16+

Төлке белән Торна әкияте

Гөрләп торган район үзәге безнең өчен шәһәр кебек - монда көн саен кино күрсәтәләр! Урамында да электр! Урта мәктәбе атаклы, ничек укырмын инде, дим. Иң куркытканы - урыс теле. Укытучы урысча исәнләшеп керә, урысча саубуллашып чыгып китә, бер кәлимә сүз татарча әйтми. Ә безнең авылда урыс та татарча сөйләшә. Җитмәсә,...

Төлке белән Торна әкияте

Гөрләп торган район үзәге безнең өчен шәһәр кебек - монда көн саен кино күрсәтәләр! Урамында да электр! Урта мәктәбе атаклы, ничек укырмын инде, дим. Иң куркытканы - урыс теле. Укытучы урысча исәнләшеп керә, урысча саубуллашып чыгып китә, бер кәлимә сүз татарча әйтми. Ә безнең авылда урыс та татарча сөйләшә. Җитмәсә,...

Гөрләп торган район үзәге безнең өчен шәһәр кебек - монда көн саен кино күрсәтәләр! Урамында да электр! Урта мәктәбе атаклы, ничек укырмын инде, дим. Иң куркытканы - урыс теле. Укытучы урысча исәнләшеп керә, урысча саубуллашып чыгып китә, бер кәлимә сүз татарча әйтми. Ә безнең авылда урыс та татарча сөйләшә. Җитмәсә, быел дүртенче класста сынау да буласы.
Бик шүрләп кердем, ни чыга инде билетка, дип. Төлке белән Торна турындагы әкият эләкте. Бик яхшы беләм мин аны! Сөйләп кенә бирер идем канә үзебезчә булса. Төлке Торнаны кунакка чакырган да сыен сай тәлинкәгә салган. Торна тук-тук чукый - эләкми, Төлке үзе ялт иттерә дә куя. Кунак ашы - кара-каршы, Торна да, Төлке килгәч, үзенә озын муенлы кувшин куя. Төлке кувшин тирәли әйләнеп йөри, ялманудан башка чарасы юк. Ә Торна соса гына!
Ничек ерып чыкканмын. Урыс теленнән укытучы татар апалар: «Өйрәнер әле», - дип йомшаграк карагандыр инде. Зур, иркен класска яз кояшы төшкән иде, анысын сынаудан котылгач күрдем.
Татар баласына урыс теле гомерлек сынау. Чит телне үз иткәнче, өнәмәү яратуга әйләнгәнче өйрәнәсе. Төлке тәлинкәсеннән Торна булып шактый чукырга туры килде. Ахырда Торна кувшинын аудардык бугай. Бусы Кайбычка икенче килүемдә, сугыш беткәндә булды. Китапханәдәге урыс классиклары булышты! Сүзләрне ишетеп түгел, күреп-танып өйрәндем. Ничек укыйм - шулай сөйлим, басымын ялгышкан саен, кызарам. Үз аягыма баса-баса йөрергә өйрәнәм. Басымы зур булды: үткәннәргә һәм киләчәккә, мин күрмәгән, күреп бетмәстәй дөнья офыкларын кочак-кочак күтәреп ташыдым.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading