16+

Юлдагы хәлләр

Шулай бервакыт концерттан соң өенә кайтып барганда, Илгизәр Исламовны бер гаишник туктата: - Сержант Шәңгәрәев. Праваңны давай! - Пожалыста… Кисәтү талонын күргәч, сержантның күзләре маңгаена менә - тишек өстенә тишек! Ул заманда талонда өч тишек булса, кабат имтихан бирергә җибәрәләр иде. Шәңгәрәев, талонны кулында берничә кат әйләндереп алгач, челтәр-челтәр тишек...

Шулай бервакыт концерттан соң өенә кайтып барганда, Илгизәр Исламовны бер гаишник туктата:
- Сержант Шәңгәрәев. Праваңны давай!
- Пожалыста…
Кисәтү талонын күргәч, сержантның күзләре маңгаена менә - тишек өстенә тишек! Ул заманда талонда өч тишек булса, кабат имтихан бирергә җибәрәләр иде. Шәңгәрәев, талонны кулында берничә кат әйләндереп алгач, челтәр-челтәр тишек аша Илгизәргә карап:
- Да... быр-рат... Ты таксист шту ли? - ди.
- Нет, я не таксист, я - артист!
- Артист?! Да, быр-рат... Если хочешь, штобы я тибя отпускал, давай пой «Тала-тала»ны!
Илгизәр, ялындырып тормый, үзенчә җырлый башлый:
Их, тала, тала, тала.
Тала ике беләгем,
Бүген өйгә кайталмасам,
Хатын бирә кирәгем...

- Молодец! - ди гаишник һәм үзе дә кушылып җырлый башлый:
Җырлыйк әле, җырлыйк әле
«Тала-тала» көенә.
Машинаңны алып калсам,
Бичәң кертмәс өенә...

Җырлап бетергәч, сержант Шәңгәрәев артист Илгизәргә болай ди:
- Ыслушай, артист, ты Салават ызнаешь? Он мне билет обещал. Уж булне туще любит его, передавай привет, пусть билет приведет свой концерт, ладно?!
«Салаватның да талонында тишекләр күбәйдеме икән әллә?» - дип уйлап куя Илгизәр һәм:
- Ладно, - дип, өенә элдертә.
Кая ул соңыннан Салаваттан билет сорап йөрү - аты-арбасы белән Себер ягына җәяү җибәрер...

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading