16+

Әтнәгә “Ак пароход” килде

Габдулла Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт драма театры үзенең 106 нчы сезонын башлап җибәрде. Әтнәлеләр бу юлы Чыңгыз Айтматов әсәре буенча куелган “Ак пароход” әсәрен сәхнәләштергәннәр иде. Бу көнне театр тагы бер сөенечле хәбәрен җиткерде, хәзер аларның үз радиолары бар. Аны театры сайтына кереп тыңларга була.

Әтнәгә “Ак пароход” килде

Габдулла Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт драма театры үзенең 106 нчы сезонын башлап җибәрде. Әтнәлеләр бу юлы Чыңгыз Айтматов әсәре буенча куелган “Ак пароход” әсәрен сәхнәләштергәннәр иде. Бу көнне театр тагы бер сөенечле хәбәрен җиткерде, хәзер аларның үз радиолары бар. Аны театры сайтына кереп тыңларга була.

– Бер-ике атнадан Чечен республикасында 4нче тапкыр узачак Бөтенроссия милли театрлар фестиваленә барабыз. Россиядән 13 театр катнаша, шуларның берсе Әтнә театры. Кайтып  бер-ике атнадан Президентыбыз кушуы буенча Кыргызстан республикасының Бишкек, Каракол, Җалал-Абад һәм Ош шәһәрендә милләттәшләребезгә театральләштерелгән концерт программасы тәкъдим итәчәкбез. Кыргызстанга безнең барганыбыз бар, әмма Президентның кушуы буенча беренче тапкыр. Аннан кайткач театрыбызның атасы Гомәр абый Мәрдановның туган көненә багышланган “Алты кызга –    бер кияү” спектаклен чыгарачакбыз. Премьерасы 18 ноябрьдә була. Ноябрьдә традицион рәвештә балаларга әкият әзерлибез. Әтнә тамашачыларына яңа ел концерты программасы да була. Башкортстан ягына гастрольләр дә көтелә, – дип таныштыра репертуар белән  театр директоры Ленур Зәйнуллин. 

Әтнә театры Гомәр Мәрданов исемендәге балалар театр фестивален оештырып җибәргән  иде. Балаларны укудан аермау максатыннан, мәктәп укучылары спектакльне ике елга бер куячак. Быел исә алдагы фестивальдә аерылып торган берничә укучы белән бергә театр артистлары мюзикл оештырырга уйлый.

Билгеле булганча, бу чара 20 март – Халыкара  балалар һәм яшүсмерләр өчен театр көненә багышланачак. Апрель аенда  исә аларны Мәскәү гастрольләре көтә. Сезонны Илгиз Зәйниевнең Әтнә театры өчен махсус язылган пьесасы белән ябачаклар. Күреп торуыбызча, шактый кызыклы эшчәнлек көтә быел әтнәлеләрне.
Гомумән, театр 2011 елда дәүләт театры статусын алганнан соң  32 нче  спектаклен сәхнәгә куя. 11 ел эчендә 32 спектакль начар түгел. Профессиональ труппага быел ике яңа актриса эшкә кайткан.

“Ак пароход” әсәренә килгәндә, биредә җиде яшьлек малай һәм аның мәрхәмәтле Момун бабасы, шөһрәт яратучы урманчы Оразкол, Мөгезле болан-ана һәм Ак пароход  тарихы тасвирлана. Ялган һәм явызлык белән килешмичә, малайның балыкка әверелеп, зәңгәр диңгезгә, Ак пароход артыннан йөзеп китүе турындагы бәян ул. Кешенең кешелеклелеген үтерүче битарафлык турында риваять. Яхшылык, хыял һәм матурлыкның беркайчан да җиңелмәслеге турында хикәят ул. Сәхнәдә артистлар никадәр әсәрнең эчтәлеген яхшы итеп уйнарга, тамашачы алдында бөтен көчләрен бирергә тырышсалар да, спектакльне кабул итү шактый кыен. Малай ролен бик үзенчәлекле итеп Рәзилә Шәрифуллина башкарып чыкты. Аның монологлары да, диалог кебек үк бик тә осталык белән уйналды.

Әйткәнемчә, әсәр шактый катлаулы. Сәхнәдә дә рольләр үзенчәлекле бүленгән. Мәсәлән, Ләйсән Каюмова ир-ат ролен башкарса, Дамир Сидеев, киресенчә, карчык ролендә. Режиссер кара күңелле кешеләрне карарак төсле маска  белән уйната. Аларны бите дә карага буялган. Ачык күңеллеләр яктырак төсле маска белән уйный. Спектальдә  малай белән бабай роленнән башка барысы да махсус битлекләрдә уйный. Ахыр чиктә никадәр яхшы булып яшәргә остылучы бабасы да битен каплап куярга мәҗбүр була. Кылган гамәлләрдән битлек киеп кенә качып булса иде!

Режиссер, инсценировка авторы Башкортстан егете Илсур Казакбаев белән дә сөйләштек.

– Бу спектакльне иң күп караган тамашачы мин, – диде ул елмаеп. – Әсәрнең  атасы да, анасы да үзем сыман. Кайда яхшырак, кайда камилләштерергә кирәк, дигән фикерләр бар. Ләкин баланы атлап җибәргәндә,  кайдадыр абынып китәргә мөмкин.  Камил булмаган җирләре бардыр инде. Ләкин тамашачы ягыннан, алар ничек кабул итә. Безнең әйтергә теләгән уй-фикеребезне, сүзләребезне аңласа – безнең төп миссиябез шул.

“Ак пароход” әсәрен моңарчы да сәхнәләштерүчеләр булган. Ул күп җирләрдә куелган да. Әтнә театры куелышында ул шактый зур проблемаларны чишәргә алына. Тамашачы да әлеге спектакльне карарга әзерлекле дә булырга тиеш. “Мин яратам сине, дөнья” сүзен көчле кешеләр генә әйтә ала шул. Тырыш, максатчан Әтнә теарына бары тик уңышлар гына теләп каласы килә.   
 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading