16+

Васил Гарифуллин: «Барлык кеше дә журналист булып китми»

Саба районында “Серле каләм” балалар һәм яшьләр иҗатына багышланган “Серле каләм” бәйгесе үткәрелеп килә. Саный торгач, шаккатып калдык. Күп тә түгел, аз да түгел – бәйге унбиш елга якын уздырылып килә икән. Шушы еллар эчендә ел саен диярлек 60 баладан йөздән артык эш кабул итеп алынган. Бәйгенең төп үткәрүчесе булып районның “Яшьлек” яшьләр үзәге тора. 

Васил Гарифуллин: «Барлык кеше дә журналист булып китми»

Саба районында “Серле каләм” балалар һәм яшьләр иҗатына багышланган “Серле каләм” бәйгесе үткәрелеп килә. Саный торгач, шаккатып калдык. Күп тә түгел, аз да түгел – бәйге унбиш елга якын уздырылып килә икән. Шушы еллар эчендә ел саен диярлек 60 баладан йөздән артык эш кабул итеп алынган. Бәйгенең төп үткәрүчесе булып районның “Яшьлек” яшьләр үзәге тора. 

Кече яшьтәге мәктәп укучыларыннан алып эшче яшьләрне дә кертеп (быел әле 45 кадәр яшь категориясен арттырылды) иҗатны яратучылар катнаша торган бәйге бу. Районның “Яшьлек” яшьләр үзәге ел саен сәламәт яшәү рәвеше, наркотикларга каршы көрәш, ришвәтчелек, волонтерлык буенча аерым темалар да тәкъдим итә. Моннан тыш иҗат эшләре өч төрле яшь төркеменә бүленеп 1-3 урыннар билгеләнә. Иң яхшы эшкә Гран-при бирелә. Саба районында үткәрелүче әлеге бәйгенең исеме профессор, университетта журналистика фәнен укытучы, КФУның милли һәм глобаль медиа чаралары кафедрасы мөдире Васил Гарифуллин исеме белән бәйле. Васил Заһит улы үзе дә шушы район газетасына беренче язмаларын язган, студент чакта ук практикага бирегә кайткан кеше. 

– Журналистика бәйгесе, каләм конкурсы якташыбыз, райондашыбыз Васил Гарифуллин исеме белән бәйле. Журналистиканың кирәклеген һәм мөһимлеген беркемгә дә ассызыклыйсы юк. Юкка гына  аны дүртенче хакимият дип әйтмиләр. Үзебезнең дә райондагы чараларны күрсәтеп, яктыртып баручы Татмедиа  филиалы булып эшләп килә торган ике зур  оешмабыз бар.  “Саба таңнары” газетасы һәм “Саба дулкыннары” телерадиокомпаниясе җирлектәге эшләрне яктыртып, халыкка җиткереп бара. Электрон чыганаклар, блогерлык та популярлашып китте. Күп санлы чыганаклар арасында укучыга, караучыга дөрес итеп, аналитика белән, үзеңнең генә фикереңне түгел, гомумән, башкаларның фикерләрен дә җиткерә белү талант кына түгел, зур тәҗрибә дә сорый. Зур тырышлык та кирәк. Һәрбер сүзне дөресләп, үлчәп куйган очракта гына син кызыклы буласың. Дөрес кеше булып, дөрес һөнәр  иясе булып фикереңне аудиториягә җиткерә белү дә кирәк. Шушы бәйгедә катнашкан укучыларның алга таба  шушы һөнәргә күңеле ята, аларга ошый икән – моны дәвам итәргә кирәк. Бәйгенең тарихына килсәк, мондый бәйгеләр бик аз. Булганының да мондый тарихы юк, – дип бәяләде район башкарма комитеты җитәкче урынбасары, аппарат җитәкчесе Марат Кәримов.

Быел бәйгедә 67 кеше катнашкан. Алардан йөздән артык эш кабул ителгән. Бигрәк тә Югары Симет, Эзмә, Шекше, Шәмәрдән, Мичән, Завод-Нырты, Түбән Шытсу, Тимершык мәктәпләреннән укучылар актив катнашкан. “Серле каләм”  бәйгесендә  быел ике Гран-при ачыкланды. Эзмә урта мәктәбеннән  8 сыйныф укучысы Нәфисә Закарова һәм Саба гимназиясеннән 11 Б сыйныфы укучысы Фәридә Галимуллина җиңү яулады. Фәридә  бәйгегә йомгаклау көнендә рус әдәбиятыннан БДИ тапшырып, бүләкләү тантанасына  әздән генә килеп җитеште. Киләчәктә ул язмышын журналистика һөнәре белән бәйләмәкче була. Сүз уңаеннан, бабасы Илфир абый Салаватуллин шушы район газетасында эшләгән хөрмәтле кеше. Аның дәвам итүче кызлары-оныклары бар.

– Саба районы баласы буларак, шушында олимпиадаларга, үзешчән-сәнгать фестивальләренә килеп,  районның мәктәбендә-мәдәният йортында катнашып үткән еллар гел истә. Миңа да, кафедрага  әлеге бәйгене дәвам итүегез бик якын. Район башлыгы да шушы бәйге белән дә кызыксынып тора. Җылы мөнәсәбәт булу яхшы. Шушы эшне дәвам итүегез өчен рәхмәт. Барлык кеше дә журналист булып китми.  Ләкин бу бәйгедә катнашу барыгызга да кирәк. Кеше үзенең эшен, нәтиҗәсен күрергә тиеш. Мондый бәйгедә катнашуыбыз белән отабыз. Республикада мондый төбәк бәйгеләре сирәк. Быел беренче тапкыр Теләче районында оештырдылар. Елдан ел бәйгенең шартлары да үзгәреп тора. Киләчәктә язма текст белән беррәттән яңа форматларны да кулланырга кирәк, – диде үзенең чыгышында Васил Гарифуллин. 

Бәйгедә катнашучы ике укучыбызга махсус бүләк “Шәһри Казан”га 6 айга газетага язылу бүләк иттек.  Мондый бүләккә эшче яшьләр арасында Эльвина Миннуллина һәм  Ләйлә Хәмидуллина  лаек булды. Киләчәктә аларның язмаларын да газета битләрендә күрербез дип өметләнәбез.
Бәйге дәвам итә. Киләчәктә дә катнашырга әзер булыгыз, кадерле серле каләм ияләре.

Фотолар: http://saby-rt.ru/



Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading