16+

Ташлы Елга авылында башлангыч мәктәпне япканнар. Нишләргә?

Кукмара районы Ташлы Елга авылында башлангыч мәктәпне япканнар. Яңа уку елында балаларыгыз күрше авылга барып белем алырга тиеш булачак, дип ата-аналарга игълан иткәннәр.

Районның мәгариф идарәсендә 1965 елда төзелгән бина замана таләпләренә, террорчылыкка каршы һәм куркынычсызлык кагыйдәләренә туры килми дип, белдерделәр. Өстәвенә мәктәп укучыларының саны да аз. Казанның 175нче гимназиясендәге атыштан соң, районның ведомствора комиссиясе тикшерү уздырган, аның нәтиҗәсендә 15 мәктәпнең эшчәнлеген туктаткан. Әти-әниләр нишләргә белми, чөнки күрше авылга укырга бару өчен балаларны иртәнге 5тә уятасы була. Мәгариф идарәсе исә автобус белән тәэмин итәргә вәгъдә биргән. Шулай да, район хакимияте Ташлы Елгада яңа мәктәп бинасы төзеләчәк дип вәгьдә итә.

Рәсим Хаҗиевның бу хактагы "Шәһри Казан"ның киләсе атнада чыгачак чәршәмбе санында укырга мөмкин булачак. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading