16+

«Үзен яраттырырга килде»

Узган шимбәдә Әлмәт татар дәүләт драма театрының Казандагы гастрольләре төгәлләнде. Коллектив соңгы елларда сәхнәләштергән җиде спектакль тәкъдим итте.

«Үзен яраттырырга килде»

Узган шимбәдә Әлмәт татар дәүләт драма театрының Казандагы гастрольләре төгәлләнде. Коллектив соңгы елларда сәхнәләштергән җиде спектакль тәкъдим итте.

Театрда иң элек яшьләрнең күп булуы күзгә ташлана. Әмма сәхнәдә озак еллар хезмәт иткән Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Камил Вәлиев, Татарстанның халык артисты Луиза Солтанова, Татарстанның халык һәм Башкортстанның атказанган артисты Фоат Зарипов кебек актерларны күреп тә куанды тамашачы.
Соңгы елларда Әлмәт театрының И.Зәйни иҗатына игътибар итүе сизелеп тора. Бирегә дә аның «Туган-тумача» белән «Сагынуларга ни чара?» дигән әсәрләрен алып килгәннәр иде. Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театрында бара торган «Әрем исе»ннән соң «Сагынуларга ни чара?»ның (икесе бер үк) куелышы тамашачыны кызыксындырмый калмагандыр. Биредә аны режиссер Байрас Ибраһимов сәхнәләштергән. Актерларның һәркайсы рольләргә уңышлы сайланган. Татарстанның халык артистлары Рәфыйк Таһиров, Рамил Минханов һәм Асия Харисова, Татарстанның атказанган артисты Дилбәр Әбүнәгыймова, Фазыл Насыйбуллин кебек актерларның уены күңелләргә аеруча хуш килде. Х.Вахитның «Күк капусы ачылса» спектаклендә Рәфкать Бикчәнтәев белән Гәүһәр Камалова уйнавын яшьләр хәтерләмәсә дә, өлкән буын тамашачының күңел түрендә саклана ул. Шушы спектакль белән күпме тамашачының яшьлекләрен искә төшерде алар.
Соңгы елларда әлмәтлеләр чит ил классикасын кую белән дә мавыга. Әнә шул иҗат җимешләрен Казан тамашачысы хозурына да ирештерделәр. Шекспирның «Ромео һәм Джульетта» белән Б.Брехтның «Туй» әсәрләре артистларга уйнау һәм яшь тамашачы өчен кызыклы булгандыр.
Соңгы көнне узган концерт-тамашада һәркайсы үзләренең осталыкларын күрсәтте.
Гастрольләр башында театр режиссеры Ильяс Гәрәев: «70 яшьлек театр үзен яраттырырга килде», - дип юкка гына әйтмәгән икән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading