16+

Алтын куллы осталар “оясы”

Казан халык сәнгате һөнәрчелеге техникумы саллы юбилеен – 60 еллыгын бәйрәм итте.

Алтын куллы осталар “оясы”

Казан халык сәнгате һөнәрчелеге техникумы саллы юбилеен – 60 еллыгын бәйрәм итте.

“Әкият” балалар мәдәният үзәгендәге тантаналы чарага кунаклар залны тутырып килгән иде. Котлау сүзләрен ирештерергә сәхнәгә күтәрелгән рәсми затларның, мәртәбәле кунакларның саны уку йортының югары хөрмәткә ия булуын ачык чагылдырды. Тәмле сүзләр, бәйләм-бәйләм чәчәкләр, төрле дәрәҗәдәге бүләкләр, алкышлар – өч сәгатькә якын дәвам иткән бәйрәмдә мулдан булды.

Төрле иҗат коллективларының, артистларның чыгышлары чарага ямь өстәде.

 “Әкият” үзәгенең фойесында ук кул эшләре осталарының бәйрәме икәне ачык чагылыш тапкан иде. Халык һөнәрчелеге традицияләрен дәвам итүчеләрнең күз явын алырлык эшләнмәләре– алка-беләзекләр, муенсалар, букчалар, бирнә сандыклары, күн мозаикасы үрнәкләре яныннан сокланмыйча үткән кеше булмагандыр. Никадәр матурлык һәм зәвыкъ аларда! Шул ук вакытта аларның һәркайсы үз эчендә бик тә нечкә, четерекле хезмәтне, зур түземлек һәм тырышлыкны берләштерүен аңлыйсың.  

Татарстан уникаль тарихи-мәдәни мирас байлыгын саклап кала алган төбәкләрнең берсе. Милли декоратив гамәли сәнгатьне һәм һөнәрчелекне үстерүдә гаять зур рольне Казан халык сәнгате һөнәрчелеге техникумы уйный. Уку йорты инде күп еллар бөртекләп-бөртекләп төрле юнәлешләрдә кул эшенә оста һөнәр ияләрен үстерә. Бүгенге көндә техникумда 343 кеше укый, ә барлыгы, 1963 елдан башлап, уку йорты якынча 12 мең алтын куллы белгеч әзерләп чыгарган. Болар - ювелирлар, тегүчеләр, рәссамнар, кисүчеләр һәм башка декоратив-гамәли сәнгать осталары.

- Татарстан Рәисе, Мәдәният министрлыгы һәм Мәгариф министрлыгы ярдәме белән безнең техникум иң заманча җайланмалар белән җиһазландырылган. Бу безгә Россия һәм дөнья күләмендәге 90 чемпионны әзерләргә мөмкинлек бирде. Уку йорты бүген халыкара масштабтагы витрина. Техникум декоратив-гамәли сәнгатьне һәм халык һөнәрчелеген саклауга зур өлеш кертә. Киләчәк буыннарга үз белемнәрен тапшырган очталарыбыз һәм педагогларыбыз ярдәме белән без уңышка ирештек һәм ирешәчәкбез. Без алга таба да иң югары нәтиҗәләргә ирешү, уңыш яулау, республикабызны квалификацияле кадрлары белән тәэмин итү өчен бөтен көчебезне куячакбыз, - диде уку йорты директоры Раушания Сәүбәнова.

Татарстан мәдәният министры вазыйфаларын башкаручы Юлия Әдһәмова техникумның уңышлары әле алда дип ышанычын белдерде. Аның сүзләренчә моның өчен уку йортының ныклы нигезе бар.
- Рөстәм Нургалиевич ярдәме белән техникумның бинасы төзекләндерелде,  югары квалификацияле педагоглары, техникумның данын үстерүче укучылары бар. Бүген техникумда 343студент белем ала. Иртәгә алар үз хезмәте белән безнең халык һөнәрчелеген үстерәчәк, аны бөтен дөнья казанышы итәчәк. Бүген ресурс үзәк базасында күпсанлы инновацияле технологияләр гамәлгә кертелә, алга таба алар башкалар тарафыннан да кулланыла башлый. Бүгенге көндә техникумның WorldSkills хәрәкәтендә уңышлары бар – 30 укучысы алтын медаль иясе булды. Шулай ук Сез Абилимпикс хәрәкәтен хуплыйсыз, Татарстанның тигез мөмкинлекләр мәйданы икәнен дәлиллисез. Без Казан халык сәнгате һөнәрчелеге техникумының Татарстан Республикасының чын бренды икәнен аңлыйбыз, шуңа күрә сезнең бар башлангычларыгызны хупларга әзербез, - диде Юлия Әдһәмова. 

Сәхнәгә котлау сүзләрен ирештерергә бер-бер артлы Татарстан мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Поминов, Татарстан Республикасында эшкуарларның хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Фәрид Габделганиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният һәм фән комитеты рәисе урынбасары Людмила Рыбакова, Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты рәисе Данис Шакиров һәм башка бик күпләр күтәрелде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading