Мәктәптә нормаль укыган бала имтиханны бирми калмас, ди белгечләр.
Әти-әниләр БДИ системасы аша узмаган һәм шуңа да балаларның үзләренә караганда да ныграк борчыла.
Яратуны тойсын
Бөтен тормышыгыз шул имтихан нәтиҗәсенә бәйле дигән гыйбарәне балага “тукып” торырга кирәкми, ди белгечләр.
– Балаларга төрле яклап басым ясала. Бер яктан балаларның билгеләре мәктәп рейтингына йогынты ясый, шуңа да укытучылар “боргалый”. Икенче яктан, балам уку йортына керә алмас, дип, әти-әниләр кирәксә-кирәкмәсә дә борчыла. Шуңа да беренче киңәш: баланы тынычлыкта калдырыгыз. Балагыз тормышында яңа этап башлануын ул үзе дә аңлый, ышаныгыз, – ди психология фәннәре докторы, профессор Илья Слободчиков.
Белгеч фикеренчә, БДИ бирүче балага ике фикерне сеңдерергә кирәк. Беренчедән, имтиханда югары баллар җыймау – ул бала миңгерәү дигән сүз түгел. Система шулай корылган ки, аның ярдәмендә баланың реаль белемен ачыклау мөмкин түгел. Бу күбрәк стресска чыдамлылыкны тикшерү. Икенчедән, имтихан ул – тормыш дәресе. Чөнки тормыш кайчагында рәхимсез, урыны белән авыр һәм гел бәйрәмнән генә тормый. “Баласы БДИдан 100 балл җыйган әти-әни генә яхшы булмый, иң мөһиме – бала шат булсын һәм үзен яратуларын тойсын”, – дип искәртә психолог.
Берсе булмаса, берсе
– Әгәр дә беренче имтихан уңышлы булмаса, төшенкелеккә бирелергә кирәкми. Кайвакыт бала үзенә ышана һәм югары балл җыячакмын дип уйлый. Әмма киресенчә килеп чыга. Үзеңне кулга алып, алга таба көрәшергә кирәк. Минем практикада шундый хәл булды. Бер кыз рус әдәбиятыннан кимендә 90 балл җыярга тиеш иде, әмма 60ны гына алды. Бик озак елады, бераз авырды да. Әмма үзен кулга алып, рус теленнән 98 балл җыйды, чит телне дә яхшы билгегә тапшырды. Мәскәү Дәүләт университетына укырга керде, – ди филолог, рус теле һәм әдәбияты укытучысы Оксана Ласковская.
Укытучы сүзләренчә, әзер җаваплар сату турындагы игъланнарны читләтеп үтү хәерле.
– Вариантлар сәгать пояслары һәм округлар буенча бүленгән. Ерак Көнчыгышта булган эшләр Калининградта да булмаячак. Имтихан җаваплары читкә чыгу очраклары инде ун елдан артык күзәтелми. Моңа вакытыгызны да, нерваларыгызны да, акчагызны да әрәм итмәгез. Аңлыйм, әти-әниләр балаларына ярдәм итәргә тели. Әмма бу андый очрак түгел, – ди мөгаллимә.
Аның сүзләренчә, рус теленнән имтихан бик яхшы структуралашкан. Хәтта имтиханга берничә көн кала да ФИПИның рәсми җыентыклары буенча шөгыльләнү ярдәм итәчәк икән.
– Әгәр дә хаталар ясыйм дип уйлыйсыз икән, биремнәрне акрын гына, җентекләп укыгыз. Рус теле буенча 8нче һәм 26нчы биремнәр күп балл туплау мөмкинлеге бирә. Шуңа да аларны мөмкин кадәр дөрес эшләү ягын карагыз, – ди белгеч.
Атласны өйрәнегез
“Классная тема!” бәйгесе призеры, “Ел укытучысы-2019” бәйгесе финалисты Павел Красновид географиядән БДИ бирүчеләр өчен иң мөһиме атласны яхшылап өйрәнергә кирәк, ди.
– Атлас – географиядә төп инструмент һәм рәсми шпаргалка. Әйтик, шикәр чөгендерен һәм көнбагышны кайсы төбәкләрдә үстереп була дигән сорауга җавап бирер өчен туфраклар картасын административ карта белән тәңгәлләштерә белергә кирәк. Карта белән эшли ала торган бала имтиханны бирми калмаячак, – дип киңәш бирә укытучы.
Даталарны – парлап
Тарих буенча репетитор Дарья Любимова мөһим даталарны һәм шәхесләрне видеолар аша истә калдырырга тәкъдим итә. Шулай ук даталарны парлап истә калдыру җайлы, ди ул. Мисал өчен, Земский соборның беренче җыены 1549 ел – унбиш тә кырык тугыз.
Тестның күп өлеше Бөек Ватан сугышы чорына багышланган. Шуңа да әлеге теманы ныклап өйрәнергә кирәк, ди мөгаллимә.
– Тарихны сериал кебек истә калдыру яхшы. Биредә сюжет сезоннардагы кебек бәйле. Бер персонаж яисә вакыйга төшеп калса, җеп очы шунда ук югалачак. Әмма бу кыска гына сериал түгел, ә чып-чып “Игра престолов”, – ди Дарья.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар