеме ала идем. Нинди егетләр карасын анда?
Берсендә театрга бардым. Буянып, ясанып. Үземә 18 яшь. Бер хатын шунда миңа карап: “Ой, смотрите, девочка с накрашенными глазами”, – ди. Әй хурланганнарым шунда!
Беренче баланы 22 яшьтә таптым. Үзем кечкенә генә, ябык кына. Кешеләр миңа шул кадәр кызганып карый иде. Янәсе, бала-чага бала тапкан...
– Бер интервьюда сез: “Әнием горур кеше иде”, – дигәнсез. Ул горурлык хисе сездә дә бармы? Әниегездән нәрсәләр күчкән?
– Бар. Миндә тагын чуарлык бар. Мин вак кына әйберләргә дә игътибар итәм. Вак әйберләргә дә борчылып, үз-үземне ашап бетерәм. Олыгая-олыгая ул гадәтне бетереп киләм инде. Элек нишләптер мине бөтен кеше яратырга тиеш, дип уйлый идем. Бөтен кеше яратсын өчен бик күп көч түктем. Хәзер, Аллага шөкер, анысын да оныттым. Бөтенләй әйбәт кеше булгач кына, үлеп китмәсәм ярый инде. (Көлә).
– Ә әтиегездән нәрсә алгансыз?
– Әтиемне гомумән белмим. Ул биш тапкыр өйләнгән. Әгәр дә әтигә охшасам, минем җимеш бирер көннәрем алда әле дип тә көлдерәм. Әни дә, әти дә әйбәт җырлаган. Әни кырысрак иде, ә әти ачык кеше булган. Ул гадәтем әтидәндер, бәлки. Әни кешеләргә бик ышанып бетми иде. “Бөтен нәрсәне дә сөйләп бетермә. Кеше синең өчен шатланмый, борчуыңа куана гына”, – дия иде. Мин йомшаграк. Әни беркайчан да гафу үтенә белмәде.
– Үзе гаепле булса да үтенмәдеме?
– Үзе гаепле булса да. Мин кешенең бер алдына, ун артына төшәм. Гаепле булсам, бигрәк тә. Дуслар арасында кайчагында үпкәләүләр була. Фирая, бу яшьтә дуслар табып булмый. Сабыр ит, берәү дә алтын түгел, дим.
– Үзегезне еш үпкәләтәләрме?
– Булгалый. Нишләптер кеше уйламый. Ул кеше хакында синең дә әйтер сүзең була. Әмма күңеленә авыр алмасмы дип уйлыйсың. Кемдер моны уйлап тормый. Сүзеңне әйтер алдыннан, мин моны ишетсәм, нәрсә булыр иде икән дип уйларга кирәк.
– Яшь вакытта рәнҗеп, еш елый идегезме?
— Бик. Тик мин беркемгә дә сиздергәнем булмады. Өйдә генә тузан суырткычны кабызып, кычкырып елый идем. Бакчага барсам да кычкырып еладым. Бу минем бәхетем. Эчтәгене кычкырып елап чыгарып бетерергә кирәк. “Мышык-мышык” елауның бер файдасы юк аның. Беркем бер әйбер белми иде. Театрга килеп, авызымны ерып йөри идем. Кешегә сиздермим.
– Серләрегезне сөйли торган чын дусларыгыз бармы?
– Бар. Тик мин барыбер бөтен нәрсәне сөйләгәнем юк. Бүген дус булган иртәгә булмаска да мөмкин. Үземә сөйләгәнне чыгармыйм. Минем монда (күкрәгенә күрсәтә – Авт.) склад. Минем бер яхшы гадәт бар. Серләрне онытмыйм, тик кем сөйләгәнне онытам. Моның өстендә мин бик озак эшләдем. Миндә әллә ничәнче елгы серләр “ята”. Кешенекен чыгармыйм, гөнаһысына керәсем килми.
– Гөнаһтан куркасызмы?
– Куркам, әлбәттә. Яшь вакытта аны уйламыйсың. Олыгая башлагач күбрәк уйландыра.
– Тагын нәрсәдән куркасыз?
– Бала, оныклар хәсрәтеннән куркам. Пенсиягә чыгарып, эштән җибәрсәләр дә курыкмыйм. Театрны бик яратсам да.
– Артист һәрвакытта да рольле булмый. Сезнең дә ун еллап рольсез утырган чагыгыз булган. Андый вакытларны ничек җиңдегез? Еладым, дисез. Шуның өчен дә елаган вакытлар булдымы?
– Еладым. Үпкәләп тә, гарьләнеп тә, хурланып та йөрдем. Бик авыр булды. Хәзер мин Марсель абыйның: “Син минем запас юлдагы бронепоезд”, – дигәнен аңлыйм. Ул мине олыгайгач уйный дип күргәндер. Яшь вакытта, көч, кыяфәт тә булганда уйныйсы килә бит. Бөтен кеше эшли. Син театрга килсәң: “Нишләп йөрисең?” – диләр. Килмәсәң, кара, эшең дә юк, театрга да йөрмисең, диләр. Андый вакытта нишләргә дә белгән юк.
– Роль булмагач, театрдан китәсе килмәдеме?
– Андый уйның башыма да кергәне булмады. Ирем аркасында театрда бер ел эшләмәдем. Телестудиядә тапшырулар алып бардым. Миңа бик авыр булды. Көз көне кошлар очып китә бит, ә канаты сынганы кала. Үземне шундый кош итеп хис иттем.
Марсель абыйга театр эчендә яшьләр театры ясар өчен штат биргәннәр. Фирая кайтса, кире алыр идем дигән. Шуннан Зөлфирә Зарипова йөгереп килгән минем янга: “Фирая, Марсель абый әйтте, алам диде”, – ди. Ирем дә: “Бар”, – диде. Чаба-чаба килдем театрга. Миңа “Казан сөлгесе”ндә баш роль бирделәр. Авыр иде. Бер ел эшләмәгән, өстәвенә үземне героиня итеп бөтенләй дә хис итмим. Аның режиссеры Ришат Хаҗиәхмәтов иде. Спектакль бик уңышсыз булды. Аннан Марсель абый яңа артистлар җыеп, “Казан сөлгесе”н яңадан куйды. Мин катнашмадым. Шуңа гарьләндем, хурландым да... икенче баланы табарга булдым! Марсель абыйга бу нур өстенә нур булды инде! Шуннан соң ничә ел эшсез утырдым...
Театр ул бала кебек. Балаң нинди булса да аны яратмыйча булмый бит. Безнең эш тә шундый. Мин кызларга гел әйтәм: безнең һөнәр ияләренә кияүгә чыгарга бик авыр.
– Ә сез ничек гаиләле булдыгыз?
– Яратып чыктым. Ул бик акыллы кеше булды. Бик матур сөйли. Аның куллары бик матур иде. Минем киленнәр дә: “Кулларына гашыйк булган”, – дип көлә миннән. Бергә яшәгәндә, ул фәннәр кандидаты булды. Үзгәртеп кору чорында үзен-үзе таба алмады. Нәрсә дисәң дә, хатын-кыз көчле. Ирләр үзләрен кызганып, мин бәхетсез дип утыра. Безнең хисләргә бирелергә вакыт юк. Баланы карыйсы, ашатасы, киендерәсе бар.
Бик авыр заманнар иде. Арбаны үзем генә тартам. Ике бала һәм ир. Кияүгә чыккач, арбаны бергә тартырга кирәк бит. Мин аны арбадан төшереп калдырдым инде. Аннан рәхәт булып, җиңеләеп китте.
– Улларыгыз ничек кабул итте моны?
— Аларның мөнәсәбәтләре бик начар иде. Бигрәк тә олы малай белән. Улым 13 яшеннән минем әнидә торды. Әтисе аны кабул итмәде. Миңа улым: “Аерыл, яисә миңа зарланма, менә сиңа ике юл”, – диде. Аерылам дигәч тә, бер ел йөрдем әле. Ул җиңел әйбер түгел. Аннан соң мәҗбүр булдым. Мин бик сабыр кеше. Күрәсең, сабырлыгым беткәндер инде.
Көнчелек тә бик көчле иде. Мин үзем ул хисне бөтенләй дә яратмыйм. Мин 17 ел эчендә СССРның иң матур хатын-кызы идем, чөнки ирем фикеренчә, миңа һәр кеше гашыйк иде, дип көлдерәм.
– Икенче тапкыр кияүгә чыгу теләге булмадымы?
– Ю-у-ук! Үземнең гадәтемне беләм. Мин кешегә җайлаша башлыйм. Аннары ул кешене дә, үземне дә шуның өчен яратмыйм. Ул бала чактан да килә бит. Без әни белән икәү генә булганга, кечкенәдән миндә гаилә моделе нинди булырга тиеш дигән күзаллау юк. Шуңа улларыма да әйттем: өйләнгәндә, әтисе булган кызларны сайларга тырышыгыз, дидем.
– Нинди кызлар сайладылар соң?
– Берсе рус кызын сайлады. Башта эчтән бик каршы булдым. Аннан берәр хәл булыр да, менә синең аркада гына шулай бәхетсез булдым, дияр, үзе абынган үзе белер, дидем. Хәзер аннан да яхшы килен юк, дияр идем.
Икенче улымның хатыны татар кызы. Киленнәр белән уртак тел табам, Аллага шөкер! Мине кеше бик аралашучан дип уйлый. Тик мин алай түгел, кешегә озак ияләшәм. Киленнәрем белән аңлашып яшибез. Гел барып йөреп борчымыйм. Чакырсалар барам, кусалар китәм, дигәндәй. Әле безнең картаясы бар. Аллаһ сакласын, төрле хәл булырга мөмкин. Килененә каршы булып, начарлыклар эшләп, әллә кем булып яшәгән каенаналарны аңламыйм. Акыллы кеше барысын да уйлый.
Комментарийлар
0
0
Малайлар нинди олкэдэ эшлилэр?
0
0