16+

БДИны бетерергә, укытучыга хөрмәтне кайтарырга!

КПРФ фракциясе “Мәгариф турында”гы яңа закон проектын әзерләгән.

БДИны бетерергә, укытучыга хөрмәтне кайтарырга!

КПРФ фракциясе “Мәгариф турында”гы яңа закон проектын әзерләгән.

Замана “Мәгариф турында”гы канунны өлешчә булса да үзгәртүне таләп итә, дип саный КПРФ фракциясе вәкилләре.  Белем бирү тармагының елдан-ел күбрәк түләүлегә таба авышуы, балаларга ышанмыйча, аларның дистәләгән камера астында Бердәм дәүләт имтиханы тапшырырга мәҗбүр ителүе, укытучыларның тормыш итәргә җитәрлек акча алу өчен 1,5-2,5 ставкага эшләргә мәҗбүр булуы – боларга карата ризасызлык белдереп, депутатлар яңа закон проектын әзерләгән. Совет белем бирү системасының иң яхшы традицияләрен нигезгә алган документ инде тулысынча әзер. Бу хакта Татарстан Дәүләт советында КПРФ фракциясенең җитәкчесе Хафиз Миргалимов хәбәр итте. 

-    Бу канун илебезнең үсешенә бик зур этәргеч бирәчәк. Ул совет чорындагы “Мәгариф” законының төп фундаментын алып, булган уңай үзгәрешләрне кертеп әзерләнде. Укытучы абруен, аның хезмәт хакын күтәрергә, эш шартларын яхшыртырга кирәк. Бүген мөгаллимнәр 1,5-2,5 ставкада эшләргә мәҗбүр, үзенә, гаиләсенә бик аз вакыты кала, - ди Хафиз Миргалимов.

Ул, Совет чорын мисалга китереп, бу вакытта укытучының хезмәт хакы уртача 140 сум булуын әйтте. 1984 елда мөгаллимнең хезмәт хакы 310 сумга җитә, завод инженерлары ул елларда 230 сум алган. Бу чорда мәгариф өлкәсе хезмәткәрләренә бушлай фатирлар, күпсанлы ташламалар, “подъемныйлар” булуын да искә алды ул. Хәзер исә хезмәт хакының түбән булуы аркасында  бу тармакта кадрлар кытлыгы, аларның алмашып торуы күзәтелә. Системаны үзгәртергә кирәк, ди ул.

Шулай ук КПРФ вәкилләре Бердәм дәүләт имтиханына кискен каршы булуына, аннан баш тартырга кирәклегенә басым ясады. Дәүләт Советы депутаты Фәдбир Сафин сүзләренчә, чыгарылыш сыйныфларда белем алган укучыларның әти-әниләре репетиторларга дистәләгән мең акча сарыф итәргә мәҗбүр, шунсыз институтка керә алмыйлар.

-    Укытучы 11 ел буе баланы укыта икән, бала мәктәп программасы буенча имтихан тапшырып, югары уку йортына керә алырга тиеш. Бердәм дәүләт имтиханы исә ул – шлагбаум, нәрсә өчен кирәктер ул, аңлап бетереп булмый, - ди Фәдбир Сафин. 

Хафиз Миргалимов та аны куәтләп, бердәм дәүләт имтиханының балаларга ышанмау, аларны металл рамкалары аша тикшереп кертеп, камералар күзәтүендә имтиханнар тапшырырга мәҗбүр итүнең бер дә дөрес хәл булмавын әйтте.

Моннан тыш, коммунистлар партиясенең тәрбияви мәсьәләләргә, балаларны патриотлык рухында үстерүгә зур игътибар бирүен беләбез. Хафиз Миргалимов гаилә, балалар бакчасы, мәктәп, югары уку йортлары бу мәсьәләдә бердәм булып эшләгәндә генә уңышка ирешергә мөмкин дип саный. Матди кыйммәтләрнең рухи кыйммәтләрдән өстен чыгуына борчыла ул. Совет системасының патриотлык рухында тәрбияләү алымнарын кире кайтару гына вәзгыятьне үзгәртә алуын әйтте. 
      

Язмага реакция белдерегез

1

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading