- Сугыштан соң 1946 елда туган баламын. Гаиләдә сигез бала идек. Дүрт кыз, дүрт малай. Ипи булса, мин шөкер дим. Әти ике тапкыр төрмәдә утырды. Беренчесендә - биш, икенчесендә җиде бала калдык. Ачлыкны да күрдек. Әтине гаделсезгә хөкем иттеләр. Сугыштан ракета алып кайткан булган. Шуны 9 май көнне, халыкка бәйрәм ясыйм дип, очырта да, ул сарык абзарына төшеп, ут чыга. Үзе колхоз рәисе иде. Җыен җыеп авыл белән акласалар да, барыбер алып киттеләр. Миңа ул вакытта биш яшь иде. Күтәртмәле чабаталар да кияргә туры килде. Шөкер, тормышта нинди сынау бар - мин аларны үттем шикелле. Алар әле дә булып тора, шөкер...
Җырның ертыгы бармы?
Зөләйха Хисмәтуллина, Усман Әлмиев, Әлфия Афзалова, Илһам Шакировлар репертуарларында тәрбияләнгән артистның халык җырларына тартылуы бер караганда, табигый да кебек. Шул ук вакытта иҗатының бер канатын тәшкил иткән мөнәҗәтләре дә бар бит әле аның. Ул мөнәҗәтләргә тотынганда, бәлкем әле аңа ихтыяҗ да ул кадәр зур булмагандыр. Чөнки бу әле диннең кайта башлаган чоры гына була. Кайсыдыр катлам тамашачысын (бу очракта яшьләр) югалту бәрабәренә булса да, мин эшләмәсәм, кем эшләр, дип тәвәккәлләп тотынган бит. Алай гына да түгел, кулына эләккән мөнәҗәтләргә Фәннәр академиясе архивларында өелеп, тузан җыеп ятарга ирек куймыйча, меңәрләгән тираж белән пластинкалар чыгарып, бөтен татар дөньясына тарата. Ә бүген инде без «Илаһи моң» фестивале турында горурланып сөйли алабыз. «Әни, әйдә «Илаһи моң» фестивале уздырыйк, барысын туплыйк,- дип бу хакта җырчының кызы галимә Резедә Сафиуллина сүз ката беренче булып.
- Быел, шөкер, бу фестивальне Татар конгрессы үз канаты астына алды. Шундый зур-зур бүләкләр әзерләде. Мин жюри рәисе. Резедә оештыру эшләрендә башлап йөрде, -дип сөенечен уртаклаша ул.
Бу «Сөембикә варисларын»нан тайпылу дигән сүз түгелдер бит инде дигән уй да сызылып үтте күңелдән. Әлбәттә, юк инде. Гөлзадә ханым әйткәнчә, без «Сөембикә варислары»на мохтаҗ. Без бу исемне бала күңеленә яшьтән салырга тиешбез. Сөембикә-ханбикә исемен онытырга хакыбыз юк. Чөнки бу фестиваль җырлап-биеп кайту гына түгел. Ул - мәктәп. Биредә балаларны шәхес буларак ачалар.
- Хәер, мин хәзерге буын кешесе булсам да, барыбер «тамыр»га ябышыр идем. Тамыр ул - халык җырлары, мөнәҗәтләр, бәетләр, дастаннар - болар тәрбия чыганагы. Аларда тарих, халык язмышы. Бөтен кеше мөнәҗәт әйтсен диюем дә түгел бу. Тарихны белмисең икән, үзеңне белмисең дигән сүз. Каян килдең, кем син? Шуны белмәсәң, кыйблаңны югалтасың. Аллага шөкер, оныкларым татар телен беләләр. Өйдә татарча сөйләшәбез. Мин бүген яшь кеше булсам, кабатлап әйтәм, барыбер тамырга ябышыр идем. Тамыр ул милләтебез, телебез, мәдәни байлыкларыбыз, - ди Гөлзадә ханым.
Аның «Гөлзадә» җыр студиясендә дә әнә шул тамырларыбызны сугаручы язмалар саклана дип әйтәбез икән, һич арттыру булмас. Биредә язмалары сакланучы шәхесләрнең кайберләре инде бу фани дөньядан китеп тә барган. Әмма фонд үз тормышы белән яши бирә. Чөнки җырчының үзе тергезгән, юктан бар иткән «Сөембикә варислары» бар. «Сөембикә варислары» фестивале үстергән җырчылары бар. Алар да студиягә эзне суытмый. Репертуар сайлау мәсьәләсендә киңәшергә дип килүчесе дә, турыдан-туры борынгы җырлар эзләүчесе дә юк түгел икән. Аннан Гөлзадә ханымның оныгы Ширин дә җырга мөкиббән. Социология буенча университет һәм ГИТИС тәмамлап, культурология буенча магистратурада укучы кыз бәлкем киләчәктә иҗатына азыкны да нәкъ шушында табар әле.
Җырчының Кырымда-Ялтада Акчура исемендәге Идел, Урал татарлары җәмгыяте оештырып йөрүләре, һәрдаим аның үзәгендә кайнавын да беләбез. Быел инде бу оешмага - 20 ел. Алар бергәләп мемориаль такта ачып, Ялтада 10 ел яшәгән Галимҗан Ибраһимовның исемен мәңгеләштерүгә ирештеләр. Корбан, ураза, көзге уңыш бәйрәмнәре, Сабан туйлары уздыралар, Тел фестивалендә катнашалар. Татарның бренды саналган җәүһәрләрдән күргәзмәләр ясап, Казан татарлары башлый бу бәйрәмне дә. Билгеле, бу эштә әйдаманлык шулай ук Гөлзадә ханым өлешенә тия.
Мин хөкемдар түгел
Дөнья булгач, дус бар, дошман бар дигәндәй. Хөсетлекне дә шактый татырга туры килә аңа. Бәгырьне телгәләгән минутларны шактый уздырып җибәрергә туры килсә дә - вакланмый, алар белән булышып, вакытын әрәм итми үзе тагын. Алардан өстен булырга гадәтләнә.
- Әле күптән түгел миннән елый-елый гафу сорап шалтыратучысы да табылды. «Гафу итмәсәң, мин бу дөньядан китә алмый интегәчәкмен. Мин сиңа шуның кадәр әшәкелек эшләдем, син, зинһар, гафу ит», - ди. Юктыр, ни сөйлисең, дим. Мин, әлбәттә, беләм. Ничек инде белмим. 20-30 ар ел буе дәвам итте минем белән булышулар. Шулар аркасында мин үз вакытында зур концертлардан, зур сәхнәләрдән, дәүләт югарылыгында уздырылган чаралардан төшеп калганым булды. Шулар аркасында күпме кыен күрдем. Бер елны Тинчурин театрында биш концертым булырга тиеш иде. Чигерделәр. «Без утларны алыштырабыз», - диделәр. Директорга кердем, кем әмер бирде бу концертны өзәргә дип. Әйтте. Ә кичектерелгән концерт концерт түгел инде ул. Халыкка аңлатып йөрмисең бит, алар ут алыштыра дип. Ул минем гаеп белән генә кичектерелергә мөмкин. Йә мин авырыйм, йә мин җавапсыз. «Сөембикә варислары»н булдыртмаска йөрүчеләре дә булды. Кемнәр икәнен дә беләм. Берсенә дә барып әйтмәдем, син ник алай итәсең дип. Алла белә. Ул хөкемдар.
Артист тормышы, танылудан кала, ни бирде?
- Мин, ничек кенә дисәләр дә, үзем җырсыз яши алмыйм. Ул минем миссиям. Тавышым беткән чаклар да булды. Ул иң бәхетсез чагым иде. Җыр аша татарның җанында меңләгән еллар буена тупланган көчен тойдым. Шуны өлге итеп алдым.Башка мәдәнияттә яшәүне мин күз алдына да китерә алмыйм. Татар мәдәнияте шуның кадәр бай, ул шуның кадәр төрле. Җыеп кына әйткәндә, рух ныклыгы бирә торган мәдәният. Ул миңа горурлык та бирде. Телебезнең, мәдәниятебезнең бөеклеген аңладым. Мин шуның белән дә бәхетле, - ди Гөлзадә ханым.
Комментарийлар