16+

Безнең күңелләрдә тик бер генә сорау, кем икән ул - яңа укытучы?

Гомер көзенә якынлашкан саен hәр кеше үткәннәрен барлый. Балачагын, мәктәп елларын сагына.

Безнең күңелләрдә тик бер генә сорау, кем икән ул - яңа укытучы?

Гомер көзенә якынлашкан саен hәр кеше үткәннәрен барлый. Балачагын, мәктәп елларын сагына.

Безнең мәктәп еллары совет чорына туры килде, бер кайгысыз рәхәт чаклар булган икән бу еллар. Тырышып белем алган укучылар үз көчләре белән уку йортларына керде. Әти-әниләр балаларын ияртеп, шәhәр юлын таптамады, барысын да үзебез хәл иттек. Югары уку йортларына кермәгәннәр дә тормышта үз юлларын табып, матур гомер итә. Беренчедән, бу әти—әниләребезнең дөрес тәрбиясе, ә икенчедән – хөрмәтле укытучыларыбызның ныклы белем бирүләре, тырыш хезмәтләре нәтиҗәсе дип уйлыйм. Менә шуларны уйлап, күңел дәфтәрен актарып утырам. Әллә кайларда калган мәктәп еллары бер—бер артлы күз алдыма килеп баса. 

1981 елда сигезенче сыйныфка укырга килгәч, химия-биология укытучысы Руфия апаның киткәнең, аның урынына яңа укытучы килгәнлеге билгеле булды. Безнең күңелләрдә тик бер генә сорау, кем икән ул- яңа укытучы?

Дәрескә кынгырау шалтырап, химия-биология кабинетына кереп утыргач, без шунда ук кабинеттагы үзгәрешләргә игътибар иттек: кабинетның арткы өлешенә лаборатория ясалып, тәҗрибәләр үткәргәндә яхшы күренсен өчен укытучы өстәле турысындагы идән күтәртелеп куелган иде. Зур кызыксыну белән укытучының үзен көттек.

Ниhаять, ул керде...Укытучы өстәле янына барып басты да безнең белән танышты hәм үзе артыннан җитәкләп, белем дөньясына алып кереп китте. Шушы бер күрүдә үз иткән, якын күргән, яраткан кешебез - укытучыбыз Бриллиант Имаметдин кызы Сәлахова булды. Зифа буйлы, төскә— биткә чибәр укытучы апабыз күңелләребезне бик тиз яулап алды. Ниндидер могҗизалар көткән күңелләргә ачкыч тапты. Исеме җисеменә туры килә, чынлап та бриллиант кебек затлы. Дөресен әйтим, без Бриллиант ападан бераз “шүрли” идек, чөнки ул ягымлы итеп елмаю белән беррәттән таләпчән булуын hәм кырыс була белүен дә күрсәтте.

Шундый булмаса без ул катлаулы фәнне аңлап укый алмаган булыр идек. Ул hәр яктан безгә үрнәк булды. Аның үз-үзең тотышына, матур итеп сөйләвенә, искиткеч зәвыклы итеп киюенә, төз итеп атлап йөрүенә сокланганнарыбыз бүген дә хәтердә. Дәрес үткәрүләре дә үзенчәлекле иде: иң беренче бер бүлектәге темаларны сөйләп hәм тәҗрибәләр ярдәмендә аңлата. Аннан бүлектәге темаларны ныгыту өчен hәр укучыга биремнәр хәзерләп килә (ничек өлгергәндер ул елларда класста укучылар саны күп иде).

Биремнәрне эшлибез, аңлашылып җитмәгән өлешләрне hәркайсыбыз янына килеп аңлата, hәр теманы биремнәр белән ныгытканнан соң, контроль дәрес үткәрә иде. Укытучыбызның ныклы белем бирергә тырышуын без бик яхшы аңладык. Бриллиант апа hәрберебездә белем алуга аңлы караш, үз көчебезгә ышаныч уятты. Без дә химия-биология фәннәрен тырышып, кызыксынып укыдык hәм контроль дәрестә күпчелегебез биремнәрнең 4 вариантын да эшләргә өлгерә иде. Безне белемле итәр өчен вакытын да, сәламәтлеген дә кызганмады. Барлык укучыларның да химиядән имтиханнарын 4ле, 5ле билгеләренә бирүе - укытучыбызның тырыш хезмәт нәтиҗәсе. Еллар үтеп, үзем укытучы булып эшли башлагач, Бриллиант апаның белем бирү алымнарының никадәр көчле, үтемле булуын аңладым.

Без укыган елларда химия фәне күп укучыларның җиңел үзләштерә торган иң яраткан фәннәренә әверелде. Бриллиант апаның укучылары арасында аның эшен дәвам итүчеләр күп: Әлфия Садыйкова, Гөлнара Яхина, Гөлүсә Галәвиева h.б. ул укыган факультетны сайладылар. Очрашуга килгәч, башка уку йортларына укырга кергән классташларыбыз да химия фәненнән интиханны 5легә бирүләрен сөйләде.

Туры сүзле, үз hөнәрен яратучы hәм аны бик тирән белүче укытучыбыз коллегалары арасында бик тиз абруй яулады. Аны 1983 елда Сеҗе мәктәбенең укыту эшләре буенча директор урынбасары итеп билгеләделәр. Бриллиант апа Сеҗе урта мәктәбенә үзенең бертуган энесе-Шайдулла абый белән Сикертән авылыннан Казан дәүләт педагогия институтын тәмамлап килде. Шайдулла абый - физик тәрбия укытучысы. Алар эшләгән елларда Сеҗе мәктәбе иртәдән-кичкә кадәр гөрләп торды. Дәресләрдән соң өйгә кайтып китәргә ашыкмадык. Бриллиант апа бик матур бии иде. Бию түгәрәген оештырып, егет-кызларны биергә өйрәтте. Бүген дә күз алдыма килә: сәхнәгә укытучыбыз чыкса, зал алкышларга күмелә. Үзенең матур биюе, нәфислеге, затлылыгы белән күңелләребезне әсир итте. Шундый укытучыбыз булуы белән горурлана идек. Әдәби кичәләр, КВНнар, концертлар, спорт ярышлары ул вакытта атна саен булып торды. Сәхнәдәге чаралар берсе дә гармунчы Фердинант абый Фәйзрахмановтан башка узмый иде. Бөтен авылны моңга төргән, тирә-якта дан тоткан гармунчы ул. Без, яшьләр, аны “илдә беренче урын тоткан моң ияседер” дип уйлый идек.

1983 елның августында Фердинант абый белән Бриллиант апа гаилә корып, тормыш юлларында очраган сикәлтәләрне лаеклы үтеп, сабырлык белән, кулга-кул тотынып 40 ел бергә гомер итә. Ике гүзәл кыз тәрбияләп үстерделәр. Бүгенге көндә яраткан укытучыбыз лаеклы ялда. Без аны очрашуларга чакырабыз, үткәннәрне сагынып, кызыклы хәлләрне искә төшереп, сөйләшеп утырабыз. Хөрмәтле укытучыбызга 20 октябрьдә 70 яшь тула. Без Бриллиант апаны юбилее белән котлыйбыз, аның сәләмәт булып, тормыштан ямь табып яшәвен телибез.

Гөлсирә Әхмәдиева-Муллагалиева,

Татарстанның атказанган укытучысы.
 
Фото: © РИА Новости

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading