16+

Баладан билге алулар хакындагы сорауларны иң соңга калдырыгыз

Яңа уку елы башланып китте. Озак яллардан соң уку процессына кереп китү бөтен балага да җиңел генә бирелми.

Баладан билге алулар хакындагы сорауларны иң соңга калдырыгыз

Яңа уку елы башланып китте. Озак яллардан соң уку процессына кереп китү бөтен балага да җиңел генә бирелми.

Әти-әниләрнең бурычы – нарасыена кулыннан килгәнчә ярдәм итү. Балалар һәм гаиләләр белән 20 елдан артык эшләүче психолог Миләүшә Хәйретдинова үз киңәшләрен бирде:

- Яшенә, холкына, нерв системасы тотрыклыгына карап, төрле бала уку процессына төрлечә кереп китә. Кече яшьтәге мәктәп укучылары яңа шартларга озаграк күнә, өлкәнрәкләр барысын да җиңелрәк кабул итә. Әмма бала ничә генә яшьтә булса да, аны ашыктырыга, беренче атналардан ук ниндидер югары нәтиҗәләр, гел яхшы билгеләр генә таләп итәргә ярамый. Балага вакыт бирегез.

- Беренче вакытта бала еш кына уку кирәк-яракларын онытырга мөмкин. Игътибарсызлыгы өчен сүгәргә ашыкмагыз. Ул үзе дә моның өчен борчыла, шуңа күрә аны, киресенчә, тынычландырырга кирәк. Нәрсәне дә булса оныту һәркемгә хас, моның бернинди зыяны юк икәнен аңлатыгыз. Мәктәпкә җыенганда теге яки бу әйберне алырга кирәклеген үзегез исенә төшерегез.

- “Мин сиңа ничек ярдәм итә алам?” дип ешрак сорагыз. Бу балага тынычланырга, киеренкелектән котылырга ярдәм итәчәк. Баш мие шулай корылган ки, стресс халәтендә уку процессына кереп китү авырлаша. Курку хисе барлык танып белү процессларын – игътибарлык, хәтер, фикерләү сәләтен акрынайта. 

- Йөкләнешне акрынлап арттырырга кирәк. Ниндидер секцияләр, түгәрәкләр, репетиторларны кичектереп торыгыз. Боларның барысын да бала мәктәп тормышына, көн җәдвәленә күнеккәч кертеп җибәрү яхшырак.

- Бала өчен гаилә – иң төп ресурс. Шуңа күрә өй аның өчен тынычлык урыны булырга тиеш. Мәктәптән кайтып кергәч, ул үзен иркен, уңайлы хис итәргә тиеш. Әти-әнигә, беренче чиратта, баланың мәктәптәге көне ничек узуы, кызыклы һәм күңелсез очраклары турында сораштырырга киңәш итәр идем. Бала теләктәшлек, хуплау сүзләрен даими ишетеп торырга тиеш. Ә нинди билге алулар хакындагы сорауларны иң соңга калдырыгыз.  

- Бала тыныч булсын өчен ата-ана да тыныч булырга тиеш. Әгәр дә олы кеше борчыла икән, бу халәт балага да күчә. Баланы алдан ук авырлыклар белән куркытмагыз, ул барысын да булдырачагын ассызыклагыз. Аны ешрак мактагыз, көчле якларына акцент ясагыз.


 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading