16+

76 мең пенсионер түләүсез компьютер курслары узган

Татарстанда компьютерда эшләү осталыгы буенча пенсионерлар арасында IT-Олимпиадалар үткәрү матур традициягә әверелгән. 2012 елдагы беренче бәйгедә шәһәрләрдәге һәм районнардагы сайлап алу турларында 15 меңгә якын кеше катнашкан. Казанда быелның 24-25 августында Россия IT-Олимпиадасы узачак.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республикада электрон технологияләрне кулланышка кертүгә нык игътибар бирә. Россиядә дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрне электрон рәвештә күрсәтү, шулай ук «Ачык Татарстан», «Халык контроле» кебек электрон сервислар беренчеләрдән булып, безнең республикада барлыкка килде. Ләкин, болар белән эшли дә белергә кирәк бит. Шуны күздә тотып, 2007 елдан пенсионерлар өчен «Интернет - озын гомер» («Интернет-долголетие») һәм «Өченче яшь университеты» («Университет третьего возраста») социаль проектлары гамәлгә ашырыла башланды. Республиканың хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Клара Таҗетдинова әйткәнчә, өлкән яшьтәге 76 мең кеше түләүсез компьютер курслары узган, әлеге программа 2030 елга кадәр дәвам итәчәк.

Пенсионерлар өчен 72 сәгатьлек компьютер курслары ел саен сентябрь, гыйнвар һәм февраль айларында оештырыла. Курсларда катнашырга исәпләгән очракта, Россия Пенсия фондының шәһәрләрдәге һәм районнардагы бүлекчәләренә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Шәһәрләрдәге һәм районнардагы мәшгульлек үзәкләре дә уку төркемнәре туплый.

Фото: itpark-kazan.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading