16+

Бакчаларда акыллыбашлар әзерләячәкләр

2016 елга республикада 3 яшьтән 7 яшькәчә барлык балалар да бакчаларга урнаштырылып бетерелергә тиеш. Шул максаттан республикада яңа мәктәпкәчә учреждениеләр сафка баса. «Бәләкәч» программасы нигезендә генә дә быел 56 яңа балалар бакчасы төзелеп, 10415 балага урын булган. Инде 2015 елда ук тагын 10180 сабый бакчага йөри башларга тиеш, чөнки 73...

Бакчаларда акыллыбашлар әзерләячәкләр

2016 елга республикада 3 яшьтән 7 яшькәчә барлык балалар да бакчаларга урнаштырылып бетерелергә тиеш. Шул максаттан республикада яңа мәктәпкәчә учреждениеләр сафка баса. «Бәләкәч» программасы нигезендә генә дә быел 56 яңа балалар бакчасы төзелеп, 10415 балага урын булган. Инде 2015 елда ук тагын 10180 сабый бакчага йөри башларга тиеш, чөнки 73...

Татарстанның мәгариф һәм фән министры урынбасары Илдар Мөхәммәтов, республикада бакчага барырга 3 яшьтән алып 7 яшькә кадәрге 2 951 бала чиратта тора, дип белдерде. Ә 1,5 яшьтән 7 яшькә кадәрге балаларны карасаң, алар саны 44 меңгә якын.

- Безнең максат - 3-7 яшьлек балаларны урнаштыру. Әгәр эш төзелгән «Юл картасы» нигезендә алып барылса, без куелган максат-бурычларыбызга ирешәчәкбез, - дип ышандырды ул.

Төзеп кенә калмыйлар, балаларны тәрбияләү сис­темасы да үзгәреш кичерә. 52 балалар бакчасында пилот-проект тормышка ашырыла башлый. Алар күпфункцияле уен җиһазлары, суперзаманча уен конструкцияләре, интерактив җиһазлар белән тәэмин ителергә тиеш. Шулай ук балаларны бакчадан ук робототехника серләренә өйрәтергә җыеналар. Мәктәпләрдә исә робототехника технология дәресендә дәвам итәчәк. Әти-әниләр борчылмасын, робототехника кертелгән бакчаларда моның өчен өстәмә бер тиен дә алынмаячак.

Илдар Мөхәммәтов кат-кат ассызыклады: хәзер балалар бакчасы әти-әни эштә булган вакытта балаларны ашату, уйнату һәм йоклату урыны гына түгел. Хәзер инде бу билгеле бер күләмдә белем алу, мәктәпкә әзерләү урыны да. Тәрбиячеләргә кытлык булмаса да, аларның квалификацияләрен үстерү юнәлешендә эшләячәкбез дип белдерде. Шул максаттан, 2014 елда биш мең тәрбияче квалификациясен арттырган. Ә «Ана теле» проекты буенча алты меңгә якын урыс телле укытучылар татар теле дәресләрен өйрәнгән.

2015 елның 1 гыйнвареннән республикабыздагы барлык балалар бакчасына да 12 процентка түләү арта. Бүген 3-7 яшьтәге балаларны 10,5 сәгатьлек төркемгә йөртү өчен ата-ана 2283 сум түли. Киләсе елга чыгымнар якынча 280 сумга артачак. Керемнәре 20 меңнән дә ким булган гаиләләргә республика субсидиясе киләсе елга да сакланачак. Ата-аналар шулай ук федераль компенсация алырга да хокуклы. Табышы нинди булуга карамастан, һәр гаиләгә беренче бала өчен - 20, икенче балага - 50, өченчесенә - 70 процент компенсация тиеш.

- 1 гыйнвардән балалар бакчасына түләү өчен компенсация алырга хокуклы гражданнарны яңадан терки башлаячакбыз, - диде республиканың хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Наталья Бутаева. - Әлеге компенсацияне алу өчен ата-ана гариза язарга, туу турында таныклык, банк счеты номеры һәм балалар бакчасы белән килешүне тәкъдим итәргә генә тиеш. Бу айда балалар бакчаларында ата-аналар җыелышлары уздырыла, анда социаль яклау хезмәткәрләр дә катнашып, барысын да аңлаталар.

Бүген балалары мәктәпкәчә учрежденияләрдә тәрбияләнгән ата-аналарның 70 проценты компенсация алуга гариза баргән. Димәк, республиканың һәр өченче гаиләсе компенсация ала. Сүз уңаеннан, сентябрь аенда узган соңгы теркәүдән соң компенсация алучы гаиләләрнең саны кимүе ачыкланган.

Сүзен-сүзгә
Энгель Фәттахов, Татарстанның премьер-министр урынбасары - мәгариф һәм фән министры
- Балалар бакчасына түләү арту мәктәпкәчә белем бирү системасы каршында да бурычлар куелу, шул исәптән балалар бакчаларының материаль-техник базасын ныгыту, белем бирү эчтәлеген көчәйтү белән бәйле. Элек мәктәпкәчә белем бирүгә зур игътибар бирелми иде. Яңа закон буенча, мәктәпкә белем гомуми белемнең беренче баскычы булып тора.

2014 елда балалар бакчалары төзелешенә 6,7 миллиард сум акча тотылачак, аның дүрт миллиарды республика бюджетыннан, калганы - федераль акчалар. Татарстан Президенты ярдәме белән, балалар бакчаларын мультимедияле җиһаз белән тәэмин итү өчен 200 миллион сум акча бүленеп бирелде.



Балалар бакчасында бер баланы тәрбияләү елына 80 мең сумга төшә.

Балалар бакчалары тәрбия генә түгел, белем дә бирергә тиеш. («Балакай» балалар бакчасы. Фото: Дамир Бәдриев)

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading