16+

БДИны быел бирмичә калып булмый

Бердәм дәүләт имтиханы (БДИ)ны яратучыларга караганда, яратмаучылар күбрәк булды бугай. Һәрхәлдә, озак еллар дәвамында бу төр  чыгарылыш имтиханнары турында фикерләр төрле булды.  Тик киләчәктә БДИның бетү ихтималы да бар. Әмма быел БДИны бирмичә калып булмый. Аны мәктәпне тәмамлаучы һәрбер укучы тапшырачак. Татарстан Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин Министрлар Кабинетында узган брифинг вакытында басым ясап әйткәнчә, имтихан вакытында иң беренче әти-әниләрне тынычландырырга кирәк. 

БДИны быел бирмичә калып булмый

Бердәм дәүләт имтиханы (БДИ)ны яратучыларга караганда, яратмаучылар күбрәк булды бугай. Һәрхәлдә, озак еллар дәвамында бу төр  чыгарылыш имтиханнары турында фикерләр төрле булды.  Тик киләчәктә БДИның бетү ихтималы да бар. Әмма быел БДИны бирмичә калып булмый. Аны мәктәпне тәмамлаучы һәрбер укучы тапшырачак. Татарстан Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин Министрлар Кабинетында узган брифинг вакытында басым ясап әйткәнчә, имтихан вакытында иң беренче әти-әниләрне тынычландырырга кирәк. 

– Иң кыены – имтиханнарда әти-әниләрне тынычландыру. Әти-әниләр борчыла. Аларның фикерләре, “планка”лары бик  югары. Һәр кеше баласын  үзенең баласы турында югары фикердә. Ул бик яхшы белә дип уйлый. Ул шулай булырга тиеш тә. Әмма чынбарлык башканы күрсәтә. Имтихан вакыты җиткәч кенә, син 90-100 баллга  бирергә тиеш дип баланы җәберләү – ул дөрес түгел.  Бу – бик куркыныч әйбер. Тормышта имтиханнар бик күп. Моның белән генә дөнья бетми. Бу – беренче имтихан,  –  дип сөйли министр Илсур Һадиуллин. – Бала тырыша, имтиханга әзерләнә икән, моның бернинди авырлыгы юк. Алдан камера, арттан камера. Камера хәзер урамда да, подъездда да бар. Аннан куркырга кирәк түгел. Әгәр белемең юк икән, икеләнәсең икән, ул вакытта инде, боргалана башлыйсың. Кемнәндер ярдәм көтәсең, монда инде ярдәм көтү мөмкин түгел. Беркем дә ярдәм итә алмый. Бу бик четерекле имтихан. Белемең булса, әти-әнине дә тынычландырыга кирәк. Шпаргалка белән эләксә, гомумән, бала 1 елдан артык вакытын югалта. Укытучылар да  теләгем бар. Балаларны тынычландыра торган караш белән торырга тиешләр, куркытып карап торырга кирәкми.

БДИдан кача алмыйсың
БДИны быел төрле сәбәпләр аркасында читтә укучылар, читтән кайтучыларга да тапшырырга туры киләчәк. Дөрес, имтиханнар тапшыруда кайбер үзгәрешләр дә бар. Дәүләт йомгаклау аттестациясен (ГИА) үткәрүдә үзенчәлекләр дә чит илләрдә укыган һәм чит илдә укытуны туктатырга мәҗбүр булган гражданнарга кагыла. Биредә чит ил гражданнарының 2 категориясе карала.

Беренчесе – Россиядә агымдагы уку елында укучы, төп гомуми һәм урта гомуми белем бирүнең белем бирү программаларын үзләштерүчеләр. Икенче очрак  чит илләрдә һәм Россиядә белем бирү эшчәнлеген гамәлгә ашыручы оешмалардан тыш, электрон укыту яки дистанцион белем бирү технологияләрен кулланып, гаилә белем бирү яки үз-үзен укыту формасында белем бирү программаларын үзләштерүчеләргә кагыла.

Бу укучылар үз сайлавы буенча ГИА-9 һәм ГИА-11не уртача аттестация формасында яки 9 сыйныфта ТДИ (ОГЭ) формасында, 11 сыйныфта БДИ формасында үтәргә хокуклы. Чит илләрдә булган чыгарылыш укучылары Россиядән читтә белем бирү оешмаларына яки Россия Федерациясе Тышкы эшләр министрлыгының чит ил оешмаларына мөрәҗәгать итә алалар һәм анда БДИ / ТДИ тапшыра алалар. Быел төп дәүләт имтиханы һәм бердәм дәүләт имтиханы узачак илләр исемлеге Рособрнадзор сайтында бастырылган.

Бүген Татарстанда Луганск халык республикасыннан 50 чыгарылыш укучысы бар, алар барысы да Россия вузларына керү өчен БДИга әзерләнә. Быел югары уку йортларының мондый чыгарылыш укучыларын БДИ нәтиҗәләре буенча гына түгел, ә эчке имтиханнар яки фәннәр буенча әңгәмәләр нигезендә дә кабул итү хокукы бар.

БДИ ел да үзгәрә
Имтихан модельләрен күпчелек уку предметлары буенча ФГОСка ярашлы төзәтү дәвам итә. Барлык үзгәрешләр, шул исәптән КИМга яңа биремнәр кертү, мәгълүматны анализлау күнекмәләрен куллану, шул исәптән практик ягын киңрәк аңлату буенча барлык үзгәрешләр Федераль педагогик үлчәүләр институтының рәсми сайтында басылган.

Быел үзгәрешләр география фәненә генә кагылмаган.  Иң зур үзгәрешләр тарих фәненә туры килә. Бигрәк тә Бөек Ватан сугышы буенча тарихы фактларын белүне тикшерүгә, тарихи вакыйгаларны чагыштырып тикшерү күнекмәләре арттырылган. Имтихан эшен башкару вакыты 180 минуттан 210 минутка кадәр озайтылган. Тарих буенча имтихан биремнәренең 20 проценты Бөек Ватан сугышының тарихи фактлары буенча булачак.

Бердәм дәүләт имтиханы (БДИ) һәм дәүләт чыгарылыш имтиханын быел төп чорда 16099 укучы тапшырачак. 15897 кеше БДИ сайлаган, ә дәүләт чыгарылыш имтиханын 202 бала бирәчәк. БДИның төп чоры расписаниесе расланган. Имтиханнар вакыты үзгәрми. 

26 май – география, әдәбият, химия;
29 май – рус теле;
1 июнь – математика (база, профиль);
5 июнь – тарих, физика;
8 июнь – җәмгыять белеме;
13 июнь – чит тел язма өлеш, биология;
16 һәм 17 июнь – чит тел (телдән тапшыру өлеше);
19 һәм 20 июньдә информатика һәм мәгълүмати коммуникацион технологияләр (ИКТ).

22 июньнән 1 июльгә кадәр резерв срокларда имтиханнарга узган елгы чыгарылыш укучылары тапшыра ала. Шулай ук ике мәҗбүри фәннең берсе буенча канәгатьләнерлек нәтиҗә алмаган яки документаль рәвештә расланган җитди сәбәпләр аркасында имтиханны калдырган быелгы чыгарылыш укучылары да кертелә. Ел саен БДИ тапшыруның төп чорының соңгы көне «бердәм резерв көне» булып тора. 1 июльдә теләсә кайсы фән буенча имтихан тапшырырга мөмкин.
Кагыйдә буларак, БДИны вакытыннан алда тапшыручылар да бар.  Аларның төп өлеше – узган елгы чыгарылыш укучылары, шулай ук урта һөнәри белем бирү оешмаларын тәмамлаучылар. Моннан тыш, имтиханнарны иртәрәк  бирүчеләр арасында Россия яки халыкара ярышларда катнашучылар, авыру сәбәпле дәваланучылар яки чит илдә белем алуын дәвам итәргә ниятләгән мәктәпләрне тәмамлаучылар да бар.

Имтиханның бал(л)ы аерыламы?
БДИны югары балларга тапшыручылар, яки бөтенләй тапшыра алмаучылар арасында зур упкын барлыгын да беләбез. БДИ бер көнлек кенә имтихан бирү системасы түгел. Аның өчен еллар дәвамында әзерлекле булырга кирәк. Быел да БДИның минималь баллары күрсәтелгән. Билгеле булганча, рус теле һәм әдәбияты буенча билгеләнгән чикне узмау урта гомуми белем турында аттестат алуга йогынты ясый.  

БДИның минималь баллары түбәндәгечә билгеләнгән. Рус теле  – 24 балл; профильле дәрәҗәдәге математика – 27 балл; физика, химия, биология – 36 балл; информатика һәм мәгълүмати-коммуникацион технологияләр (ИКТ) – 40 балл; әдәбият, тарих – 32 балл; география – 37 балл; җәмгыять белеме – 42 балл; чит телләр (инглиз, француз, немец, испан, кытай) – 22 балл.

Шулай итеп, аттестат алу өчен, чыгарылыш сыйныф укучысы рус теленнән БДИны 24 баллдан ким булмаган күләмдә, профильле математиканы 27 баллга яки база математикасын 3 билгесенә тапшырырга тиеш.

 Әмма югары уку йортларына керү өчен кирәкле минималь баллар рус теле буенча аерыла.  Анда 36 балл таләп ителә. Башка фәннәр буенча нәтиҗәләр аерылып тормый. Шул ук вакытта ел саен югары уку йортларына керү өчен кирәкле БДИның югарырак минималь баллары билгеләнә. Рус теле, әдәбияты һәм география – 40; математика, физика, биология һәм химия – 39; тарих – 35; чит тел – 30; җәмгыять белеме – 45; информатика һәм мәгълүмати-коммуникацион технологияләр – 44. Чыгарылыш укучыларына югары уку йортларына керү өчен БДИның минималь балларын исәпкә алырга кирәк.

БДИда кайсы фәнне сайларга?
Унберенче сыйныф укучыларының фән предметларны сайлау үзенчәлекләренә тукталыйк. Быел рус теле буенча БДИны 14937 чыгарылыш укучысы тапшырачак. Узган ел белән чагыштырганда имтихан тапшыручылар саны 748 кешегә кимегән.

Шул ук вакытта 2022 ел белән чагыштырганда аерым фәннәр буенча БДИда катнашучылар саны арта. Информатика һәм мәгълүмати коммуникацион технологияләр (ИКТ)ны 3289 кеше тапшырачак, быел бу фәнне сайлаучылар 674 укучыга арткан. Җәмгыять белемен 5986 кеше тапшырачак.  68 укучы бу фәнне күбрәк сайлаган.  Тарихны  бирүчеләр 15 укучыга артып, 1664е кеше тапшырачак. Әдәбиятны 819 (12 кешегә арткан).  

Башка фәннәр буенча БДИда катнашучылар саны кими бара. Мәсәлән, профильле математиканы 7574 кеше тапшырачак, бу узган ел белән чагыштырганда 140 кешегә кимрәк дигән сүз. Физиканы 2207 (-468) кеше тапшырачак. Химияне  – 1664 (-348), биологияне  – 2587 (-112), географияне 136 (-9) кеше  бирәчәк, инглиз телен – 1955 кеше (-124), немец телен 14 ( -17), француз телен 13(-2) кеше тапшырачак.

Шунысы сөенечле: туган тел буенча республика имтиханын 8 укучы тапшырачак. Узган ел аны бер укучы тапшырган иде. Шунысын да бар, дәүләт йомгаклау аттестациясе чоры башлануга предметлар сайлау аз гына үзгәрергә  дә мөмкин.


 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading