16+

Зилә Сөнгатуллина Кырымда «Созвездие-Йолдызлык» фестивале җиңүчеләре өчен мастер-класслар үткәрә

Кырымда Алушта шәһәренең «Сатера» балалар сәламәтләндерү лагеренда ел саен үткәрелә торган «Созвездие-Йолдызлык» эстрада сәнгате ачык республика яшьләр фестиваленең җәйге иҗади сменасы бара. Быелгы проект лауреатлары һәм җиңүчеләре актив рәвештә ял гына итми, бай эчтәлекле программаның белем бирү өлешендә дә катнаша, шулай ук Кырым халкы өчен концертлар бирә.

Зилә Сөнгатуллина Кырымда «Созвездие-Йолдызлык» фестивале җиңүчеләре өчен мастер-класслар үткәрә

Кырымда Алушта шәһәренең «Сатера» балалар сәламәтләндерү лагеренда ел саен үткәрелә торган «Созвездие-Йолдызлык» эстрада сәнгате ачык республика яшьләр фестиваленең җәйге иҗади сменасы бара. Быелгы проект лауреатлары һәм җиңүчеләре актив рәвештә ял гына итми, бай эчтәлекле программаның белем бирү өлешендә дә катнаша, шулай ук Кырым халкы өчен концертлар бирә.

 

Ял вакытында балалар өчен иҗади очрашулар һәм мастер-классларны үткәрүчеләр исемлегендә Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, Н.Җиһанов исемендәге Казан консерваториясе профессоры Зилә Сөнгатуллина да бар.

«Севастопольдәге герой-шәһәрдә узган зур концертта күзләремә яшьләр килде. Бу балалар патриотик җырлар да, шулай ук республикабызда яшәүче халыкларның җырларын да шулкадәр ихлас башкара! Алар һәр җырның стилен тоя һәм бу, мөгаен, Татарстан яшь талантларының иң зур казанышыдыр», – дип фикерләре белән уртаклашты Зилә Сөнгатуллина.

Әмма камиллекнең чиге юк. Бу хакта «Йолдызлык» балалары ишетеп кенә белми. Балалар остазның һәр сүзен сеңдереп, мастер-классларда үз-үзләрен аямыйча эшли.

«Балалар ешрак ноталарга карасын, бөек көйләргә сак карасын иде. Ә менә мелизматикада иҗатка ирек бирергә була», - диде Сөнгатуллина.

Ул шулай ук башкаручыларның берникадәр ачылып бетә алмавын билгеләп үтте. «Балаларның әсәрнең кайбер өлешләрен башкарганда нәрсә эшләргә кирәклеген белмәве күренеп тора. Һәрвакыт сәхнә хуҗасы булырга, музыка тактына ирекле хәрәкәт итәргә, аның артыннан иярергә кирәк. Моның өстендә эшләр өчен без аерым вакыт бүлеп алдык», - диде Сөнгатуллина.

Балаларның үзләре әйтүенчә, дәресләр җиңел уза – аларны авыр терминнар белән түгел йөкләмиләр, ә барлык нечкәлекләре җиңел формада җиткерәләр.
«Вокалның нигезе – ул сулыш. Әлегә барлык балалар да бу күнекмәләргә ия түгел. Әмма бу тәҗрибә эше. «Йолдызлык» балалары үзенчәлекле һәм бик сәләтле. Алар белән эшләгәндә мин гаҗәпләнүдән һәм сокланудан туктамыйм. Әгәр алар тормышларын музыка белән бәйләргә тели икән, һәркемнең барысы да килеп чыгачагына ышанам», - дип саный Зилә Сөнгатуллина.

Остаз җәйге сменада булган педагогларга репертуарны сайлауга игътибарлырак карарга киңәш итте. «Кайвакыт программага югары таләпләр куела, шунлыктан әсәрне башкарганда, балалар муен мускулларын кыса. Гади этаптан катлаулы баскычларга күтәрелү – иң зирәк алым санала. Шулай ук бала темпераментына туры килердәй репертуар сайлау мөһим», - дип ассызыклады Сөнгатуллина.

Мастер-класслар һәм иҗади очрашулар вакытында һәр балага дәресләрдә аерым вакыт бирелә. 

Балалар белән иҗади очрашулар вакытында шулай ук Татарстан Республикасының һәм Кырым Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, мәдәният өлкәсендә РФ Хөкүмәте премиясе лауреаты, фестивальнең генераль продюсеры Дмитрий Туманов, РФ атказанган артисты, ТР халык артисты, ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең баш балетмейстеры Раилә Гарипова, ТР атказанган сәнгать эшлеклесе, «Эфир» телекомпаниясенең мәдәният бүлеге мөхәррире Дмитрий Пивоваров, Татарстан һәм Кырымның атказанган артисты, «Созвездие-Йолдызлык» арт-резиденциясенең сәнгать җитәкчесе Дмитрий Платонов һәм башкалар эшли. Шулай ук ял итүчеләр белән фестиваль хәрәкәтенең узган елларда җиңүчеләре, Россия театр сәнгате-ГИТИС институтында тәрбияләнүчеләр, «Созвездие – Йолдызлык» арт-резиденциясе артистлары да үз тәҗрибәләре белән уртаклаша.

Исегезгә төшерәбез, иҗади җәйге смена 30 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Гомумән алганда, сменада Татарстанның 24 муниципаль берәмлегеннән 210 лауреат һәм җиңүче ял итә.
Бу вакыт эчендә балалар «Артек» Халыкара балалар үзәгендә, шулай ук Севастопольдә Россия Кара диңгез флоты ветераннары, хәрбиләр, аларның гаиләләре һәм шәһәрнең мәдәни җәмәгатьчелеге вәкилләре өчен зур концертлар бирергә өлгерде.
Моннан тыш, бай мәдәни һәм патриотик программа Севастопольнең сугыш даны урыннарына һәм Кырымның истәлекле урыннарына баруны күздә тота.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading