16+

«Балалар бакчасында иҗади үсеш мөмкинлекләре күп»

Төньяк Осетия-Аланиядә һәм Карачаево-Черкесиядә илнең иң көчле туган тел укытучылары көч сынашты.

«Балалар бакчасында иҗади үсеш мөмкинлекләре күп»

Төньяк Осетия-Аланиядә һәм Карачаево-Черкесиядә илнең иң көчле туган тел укытучылары көч сынашты.

Татарстаннан Айсылу Лотфуллина “Иң яхшы туган тел һәм әдәбият укытучысы” бәйгесендә тәрбиячеләр арасында абсолют җиңүче исеменә лаек булды. Ул Казанда 41нче гомумбелем бирү оешмасының мәктәпкәчә төркемнәрендә укыта. Балаларда туган телгә мәхәббәт уяту һәм бәйгедә җиңүгә ирешү серләре турында без укытучының үзеннән сорашырга булдык.

Айсылу Лотфуллина тумышы белән Арча районы Яңа Кенәр авылыннан. Әтисе дә, әнисе дә 35 ел педагогик стажга ия тәрбиячеләр, белемнәре буенча югары белемле педагоглар. Яңа Кенәр коррекцион-интернат мәктәбендә тәрбияче булып эшләгәннәр. Хәзерге вакытта алар лаеклы ялда. Шуңа күрә Айсылуның тәрбияче һөнәрен сайлавы бер дә очраклы түгел. Бу өлкә аңа нәни чагыннан ук бик яхшы таныш, әлеге эшкә ул кечкенәдән күңеле белән тартыла. Татар теле укытучысы Гөлнар Гайнуллина исә туган телгә яратуны сеңдерә. Балалар белән эшләү юнәлешен сайлаганда шуның йогынтысы зур булган. 

Айсылу Лотфуллина Татар дәүләт педагогика университетының татар филологиясе факультетын тәмамлаган. Хәзерге вакытта ул – тәҗрибәле белгеч, сайлаган юлыннан менә инде 12 ел атлый.

– Университетны тәмамлауга өч еллап мәктәптә эшләдем, аннары балалар бакчасында тәрбияче булып хезмәт куйдым, соңгы 6 елда мәктәпкәчә яшьтәге балаларга татар теле өйрәтәм. Уеннар аша тел үзләштерүне кызыклы итәргә тырышам. Балалар бакчасында эшләү аеруча ошый, чөнки биредә иҗади үсеш мөмкинлекләре күп. Ирек яратучы, яңалыкка омтылучы шәхес буларак, бу минем өчен бик мөһим. 

«Иң яхшы туган тел һәм әдәбият укытучысы» бәйгесенең илкүләм этабына эләккәнче, Айсылу Лотфуллинага озын һәм шактый катлаулы юл кичәргә туры килгән. Узган елның ноябреннән ул көндәшлек рухында яши. Аңа башта район, шәһәр, республика этапларында укытучы буларак осталыгын, зирәклеген, тел өйрәтүдәге алымнарының нәтиҗәлелеген расларга туры килгән. Татарстан данын илкүләм дәрәҗәдә яклау исә тагын да зур җаваплылык өстәгән. Бу этапка ул җәй буе әзерләнә.

– Төп игътибарны профессиональ яктан үсешемә бирдем. Яңа алымнар белән таныштым, ораторлык осталыгы дәресләренә йөрдем. Тырышлык бушка үтмәде, Россия күләмендә җинү яуладым. Әлбәттә, бу җиңүне остаз-методистларның ярдәменнән башка күз алдына китереп булмый. Гөлназ Бәдриева һәм Марина Михеева миңа зур ярдәм күрсәтте. Аларга чиксез рәхмәтлемен, – ди Айсылу Лотфуллина. 

Сынауларга килгәндә, иң дулкынландырганы - педагогик эшчәнлек күрсәтү булган. Конкурсантларга осетин балаларына татар телен өйрәтү, телгә кызыксыну уяту бурычлары куелган. Бу бик үк җиңел булмаса да, Татарстан укытучысы балалар белән уртак тел таба алган, максатларына ирешкән. Тәрбия дәресе, осталык дәресләрендә дә сынатмаган. Ләкин беренче урын яулавына ул һаман да ышанып бетә алмый. 

– Балаларга тел өйрәтүдә, аеруча мәктәпкәчә яшьтәге нәниләр турында сүз барганда, иң мөҺиме – аларны кызыксындыру, мотивация уяту, эшчәнлекне мавыктыргыч итеп оештыра белү. Шуңа күрә балалар артыннан «бару» отышлы булачак. Моны исәпкә алып, күрсәтмә модельләштерү алымына нигезләнеп, үземнең «Рәсемле сүзләр» дидактик әсбабымны булдырдым. Балалар белән рәсемнәргә сүзләр «беркетеп», кодлаштырылган рәсемнәр аша диалог һәм монолог төзибез. Бу – балалар өчен кызыклы, иҗади процесс, ә минем өчен нәтиҗәле алым. Замана баласына яраклаштырып алымнарны яңартып тору, гел эзләнүдә булу балаларның кызыксынуын саклап калуда ярдәм итә. Әлбәттә, әти-әниләр, төркем тәрбиячеләре белән дә тыгыз элемтәдә эшләү мөһим. Чөнки бары тик бердәм булып бергә булып эшләү генә уңай нәтиҗәләр бирә, – дип уңышлы эш серләре белән уртаклашты укытучы. 



 

Язмага реакция белдерегез

5

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading