16+

Зәвыклылар классиканы үз итә

Классик музыка беркайчан да үзенең бәясен югалтмый. Ул элек-электән музыка сәнгатенең нигезе булды һәм киләчәктә дә шулай булып калачак. Нинди генә стильдә иҗат итмәсен, композиторларның барысы да нәкъ менә классик музыканы беренче урынга куя. Хәтта авангард стилендә әсәр язар өчен дә композиторлар илһамны классик музыкадан ала.

Зәвыклылар классиканы үз итә

Классик музыка беркайчан да үзенең бәясен югалтмый. Ул элек-электән музыка сәнгатенең нигезе булды һәм киләчәктә дә шулай булып калачак. Нинди генә стильдә иҗат итмәсен, композиторларның барысы да нәкъ менә классик музыканы беренче урынга куя. Хәтта авангард стилендә әсәр язар өчен дә композиторлар илһамны классик музыкадан ала.

Классик музыка язу өчен профессиональлек таләп ителә. Тикмәгә генә, чын музыкант булу өчен, 20 елга якын укымыйлар. Ә менә академик музыка белән танышу өчен, музыкаль белемле булу мәҗбүри түгел. Моның өчен классиканы тыңлый башларга гына кирәк. Күбрәк тыңлаган саен, ул күңелгә якыная, хәтердә кала башлый. Кайсы чорның музыкасын тыңласаң да, мәгънәсен эзләргә кирәк. Һәр композитор, үзе иҗат иткән музыка аша, тыңлаучыга фикерен җиткерергә тели. Опера яисә балет булса, әлбәттә, җиңелрәк. Чөнки алдан ук әсәрнең либреттосы белән таныша аласың. Бу музыканы кабул итүдә зур ярдәм итә. Ә инде симфония жанрындагы музыка тыңлаганда рәхәтләнеп хыял дөньясына чумып ял итәргә мөмкин. Шуңа да, танылган язучы И.Тургенев, музыкага югары бәя биреп, аны: «Акылның искиткеч тавыш аша галәмгә ашуы», - дип бәяләмәгәндер инде.
Бүгенге көндә академик музыка яңгырый торган концертлар еш була. Аларны тыңлар өчен төзелгән биналарыбыз да аз түгел. С.Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залы, М.Җәлил исемендәге татар дәүләт опера һәм балет академия театры, Г.Тукай исеменләге татар дәүләт филармониясенең концертлар залында төрле фестивальләр, кичәләр еш үтә. Классик музыканы тыңларга теләсәгез, И.Әүһәдиев исемендәге музыка көллиятенә һәм Н.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенә дә килә аласыз.
Классик музыка концертларына, һичшиксез, һәркемгә йөрергә кирәк. Немец философы Фридрих Ницше тикмәгә генә: «Музыка булмаса - яшәү мәгънәсез», - дип әйтмәгәндер. Музыканың милләте юк, ул һәркем өчен дә ачык сәнгать. Димәк, классик музыканы тыңлаганда бернинди киртәләр дә булырга мөмкин түгел. Ә инде классиканың кешегә, аның эчке дөньясына, сәламәтлегенә файдасы турында язып тору кирәкмидер, мөгаен. Гомумән, югары сәнгать кичәләренә йөрүне традициягә әйләндерергә тырышыйк. Матур кичке күлмәк кию, зыялылар белән бер дулкында булу, профессиональ музыка тыңлап зәвыкны күтәрү беребезгә дә комачауламый. Классик концерт гадәттә 3 сәгать кенә бара. Ә ул кичтә алган тәэсирләр күңелләребездә бик озак сакланачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading