16+

БДИ өчен кайсы фәнне сайларга - физикамы, лирикамы?

Бердәм дәүләт имтиханнарын вакытыннан алда тапшыручыларга ике-өч атна гына калып бара. БДИның төп көненә әзерләнү өчен вакыт әле җитәрлек кебек.  Быел имтиханнарда нинди үзгәрешләр көтелә? Имтиханнарга ничек әзерләнергә – сүзебез шул хакта.

БДИ өчен кайсы фәнне сайларга - физикамы, лирикамы?

Бердәм дәүләт имтиханнарын вакытыннан алда тапшыручыларга ике-өч атна гына калып бара. БДИның төп көненә әзерләнү өчен вакыт әле җитәрлек кебек.  Быел имтиханнарда нинди үзгәрешләр көтелә? Имтиханнарга ничек әзерләнергә – сүзебез шул хакта.

Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте башлыгы Анзор Музаев сүзләренә караганда, Украинадагы вазгыятькә бәйле рәвештә, Россиядә БДИны гамәлдән чыгару турында сүз юк. “Без инде субъектлар белән эшлибез, кризиска каршы чаралар күрәбез. Әлегә имтиханны үткәрә алачакбыз дип уйлыйбыз. Нинди генә яңа чикләүләр кертелмәсен, бу безнең өчен җитди киртә булмаячак”, – дип белдерә ул.

Биология һәм физикага әзерләнәбез

Хәтерләсәгез, барлык фәннәр буенча да БДИның имтихан материаллары яңартылды. Хәзер укучыларның белемнәрен практикада куллана белүе дә тикшереләчәк. Биология буенча үзгәрешләр күп түгел. 2022 елда имтихан эшенә шундый биремнәр кертеләчәк. Алар тикшеренү осталыкларын һәм күнекмәләрне үтәүгә юнәлгән. Мәсәлән, укучыларның экспериментны ничек планлаштыруы, аның нәтиҗәләрен фаразлавы, нәтиҗә ясый алуы анализланачак. Биремнәрдә схемалар, рәсемнәр, модельләр күп булачак.

Имтихан эшендә биремнәр саны үзгәрмәде: алар элеккечә үк – 28. Вакыты да шул ук: 2021 елдагы кебек үк, эшне башкару өчен 3 сәгать 55 минут бирелә. Биологиядән имтиханны вакытыннан алда – 7 апрельдә, ә төп чорда – 14 июньдә тапшыра алалар.

Физикадан исә  быел биремнәр саны үзгәрде. Хәзер алар – 30. Шул исәптән 19ы база дәрәҗәсендә, 7 – югары һәм 4се тагын да югарырак дәрәҗәдәге биремнәр. Имтиханга бирелгән вакыт элеккечә – 235 минут (3 сәгать 55 минут) калды. Физикадан БДИның контроль материалларында быел яңа биремнәр барлыкка килде. Имтихан эшенең икенче өлешендә молекуляр физика, механика, квант физика, электродинамика, оптика буенча биремнәр булачак. Быел астрономия һәм астрофизика буенча биремнәр булмаячак. Аның каравы 30нчы бирем булачак, аның өчен 4 балл алырга мөмкин. Ул тулысынча механикага багышланачак. Моннан тыш, биремдә кулланылган физик законнарны күрсәтергә, аларны аңлатырга да кирәк.

Җәмгыять белемен сайлаучылар күбрәк
Берничә ел җәмгыять белеме сайлап ала торган имтиханнардан иң популяры булып кала. Ел да аны тапшырырга теләүчеләр саны артып бара. 2022 елда җәмгыять белеме буенча БДИга 333 меңнән артык гариза бирелгән. Бу узган ел белән чагыштырганда 26 меңгә күбрәк!
Җәмгыять белеме буенча БДИ бик күп белгечлекләргә – юриспруденция һәм икътисадтан алып лингвистика һәм политология юнәлешләре буенча укырга керү өчен кирәк. Шул ук вакытта кемдер бу фән буенча имтиханнарны тапшыру җиңелрәк дип уйлый. Тик җәмгыять белеме буенча БДИ алай ук уңайлы түгел. 2021 елда аны 20 процентка якын укучыларның тапшыра алмавы да билгеле. Сүз уңаеннан, җәмгыять белеме буенча БДИны 7 апрельдә – вакытыннан алда, ә төп чорда – 9 июньдә тапшырачаклар.

Гомумән алганда, имтиханга әзерлек барышында нәрсәгә игътибар итәргә? Мәсәлән, җәмгыять белеме буенча закон чыгару һәм башкарма хакимият эшендәге аермалар, вәкаләтләрне федераль һәм муниципаль хакимиятләр арасында бүленешне белергә кирәк. Конституциянең кайбер пунктларын аңлату буенча да белем таләп ителәчәк. Шуңа күрә контроль-үлчәү материалларының икенче өлешендә Россия Конституциясе буенча җаваплы 23нче номерлы бирем барлыкка килде. Вакытны югалтмыйча, төп законның тиешле матдәләрне күрсәтергә кирәк булачак. 2022 елгы имтихан эшеннән бер-берсен кабатлый торган биремнәрнең бер өлеше төшереп калдырылган. Имтихан вакыты киметелгән. Хәзер аны 3 сәгать 30 минут язачаклар. Узган ел моның өчен 25 минутка күбрәк вакыт бирелгән иде. Аның каравы, җәмгыять белемен сайлаганнар быел инша язмаячак. Менә шундыйрак хәлләр.

Фото архивтан

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading