16+

Йолдызлар балкышы

Яшьлек дустым Филимонны әйтүем. Лейтенант погоны алгач, үзен хезмәт итәргә элек патша декабристларны сөргән якларга олактырганнар иде. Шунда капитанга кадәр үсте дә тукталып калды. Бермәлне чираттагы ялга кайткан иде. «Синең тагын да үсәсең, юньлерәк урынга күчәсең килмимени?» - дип сорадым. «Килүен килә, тик җае чыкмый әле», - дигән булды. Филимон...

Йолдызлар балкышы

Яшьлек дустым Филимонны әйтүем. Лейтенант погоны алгач, үзен хезмәт итәргә элек патша декабристларны сөргән якларга олактырганнар иде. Шунда капитанга кадәр үсте дә тукталып калды. Бермәлне чираттагы ялга кайткан иде. «Синең тагын да үсәсең, юньлерәк урынга күчәсең килмимени?» - дип сорадым. «Килүен килә, тик җае чыкмый әле», - дигән булды. Филимон...

Яшьлек дустым Филимонны әйтүем. Лейтенант погоны алгач, үзен хезмәт итәргә элек патша декабристларны сөргән якларга олактырганнар иде. Шунда капитанга кадәр үсте дә тукталып калды. Бермәлне чираттагы ялга кайткан иде. «Синең тагын да үсәсең, юньлерәк урынга күчәсең килмимени?» - дип сорадым. «Килүен килә, тик җае чыкмый әле», - дигән булды.
Филимон балачактан бирле минем өстенлекне тоеп үсте. Кирәк чагында малай-шалайлар арасында яклый, кирәк булса, тукмап та ала идем үзен. Хәзер дә аңа, үзем запастагы старшина буларак, ярдәм кулымны сузарга булдым. Сиңа, мин әйтәм, нигә берәр хәрби трактат ише әйбер язмаска?! Яз, күрсәт үзеңне, белсеннәр кем икәнеңне! Эчтәлеге болайрак булсын: хәрби модернизацияне тизләттерү өчен, капитаннарга куен кесәләрендә майор погоннары йөртергә, подполковникларга җәен фатирларында полковник бүреге киеп йөрергә, полковникларга эчке ыштаннарына генерал лампаслары тегәргә рөхсәт итәргә кирәк. Шул чагында капитан хатыны: «Минем ирем тиздән майор булачак», подполковник хатыны: «Ирем полковникларга тиң», полковникныкы: «Мин генерал белән йоклыйм икән!» - дип сөенәчәк. Гаиләләрендә күркәм тәртип урнашкач, офицерлар хәрби хезмәттәге кыенлыкларны җиңел һәм шатлыклы кичерәчәк. Трактатыңда, дим, өйләнгән яшь лейтенантлар турында язарга онытма. Алар өчен, диген, хәрби шәһәрчек читендә нанотехнологияле еврошалашлар корырга кирәк. Яшәсеннәр шунда нәзберек чибәркәйләре белән җәннәттәге кебек. Шундый командирларына карап, солдатларның да кәефе күтәреләчәк, сугышчан рухы үсәчәк, диген.
Язды бу моны. Бер калын хәрби журналда бастырып та чыгарды. Трактатына югары бәя, ә үзенә майор погоны һәм шуңа өстәп, хәрби сәнгать кандидаты дигән гыйльми дәрәҗә бирделәр. Тиздән аны Генштабка алдылар. Хәзер шунда әйдәп баручы генерал булып йөри.
Тора-бара Филимон, үзе керәшен булса да, бердәнбер татар маршалы булып чыгачак әле. Хәзер минем күзәтү астында дәүләтебезнең өр-яңа хәрби доктринасын яза. Чөнки базарда элеккесе коррупция белән бәйләнештә торган дигән сүз йөри.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading