16+

Биш президент бер сәхнәдә яки «Ел студенты» тагын нәрсә белән шаккаттырды?

Традиция буенча, Россия студентлары көнендә, Татарстанның иң яхшы студентларын билгелиләр. Ел дәвамында укуда, спортта, иҗат өлкәсендә үзләрен күрсәтергә өлгергән студент халкының «каймагы» 25 гыйнварда «Пирамида» мәдәни күңел ачу комплексы сәхнәсенә күтәрелде. «Суз»лар да калышмый Бәйгенең иң дәрәҗәле «Ел студенты» исеменә Чаллы кызы Диана Мамакова лаек булды. Әйтергә кирәк, икенче дистәсен...

Биш президент бер сәхнәдә яки «Ел студенты» тагын нәрсә белән шаккаттырды?

Традиция буенча, Россия студентлары көнендә, Татарстанның иң яхшы студентларын билгелиләр. Ел дәвамында укуда, спортта, иҗат өлкәсендә үзләрен күрсәтергә өлгергән студент халкының «каймагы» 25 гыйнварда «Пирамида» мәдәни күңел ачу комплексы сәхнәсенә күтәрелде. «Суз»лар да калышмый Бәйгенең иң дәрәҗәле «Ел студенты» исеменә Чаллы кызы Диана Мамакова лаек булды. Әйтергә кирәк, икенче дистәсен...

Традиция буенча, Россия студентлары көнендә, Татарстанның иң яхшы студентларын билгелиләр. Ел дәвамында укуда, спортта, иҗат өлкәсендә үзләрен күрсәтергә өлгергән студент халкының «каймагы» 25 гыйнварда «Пирамида» мәдәни күңел ачу комплексы сәхнәсенә күтәрелде.

«Суз»лар да калышмый

Бәйгенең иң дәрәҗәле «Ел студенты» исеменә Чаллы кызы Диана Мамакова лаек булды. Әйтергә кирәк, икенче дистәсен ваклый башлаган әлеге бәйге бу юлы көтелмәгән сюрпризларга бай иде. Мәсәлән, шул ук номинациядә Казан радиомеханика көллиятенең бишенче курс студенты Айнур Мингәрәевка махсус бүләк бирделәр. Егетнең югары уку йортларының иң көчле студентлары белән бергә финалда басып торуы үзе үк зур дәрәҗә. Гомумән, быел урта һөнәри белем алучы студентлар бик актив булды. 2015 елның август аенда "Студентлар лигасы", урта һөнәри белем бирүче уку йортлары директорлары һәм Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә төзелгән килешүнең дә монда өлеше зур булгандыр, күрәмсең. Гран-прины Татарстанның Премьер министры Илдар Халиков тапшырды.

- Сезгә, беренче чиратта, рәхмәт сүзләрен җиткерәсем килә. Бу залда белем алучы студентлар гына түгел, ә бүгенге, иртәгесе көнне булдыручы яшьләр җыелган. Иң бәхетле, иң истәлекле еллар студент чак белән бәйле, - дип котлады яшьләрне Илдар Халиков.



Үзе матур, үзе акыллы...

"Ел интеллекты" - бәйгедә иң актуаль номинацияләрнең берсе. Быел аңа 69 студент дәгъва кылган. Бу номинациядә беренчелекне яулаган Динара Фәесханова бөтен стериотипларны җимереп, матур кызларның да акыллы була алуын дәлилләде. Динараның хезмәтләре нефть алуны арттыру белән бәйле.

Нефть табу елдан-ел кыенлаша, без аны микробиологик алым белән чыгарырга булышабыз. Шулай ук бер ара туфракны нефть калдыкларыннан арындыру юнәлешендә дә эшләдем, - диде Динара. Фәнни эштән тыш Казан федераль университетының беренче курс магистры төрле бәйгеләрдә дә катнаша. "Кадрлар резервы" проектында да үзен күрсәтеп өлгергән, "Вверх" конкурсында да җиңү яулаган. "Ел студенты" бәйгесендә аның инде икенче катнашуы.

- Быел инде җиңәм дип килдем. Узган ел аз гына үз-үземә ышану җитеп бетмәгән иде. Быел катнашучыларның күпкә көчле булуы шатландыра. Минем командам өчен дә, шәхсән үземә дә "British Petroleum" ширкәте стипендиаты булуым зур дәрәҗә, - ди 22 яшьлек студент кыз.

Быел бәйгене оештырган Студентлар лигасы да 20 еллык юбилеен билгеләп үтә. Ике дистә ел дәвамында студентларны әйдәп барган биш лига президенты бер сәхнәгә чыгып җыр башкарды. Ә менә студентлар лигасының үзенә багышланган төп чаралар мартта булачак.

КФУ студентларына "яшел ут"

Быел "Ел вузы" номинациясе булмаса да, Россия эчке эшләр министрлыгының Татарстан буенча ЮХИДИ идарәсе башлыгы Рифкать Миңнеханов сәхнәгә күтәрелеп, Казан Федераль университеты ректоры Илшат Гафуровны чакырып чыгарды һәм юл хәрәкәте иминлеге буенча «Иң яхшы вуз» сертификаты тапшырды.

- Әлеге дипломны һәр студентка копиясен чыгартып, аларга машиналарында йөртергә мөмкин. Кирәк булганда аны ЮХИДИ инспекторына күрсәтә аласыз, - дип шаяртты Рифкат Миңнеханов.

Адилә Вәлиева Казан медицина университеты студенты. Ул тимераякта фигуралы шуу буенча спорт остасы, "Татарстан" командасы составында төрле спорт ярышларында катнаша. Университетта, шәһәр күләмендә төрле спорт чаралары, иртәнге зарядкалар уздыру да аның өстендә. Бәйгегә "Ел спортчысы" исемен алу максаты белән килгән. Әмма беренчелекне Валерий Савелев алды. Ә журналистлар «тыныч сенсация» дип белдергән, Су спорты буенча дөнья чемпионатында ирекле стильдә дүртенче урын яулаган Александр Красных махсус бүләккә лаек булды.



Студентлар "оскары"н тапшыру тантанасын республика журналистлары гына түгел, ә 30га якын уку йортының мәгълүмат чаралары да яктыртты. Барыбыз да «Ел журналисты» номинациясе җиңүчесен зарыгып көттек. Әлеге исемгә үзен радиода да, телевидениедә дә сынап караган Казан Федераль университеты студенты Виктория Егорова лаек булды. Җиңүчеләрне Журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникова тәбрикләде.



Илдар Мөхәммәтҗанов фотолары





Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading