16+

Бер айга кичектерелгән ял

Балаларның ял һәм сәламәтлек лагерьлары ачыла. Җәйге ялны ачуга бәйле быелгы яңалыклар турында Министрлар Кабинеты үткәргән брифингта сөйләделәр.

Бер айга кичектерелгән ял

Балаларның ял һәм сәламәтлек лагерьлары ачыла. Җәйге ялны ачуга бәйле быелгы яңалыклар турында Министрлар Кабинеты үткәргән брифингта сөйләделәр.

Татарстанның Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева быелгы ял сезонын бер айга соңлап башлануын белдерде.
Республикада әлегә балаларның җәйге ялын оештыручы 62 оешмага рөхсәт бирелгән. Сүз пандемиягә бәйле махсус шартлар турында гына бармый, ял үзәкләре санитар нормаларны, янгын куркынычсызлыгы, туклану һәм башка бик күп төрле сорауларга җавап бирерлек булырга тиеш. Гадәттәгечә, таләпләр дә елдан-ел арта бара. Лагерьларда Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсе тарафыннан күзәтчелек буенча 200ләп чара оештырылган. “Янгыннар, башка гадәттән тыш хәлләр килеп чыга калса, балаларны эвакуацияләү чаралары үткәрелде. Һәр лагерьга янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре беркетелде. Бер учреждение дә контроль органнары күрсәтмәләреннән башка эшли башламаячак”, – диде Ләйлә Фазлыева.

Быел 183 мең 604 бала җәйге ял лагерьларына баруны планлаштырса да, нибары 82 мең 890 укучы гына аларда ял итә алачак. Татарстанның Яшьләр министры Дамир Фәттахов әйтүенчә, авыр тормыш хәлендә калган 13 мең 210 баланы ял иттерү күздә тотыла. Ул 2017 елдан Татарстан лагерьларында физик мөмкинлекләре чикле балаларга махсус сменалар оештырылуын, быел 1 меңнән артык шундый бала ял итәчәген әйтте. “Мәктәп лагерьлары эше көзге-кышкы чорга күчерелә, бу мәгариф министрлыгы белән килешеп эшләнелде”, – диде министр. Шулай ук чатыр лагерьларының бераз соңрак – август аенда эшли башлаячагы билгеле булды. Кара диңгез буенда, Краснодар Краенда һәм Кырымда быел 3 мең 751 бала ял итәр дип ниятләнә. Балалар махсус поездларда йөртеләчәк. Шунысы мөһим: безнең республика балалары монолагерьларда үзләре генә ял итәчәк. Беренче ял итүчеләрне 22 июльдән соң озату каралган.

Республикада җәйге лагерьларга юлламалар саны 101 меңгә кимегән. Лагерьга баручылар саны азаю бүгенге вазгыятькә дә бәйле. Социаль ара саклау исәбенә лагерьларда балалар саны яртылашка кими. Ә саклык чаралары, башка төрле санитар таләпләр икеләтә арттырылган. Бу хакта Татарстанның баш санитар табибы Марина Патяшина сөйләде. “Быел санитар вазгыять саклыкны сорый. Без Роспотребнадзор белән берлектә, лагерьларда санитар куркынычсызлыкны тәэмин итү буенча чараларны көчәйттек”, – диде Дамир Фәттахов.

2020 елда сәламәтләндерү кампаниясе өчен республика казнасыннан 1,6 млрд сум акча бүлеп бирелә. Бу, былтырга караганда, 5 процентка күбрәк. Дамир Фәттахов бер үк вакытта балалар лагерьларының яңартылуын, күпчелеге яңа шартларда балаларны кабул итәчәген дә билгеләп үтте. Алар арасында “Заман”, “Аргамак”, “Восток”, “Кама” кебек лагерьлар бар. Киләчәктә, аларда балаларны кабул итү берничә тапкырга артачак та әле.

Алга таба министрлыкның балаларны җәйге лагерьларга онлайн язылу һәм кабул итү сервисы эшләнеп бетәчәк. Юлламаларны алу, балалар ял итәчәк урыннардагы шартлар, корпус-биналар һәм башка сорауларга җавапны әлеге онлайн-сервис аша ачыклап булачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading