16+

«Turkvizyon-2013»тә җиңәсең киләме?

Аның кадәр зур дәрәҗәдәге конкурста җиңеп чыгу теләге көрәшче рухы булган һәр талантлы җырчыда буладыр инде ул. 21 илдән килгән 21 җырчы арасында иң-иңе дә булып калсаң әле!.. Г.Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясе залында 21 ноябрьдә узачак сайлап алу турында җиңүче калган бердәнбер татар җырчысы «Turkvizyon-2013»тә нәкъ менә Татарстанны тәкъдим...

«Turkvizyon-2013»тә җиңәсең киләме?

Аның кадәр зур дәрәҗәдәге конкурста җиңеп чыгу теләге көрәшче рухы булган һәр талантлы җырчыда буладыр инде ул. 21 илдән килгән 21 җырчы арасында иң-иңе дә булып калсаң әле!.. Г.Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясе залында 21 ноябрьдә узачак сайлап алу турында җиңүче калган бердәнбер татар җырчысы «Turkvizyon-2013»тә нәкъ менә Татарстанны тәкъдим...

Төркиядә декабрь аенда төгәлләнәчәк әлеге конкурсны Татарстан җирлегендә уздыруны исә оештыручылар «Мәйдан» телеканалына ышанып тапшырган. Әлеге татар музыкаль телеканалының директоры Дамир ДӘҮЛӘТШИН белән күрешеп сөйләшүебезнең сәбәбе дә нәкъ әнә шуңа барып тоташты.
- Дамир, мине иң әүвәл «Turkvizyon-2013» конкурсының сайлап алу турларын нәкъ менә Сезгә тапшырылуы кызыксындыра. Ике еллык кына тәҗрибәсе булган шәхси телеканал һәм... шундый зур ышаныч...
- Ул юктан бар булган сый булмады. «Мәйдан» телеканалы, ачылу белән, үзалдына төрки халыкларны берләштерү максатын куйган иде. ТМВ телеканалы төрки телле аудитория арасында менә шундый конкурс уздыру нияте белән чыкты да бөтен телеканалларны барлады. Безнең өчен иң зур куанычы - башка төрки телле илләрдә сайлап алу эшен дәүләти каналларга ышанып тапшырсалар, Татарстан йөзен күрсәтәчәк татар җырчысын сайлап алу «Мәйдан» шәхси телеканалына йөкләнде.
- Һәр проектның куелган максатлары һәм нәтиҗәләр була, дигәндәй. «Turkvizyon-2013»тә җиңүче өчен нинди бонуслар каралган?
- «Голос» конкурсында җиңеп чыккан Динә Гариповага нәрсә тәтеде - бөтен дөньяга танылу! Моннан да зуррак бонус-бүләкнең булуы мөмкин түгел. «Turkvizyon-2013»нең җиңүчесе өчен дә шулай булачак - аны бөтен дөнья таныячак һәм ул җырларын бөтен төрки телле каналларда яңгырата алачак.
- Конкурсның шартлары нидән гыйбарәт иде, Дамир? Моңарчы беркайда да яңгырамаган җыр башкару осталыгымы?
- Конкурс шарты буенча ул шулай иде, әмма быел бик аз вакыт аралыгында эшли башлау сәбәпле, искәрмә елы булачак - моңа кадәр яңгыраган җырны да башкарырга ярый. Татарстан буенча бездә 18 кеше катнаша - аларны «Татар-стар» проекты аша сайлап алдык. 18 яшьтән башлап, теләсә кем катнаша ала иде.
- 21 ноябрьдә Г.Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясе залында жюри каршысында чыгыш ясаячак җырчылар исемлеген озын дип әйтеп булмый. Катнашырга теләүчеләр аз булдымы, реклама үз эшен эшләп бетерә алмадымы?
- Катнашырга теләп гариза бирүчеләр аз булды дип әйтә алмыйм. Алар шактый иде. Әмма без төрле илләрдән киләчәк мәртәбәле жюри алдына иң-иңнәрен генә тәкъдим итәргә тиеш идек - шуңа да сайлау турыннан 18 кеше генә узды. Салават Миңнеханов, Гүзәлем, Алинә Шәрипҗанова, Ришат Төхвәтуллин, Мәликә, «Болгар кызлары» төркеме, Гөлназ Батталова, Илназар кебекләрне халык инде белсә, моңа кадәр киң катлау тамашачыга билгеле булмаган яңа тавышлар да табылды - Айгөл Зыятдинова, Алсу Гарипова, Лилия Садыйкова, Нәргиз Камалов, Рамил Закиров, Руслан Габитов, Светлана Гашыйгуллина, Таңсылу, Фирүзә һәм Юлия Гарифуллина кебекләр чыгышын 21 ноябрьдә Филармония залында тамашачы тәүге кат ишетәчәк. 17-18-19 декабрьдә Төркиядәге иске Шәһәрдә сайлап алу турлары уза, 23 декабрьдәге «Turkvizyon-2013»нең финал өлешен безнең телеканал аша туры эфирда карап булачак.
- Әлеге конкурс «Мәйдан» телеканалы өчен нинди мөмкинлекләр ачты?
- «Мәйдан» да үз мәйданын киңәйтә бара, дөньяви мәйданга чыга - безнең өчен ул иң мөһиме. Шушы берничә елда гына да татар телле телеканаллар арту (гәрчә ул шәхси кулларда булса да) - ул үзе бер дәрәҗә. Алар аша без бөтен җирдә таралып яшәүче милләттәшләребезгә сәнгатебезне илтеп җиткерә алабыз. Әлбәттә, бездә сәнгать 20-30 елга артта калып бара, кызганыч. Әмма мин татарны артта калган дип әйтә алмыйм, бездән дә ныграк калышкан милләтләр бар - без әле яшәргә омтылучы милләт, кул кушырып утырмаучылар. «Мәйдан» бу нисбәттән шактый эш башкара дип саныйм - без хәзер бик күп телепакетларга кергән киң мәйданлы телеканал.
- Димәк, «Мәйдан» әле үз тамашачы мәйданын елдан-ел киңәйтеп, җиң сызганып эшләүче теледус булачак?
- Телеканалыбызга исем сайлаганда бик күп төрле вариантларга тукталган идек. Әмма «Мәйдан»нан да шәбрәге булмады. Һәр милләттә мәйдан дигән сүз бар бит ул. Сабан туе мәйданнарын гына алыгыз - ул башта кечкенә генә бер түгәрәктән башлана, көн үзәгенә таба исә гөрләп торган киң мәйданга әверелә. Шуның кебек, безнең телеканал да 30 мең тамашачыдан башлаган иде, хәзер потенциаль аудитория 3 миллион тирәсе тамашачыга кадәр үсеп җитте. Бу инде - ныклы адым, киләчәккә ныклы башлангыч дигән сүз.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading