16+

Җәйнең бер көнендә калган мәхәббәт

Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында чираттагы премьера тәкъдим ителде.

Җәйнең бер көнендә калган мәхәббәт

Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында чираттагы премьера тәкъдим ителде.

Театрның баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев бу юлы Норвегия драматургы Йон Фоссеның «Җәйнең бер көнендә» дигән әсәрен сайлаган. Аның пьесалары дөньяның күп кенә илләрендә сәхнәләштерелә.
Ф.Бикчәнтәев әлеге спектакльне 2011 елда ук эшли башлаган иде. Аның сюжеты беренче карашка гади генә тоелса да, кую өчен катлаулы. Геройларның сөйләшүләре кабатлаулардан, паузалардан тора. Аларның исемнәре дә юк. Спектакльдә мәңгелек мәхәббәт, ялгызлык темасы күтәрелгән. Кеше тормышында аның язмышын үзгәрткән мизгелләр була. Биредә дә хатын, тәрәзәдән диңгезгә карап, әйтерсең үзенең яшьлегендә калган мәхәббәтен көтә. Ул иренең үзеннән китүенә гомер буе җавап таба алмый яши. Әлеге хатынның тойгы-кичерешләрен Татарстанның халык артисты Люция Хәмитова чын мәгънәсендә ачып бирде. Хәер, артист башка классик әсәрләрдә дә үзен яраттырырга өлгергән иде инде. Өлкән хатынның яшь чагын да бер үк вакытта сәхнәдә күрсәтү отышлы килеп чыккан. Биредә уйнаган артистлар Гөлчәчәк Гайфетдинова, Ләйсән Фәйзуллина, Алсу Каюмова, Илнур Закиров һәм Алмаз Гәрәев үз рольләрен уңышлы башкарып чыктылар.
Спектакльдә сәхнә бизәлеше дә аерым игътибарга лаек. Андагы һәр җиһаз, һәр әйбер үткәннәрне искә төшерә. Спектакльнең бизәлеш рәссамы Булат Ибраһимов үзенчәлекле эшләве белән аерылып тора. Биредә яктылыкның да роле зур. Шуның өчен Санкт-Петербургтан яктыртучы Евгений Ганзбургны махсус чакыртканнар. Ул моңа хәтле «Шулай булды шул» һәм «Яра» спектакльләренең дә яктыртучысы иде.
Әлеге спектакль турында үз фикерләре белән Татарстанның халык артисты Луара Шакирҗанова уртаклашты: «Мин бу пьесаны укып чыккан идем инде. Шуңа күрә аның куелышын, нинди чишелеш табар икән, дип көттем. Люциянең уенында - тормыш дөреслеге. Аны күзәтү рәхәтлек бирә. Ул күз карашы белән дә әйтәсе сүзен ихлас әйтеп бирә. Монда режиссер зур эш башкарган. Монологларны бирү кызык. Спектакльнең чишелеше бар. Аннан бик канәгать калдым.
Спектакльне русчадан Резидә Гобәева тәрҗемә иткән. Әлеге әсәр аерым катлау тамашачы өчен генә булса да, артистларның талантын ачу, аларны үстерү өчен бик кирәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading