Сәхнә өчен туган дип нәкъ менә Илдус Габдрахманов кебек артистларга әйтәләр. Актер булу аның балачак хыялы. Дүртенче сыйныфтан халык театрына йөргән бала мәктәптән соң башка һөнәр сайлау турында уйлап та карамый.
- Илдус, сез Камал театрында икенче төркем щепкинчылар. Бирегә кайткач, режиссерыгыз тәүге тапкыр нинди роль биреп сөендерде?
- Таҗи Гыйззәтнең «Акбаш вакыйгасы» дигән әсәрендә такмаклар җырлаучы Комсомол ролен башкардым. Шунда беренче мәртәбә чечетка биедем. Аннары Мансур Гыйләҗевнең «Казан егетләре»ндә Тукайны уйнадым. Хәзер дә төнлә уятып сорасалар да, Тукайны уйнап күрсәтер идем.
- Сиңа бит әле күпләрнең хыялында гына булган Ромеоны да уйнау насыйп булды.
- Әйе, «Ромео һәм Джульетта»дагы Ромео роленә мине Фәрит Бикчәнтәев алды. Ул минем өчен бәхет булды. Шулай ук Веганың «Биюче»сендә Альдемароны уйнадым. Шулар өчен мин режиссерга аеруча рәхмәтле, чөнки андый рольләрне театрда уйнаган кеше юк әле.
- Соңгы вакытта сине күбрәк комедиядә күргәнгәме, «Үлеп яратты»-да явыз кеше ролендә тамашачы кабул итеп җиткермәде кебек.
- Тискәре рольне уйнап та рәхәтлек алам мин. Ул спектакльдә дә яратып уйнадым. Соңыннан тамашачы авызыннан: «Мондый юньсез кешене башка уйнама яме, сиңа бер дә килешми», - дигәннәрен ишетергә туры килде.
- Син сәхнәдә үзеңнең биюләрең белән дә сокландырасың. Анысы белән ничек мавыгып киттең?
- Бию белән балачактан ук шөгыльләндем. Ә инде Мәскәүдә укыганда аңа аеруча игътибар итә башладым. Миңа «уку йортында бию буенча укытырга мөмкин» дигән белешмә дә бирделәр. Без соңгы вакытта Люция Хәмитова, Искәндәр Хәйруллин белән бергәләп «Кияү» биюен яратып биибез.
- Хатының Сәлимә Әминова да театрда бию серләренә өйрәтә. Биюче кыз күңелеңне бик тиз яулаган булса кирәк.
- Сәлимә 1992 елда театрга килде. Мин аңа бер күрүдә гашыйк булдым, дип әйтә алмыйм. Ул биюләр куя башлагач, еш аралаша башладык.
- Илдус, синең чит төбәкләрдә төшерелгән фильмнарда да катнашканың бар. «Прорыв» дигән киноны Мәскәү телевидениесеннән дә күрсәттеләр. Анда ничек сайлап алдылар?
- Удмуртиядә төшерелгән «Тень Алангасара» фильмына Ромео ролендә уйнавымны караганнан соң чакырдылар. Аның операторы Казан егете иде. Бер ел буе кастинг үткәреп, күп кенә артистларны сайлаган булганнар. Фильм Ижевскида төшерелде. Ул минем өчен зур тәҗрибә булды. Мәскәү артистлары белән дә шунда таныштык. Аннан соң «Прорыв» киносын Майкоп шәһәрендә төшерделәр. Фильмга төшү иҗади яктан бик кызык.
- Эш барышында хәтергә уелып калган мизгелләр дә булмый калмыйдыр.
- «Прорыв»та мин татар егетен уйнадым. Шунда миңа татарча сүгенергә кушканнар иде. Ә мин баш тарттым, чөнки кабат сәхнәгә чыгып уйныйсы бар бит әле. Куркыныч күренешләрне дә гәүдәләндерергә туры килде. Ноябрь аенда суга батып үлү сәхнәсен күрсәтергә кирәк. Шул чагында минем салкын судан чыкканымны яр буенда учак ягып көтеп торалар иде. Шунда ук тәнгә спирт сөртеп, мунча да керттеләр. Иҗат төркеме анда артистларга карата бик игътибарлы булды.
- Гастрольләр артист тормышының авыр да, кызыклы да мизгелләре. Хәтер сандыгындагы берәр хатирәң белән дә уртаклаш инде.
- Бервакыт кайсыдыр авылга «Казан егетләре» спектаклен күрсәтергә бардык. Көндез елгага балык тотарга да төштек. Шул вакытта мин зур гына карп каптырдым. Әмир Камалиев спектакльдән соң ул балыкны сәхнәгә алып чыгып тамашачыга күрсәткән иде. Шунда авыл кешеләренең: «Күпме балыкка йөреп тә андыйның эләккәне булмады», - дигәннәре истә калган.
- Илдус, безнең халыкта ырымнарга ышану гадәте бар...
- Мин сәхнәгә бер яктагы ишектән генә чыгам. Грим бүлмәсендә утны сүндермичә калдырам. Әгәр сүнсә, сүзләрем онытылып китә. Шулай сынаганым бар.
- Артист халкы җәен бакча эшләре белән мәшгуль. Синең теләп башкара торган шөгыльләрең?
- Мин өйдә ремонт эшләре белән шөгыльләнәм. Бакчада зур гына мунчаны үзем төзеп куйдым. Ул өй кадәр килеп чыкты. Хәзер җәй буе бакчада ял итәбез.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар