16+

«Белем җәүһәрләре 2020»

20 ноябрь көнне Пирамида концертлар залында «Белем җәүһәрләре» бәйгесенә һәм әдәби марафонга йомгаклау, финалистларны бүләкләү чарасы узды.

«Белем җәүһәрләре 2020»

20 ноябрь көнне Пирамида концертлар залында «Белем җәүһәрләре» бәйгесенә һәм әдәби марафонга йомгаклау, финалистларны бүләкләү чарасы узды.

Тантананы "Казан" бию ансамбле башлап җибәрде. Алар артыннан алып баручылар, Раил һәм Зөлфия Шәмсуаровлар тамашачыларны сәламләде. «Хәерле иртә татар интернетын һәм татар әдәбиятын сөючеләр, туган телне яратучылар», дип башладылар.

Алдагы сүз әлеге проектларны оештыручы, Раил Гатауллинга бирелде. Ул аталган проектлар турында берәз сөйләп китте, катнашучыларны котлады. Башка проектлары белән дә таныштырып китте. Алар арасында «Сәламәт йорты", "Тәмле марафон", "Фәндемия".

Тантанада финалистларны бүләкләргә республикабыз җитәкчелегеннән, Дәүләт Советыннан, министрлыклардан дәрәҗәле кунаклар, республика районнары җитәкчеләре, ВКонтакте һәм Википедия вәкилләре, танылган язучылар, шагыйрьләр, драматурглар чакырылган иде.

Иң башта дипломантларны бүләкләделәр. Алар арасында "Хәтер", "Эзле битләр", "Яшәү яме галәмдә" кебек проектлар.
Аннары өченче, икенче һәм беренче урынга лаек булган катнашучыларны да сәхнәгә чакырдылар. Урыннар әлеге бәйгеләр арасында билгеләнде.
«Tatar доменында иң файдалы һәм популяр интернет-проекты», «ВКонтакте социаль челтәрендә иң файдалы һәм популяр татар төркеме (берләшмәсе)», «Гаилә, милли тәрбия һәм сәламәт яшәү рәвеше өлкәләрендә иң файдалы һәм популяр интернет-проект»,

«Инстаграмда иң файдалы һәм популяр татар аккаунты», «Иң файдалы һәм популяр татарча мобиль кушымта», «Мәгариф һәм фән өлкәләрендә иң файдалы һәм популяр интернет-проект», «Мәдәният һәм туризм өлкәләрендә иң файдалы һәм популяр интернет-проект», «Сәясәт, эшмәкәрлек һәм икътисад өлкәләрендә иң файдалы һәм популяр интернет-проект», «Татарча Википедияне үстерүдә иң зур өлеш керткән википедияче».

Әлеге тантанага җырчылар да чакырылган иде. Сөмбел Билалова - «Сайра былбыл», Гөлназ Гафурова - «Бөдрә тал» Алмаз Хәсәнов «Дуслар җыелган җирдә» җырлары белән тамашачыларны шатландырдылар.

Инде гран-прины тапшырырга вакыт җитте. Бүләкләү өчен сәхнәгә Шаян-тв телеканалының җитәкчесе Рәмилә Сәхәбутдинова чакырылды. "Белем җәүһәрләре 2020” бәйгенең иң югары бәяләмәсенә  “Самара татарлары” мәгълүмат медиа-порталы ия булды.

Әдәби марафонда катнашучылар турында да онытмадылар. Катнашучылар арасында Татарстан Республикасы районнарыннан гына түгел, Австралия һәм Согуд Гарәбстаныннан, күп милләтле Россия төбәкләреннән (Санкт-Петербург шәһәреннән, Башкортстан, Удмуртия һәм Чувашия Республикаларыннан, Киров, Омск һәм Чиләбе өлкәләреннән, Пермь якларыннан) милләттәшләр бар. Бөгелмә, Нурлат, Тәтеш, Чирмешән, Атнә, Мөслим, Алабуга, Азнакай, Яр Чаллы һәм башка районнардан татар әдәбиятын яратып укучыларны сәхнәгә чакырдылар, бүләкләделәр. Балтач районында катнашучылар саны  56,  Казанда 57. Алар татар китапларын иң күп укучылары булган районнар дип билгеләнде. Ә #Әдәбимарафон2020 гран-при белән Саба районы бүләкләнде, аларда укучылары саны 246 җиткән.

Лиана Бахтиева

Язмага реакция белдерегез

6

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Хөрмәтле "Шәһри Казан" газетасы хезмәткәрләре. Әйе, 20 ноябрьдә "Пирамида" мәдәни-күңел ачу үзәгендә XIII Бөтендөнья "Белем җәүһәрләре" һәм "Әдәби марафон" финалистларын бүләкләү тантанасы үткәрелде. "Әдәби марафон" финалистлары арасында иң күп китап укучы районнар буенча 1 урында Саба булса, 2 урында Лениногорск (59 финалист), 3 урында Балтач һәм Казан. Лиана Бахтиева мәкаләсендә Лениногорск районы телгә алынмаган.

    Мөһим

    loading
    2
    X