16+

Яшь рәссамнар «Тарих эзләреннән» атлый

Узган атнада Татарстан Республикасы яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министрлыгы һәм «Идел» яшьләр үзәге» дәүләт бюджет оешмасы «Тарих эзләреннән» - «По следам истории» дигән Бөтенроссия рәсем бәйгесенә йомгак ясады.

Яшь рәссамнар «Тарих эзләреннән» атлый

Узган атнада Татарстан Республикасы яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министрлыгы һәм «Идел» яшьләр үзәге» дәүләт бюджет оешмасы «Тарих эзләреннән» - «По следам истории» дигән Бөтенроссия рәсем бәйгесенә йомгак ясады.

«Тарих эзләреннән» бәйгесе - «Идел» яшьләр үзәге» дәүләт бюджет оешмасының яңа проекты. Тарихи тема болай да четерекле нәрсә. Ул бөтен кешене дә якын җибәрми. Монда синең коеп куйган рәссам булуың гына аз. Тарихи темага тотынгансың икән, синең инде, Ходай биргән сәләтең өстенә, күңелеңдә үз халкыңның үткәненә хөрмәт, тарихыннан тыш, аның мәдәниятен, сәнгатен, гореф-гадәтләрен белүең, археологлар кебек һәрвакыт үткәннәрдә казынуың, шунда нидер табуың зарур. Яшьләр белән бергәләп менә шундый саллы эшне кузгатып җибәрде «идел»леләр. Узган елда гына старт алган проект турында ни әйтергә була? Шунысы ачык: аккан су юлын табарга, тулышкан - тишелергә, ә өлгергән мәсьәлә һәрвакыт чишелешен табарга тиеш. Бәйгенең барлыкка килүен дә әнә шул өлгергән мәсьәләне хәл итүдә бер чара дип карарга кирәктер. «Тарих эзләреннән» проекты - «Идел» яшьләр үзәге белгечләре арасында сүз иярә сүз чыгып, бәхәсле сөйләшүдә мәсьәләнең асылына төшеп җиткәч табылган проект. Чөнки яшь татар рәссамнары турында башланган сүз тарихка, гомумән татар балалары һәм яшьләренең үз тарихларын белмәү проблемасына барып төртелә ул чакта. Шуннан, тәвәккәлләп, ике куянны берьюлы атарга була да инде алар.
- Бәйгедә 7-16 яшьлек татар балалары катнаша. Балаларның һәм үсмерләрнең игътибарын татар халкы тарихына юнәлтү, милли мәдәниятне һәм гореф-гадәтләрне популярлаштыру һәм пропагандалау белән беррәттән, бәйге Россия Федерациясе төбәкләрендәге талантлы балаларны ачыклау максатын да куя. Узган ел, конкурс кысаларында, Россия төбәкләреннән 70ләп рәсем алган булсак, быел 227 эш килде. Бу - бик сөенечле хәл, чөнки, сан арту белән, география дә киңәя бара. Быел бәйге хәтта башка милләт балаларын да җәлеп итте, - ди «Идел» яшьләр үзәге» дәүләт бюджет оешмасы директоры Ләйсән Сафина.
Бәйгене оештыручыларның аны тагын да киңәйтергә, киңрәк җәелдерергә тырышуларын хупларга гына кирәк. Быел әнә бер Пенза өлкәсеннән генә дә 100гә якын эш килгән икән, шундый ук кайтавазны башка төбәкләрдән дә көтәргә була дигән сүз. Әле дә кайлардан гына катнашмаганнар. Татарстаннан кала, Чуашстан, Мари Эл, Мордовия һәм Удмуртия республикалары, Мәскәү, Төмән, Свердловск, Самара, Новосибирск, Ульяновск, Оренбург һәм Тула өлкәләре, Пермь крае һәм күп кенә башка төбәкләрдә яклау тапкан проект.
Дөрес, һәр бәйгенең үз таләпләре, монда исә автор бары тик үзе мөстәкыйль рәвештә башкарган эшләрен генә юлларга тиеш иде. Алар кайсыдыр ки билгеле рәссамның эшләрен кабатлау, күчереп ясау булмаска тиеш. Андый эшләр бәйгедән төшеп кала. Ә иҗади фикер йөртәсең икән, рәхим ит. Әйтер сүзеңне А3 (30х40 см) форматыннан да ким булмаган яссылыкта, теләсә нинди сурәтләү чарасы аша (акварель, майлы буяу, графика һ. б.) җиткерә аласың. Оештыручылар нигезләмәдә үк күбрәк Болгар дәүләте, Алтын Урда һәм Казан ханлыгы чорына игътибар итәргә тәкъдим итсәләр дә, Тукай әсәрләренә иҗат ителгән иллюстрацияләрнең шактый булуы да күзгә ташлана.
- Балалар иҗаты һәрвакыт кызыксыну уята. Алар - эчкерсез, алар, кемдер өйрәткәнчә түгел, ә үзләре белгәнчә эшли. Әлбәттә, авторның үз кулы сизелеп торган яхшы эшләр бар һәм без аларның берсен генә дә игътибарсыз калдырмадык дип беләм. Алар әллә каян күренеп тора. Без монда иң беренче чиратта авторның татар тарихына булган мөнәсәбәтен күрергә теләдек. Әйтик, бала: «Менә бу кеше безнең авылга нигез салган», - дип, үз темасын тәкъдим итә икән яки үзе күзаллап Казан ханнарының берсенең портретын тудырган икән, мондый иҗади эшләрнең авторларына: «Афәрин!» - дибез. Шул ук вакытта күчереп ясалган эшләр яки интернетта күргән әйберләрне кабатларга тырышу бар. Моннан әкренләп арынырга кирәк булачак, - ди жюри рәисе Зөфәр Гыймаев.
200ләп эшне карап чыгу җиңелләрдән түгел, шулай да жюри әгъзалары - Татарстан Рәссамнар берлеге рәисе Зөфәр Гыймаев; дистә еллар дәвамында татар тарихына караган әсәрләр иҗат итүче мәшһүр рәссам Фиринат Халиков; ТР ФАнең Ш.Мәрҗани исемендәге тарих институтының археологик тикшеренүләр үзәгенең баш фәнни хезмәткәре, тарих фәннәре докторы, профессор Фаяз Хуҗин; КФУ доценты, тарих фәннәре кандидаты Айрат Төхфәтуллин өсләренә йөкләнгән бурычны зур җаваплылык белән, күңел биреп башкарып чыкты. Жюри составына кергән тарихчылар бәйгегә җибәрелгән эшнең кайсы чорга каравына игътибар итсә, рәссамнар сюжетның техник яктан ничек башкарылуына, теманың ачылу-ачылмавына басым ясады. Бәйге тәмам. Җиңүчеләргә дипломнар, кубоклар һәм яшь рәссамнарның киләчәктә язарына азык бирердәй татар тарихына багышланган китаплар тапшырылачак. Иманыбыз камил, бәйге киләчәктә дә бик күп яшь талантларга канат куячак әле.

Бәйгенең җиңүчеләре:
Кече төркем
I урын - Гөлназ Гафурова (Удмуртия Республикасы).
II урын - Альбина Мөхәммәтрәхимова (Пермь крае).
III урын - Ләйсән Исиняева (Пенза өлкәсе).
Кызыксындыру бүләге:
Назилә Ибраһимова (Мари Эл Республикасы).
Динара Акмаева (Мәскәү өлкәсе).

Урта төркем
I урын - Полина Спиридонова (ТР, Казан).
II урын - Алёна Латыйпова (Оренбург өлкәсе).
II урын - Гөлназ Исмәгыйлева (Мари Эл Республикасы).
III урын - Шамил Азеев (Пенза өлкәсе).
Кызыксындыру бүләге:
Илдус Мунжеков (Пенза өлкәсе).
Анара Ибраева (Новосибирск өлкәсе).
Илһам Бараев (Пенза өлкәсе).

Өлкән төркем
I урын - Альбина Гафиуллова (Ульяновск өлкәсе).
II урын - Регина Әшрәпова (Киров өлкәсе).
III урын - Роман Акайкин (ТР, Казан).
III урын - Дания Янбулатова (Пенза өлкәсе).
Кызыксындыру бүләге:
Рамил Мунжеков (Пенза өлкәсе).
Регина Ханнанова (Оренбург өлкәсе).

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading