16+

Безнең “имтиханнар” нигә 22 урында: министрлык аңлатмасы

Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы мәктәптә белем сыйфаты рейтингында республиканың 22нче урынында булуына аңлатма биргән. Рейтингта республика мөмкин булган 100 баллдан 60,9 балл җыеп, Идел буе федераль округының кайбер субъектларыннан калышкан.

Безнең “имтиханнар” нигә 22 урында: министрлык аңлатмасы

Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы мәктәптә белем сыйфаты рейтингында республиканың 22нче урынында булуына аңлатма биргән. Рейтингта республика мөмкин булган 100 баллдан 60,9 балл җыеп, Идел буе федераль округының кайбер субъектларыннан калышкан.

Санкт-Петербург – 92,1, Мәскәү – 92, Ленинград өлкә  – 77,1, Калининград өлкәсе  –76,5 һәм Ярослав өлкәсе 76,2 балл  җыеп, беренче бишлеккә кергән. Беренче унлыкка керүчеләр арасында Тамбов, Свердловск, Мурманск өлкәләре, Удмуртия, Пермь крае бар.
Татарстан мәктәпләренең лаборатория җиһазларын куллану хакындагы күрсәткече дөрес саналмаган, диелә республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгының җавабында. “12 күрсәткечнең икесе генә уртачадан түбән. Берсе бәяләү процедураларының объективлыгы – 40,6 һәм БДИ–2020не оештыру-технологик тәэмин итүнең нәтиҗәлелеге – 45,1”, – дип ачыклык кертәләр министрлыкта.
Бәяләүнең түбән объективлыгында республиканың 13 мәктәбе ике ел рәттән түбән нәтиҗәле оешмалар исемлегенә керүен әйткәннәр. Минималь чикне үтүче укучылар өлеше 25 проценттан артса, Татарстанда белем бирү уртача күрсәткечтән югарырак була. Хәзер белем бирү нәтиҗәләре түбән булган мәктәпләрдә белем бирү сыйфатын арттыру өстендә эш алып барыла. Анда, министрлыктан тыш, Мәгарифне үстерү институты һәм белем бирү сыйфаты буенча республика мониторинг үзәге җәлеп ителгән.
Министрлыкта шулай ук лаборатория җиһазларын куллану күрсәткече 2019 ел өчен дөрес исәпләнелмәгән, дип саныйлар. Мәсәлән, физика буенча  имтиханның кайбер биремнәрен үтәү өчен лаборатория җиһазлары таләп ителгән булган. Рейтингта шулай ук Татарстанда төп дәүләт имтиханы белән  һәм  Бөтенроссия тикшерү эшләре нәтиҗәләре арасында җитди аерма килеп чыкканын күрсәтелгән. Бу бәяләү процедураларының объективлыгы түбән булуын күрсәтә. 
Республикада мәктәпләргә ярдәм күрсәтү буенча юл картасын булдырдылар, белем сыйфатын арттыру эше Татарстанда икенче ел алып барыла. 
Шулай ук БДИ-2020не үткәрүгә техник әзерлеге дәрәҗәсе түбән бәяләнгән. “2020 елда БДИ пандемия чорында узды. Республикада имтихан процедураларының объективлыгын тәэмин итү механизмы һәрвакыт югары дәрәҗәдә булды һәм булачак. Тик 2020 елда, чыннан да, техника өзелүгә бәйле имтиханнан чыгарулар, хокук бозулар күзәтелде. Хәзерге вакытта имтиханга катнашкан барлык белгечләрне укыту эше алып барыла”, – дип өстәде мәгариф һәм фән министрлыгына.
Рособрнадзор җитәкчесе Анзор Музаев рейтингны елга ике тапкыр яңартачакларын белдерә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading