16+

«Ел студенты-2014» билгеле булды

Казанда студентлар «Оскары» тапшырылды

«Ел студенты-2014» билгеле булды

Казанда студентлар «Оскары» тапшырылды

Быелгы юбилей тантанасы да «Оскар» премиясенә тиң иде. Тантана башланганчы кызлар матур кичке күлмәкләрдән, егетләр затлы костюмнардан горур гына кызыл келәм буйлап атлап узды. Менә алар - елның иң яхшы 62 студенты.

Ышанасызмы, юкмы, әлеге проект бүгенге көндә Казан Башкарма комитетының аппарат җитәкчесе Игорь Сивовның: «Әйдәгез әле «Студентлар Оскары» оештырабыз», - дип шаярып әйткән сүзеннән башланган. Бүген исә ул бик дәрәҗәле бәйге, әйтик, быел 19 номинациядә катнашырга 400гә якын гариза килгән.

Әле тантана башланырга ике сәгатьтән артык вакыт булса да, катнашучылар сәхнә тирәсендә кайный. Сәхнәгә дөрес күтәрелергә, бер мең тамашачы алдында каушап калмаска, хәтта тапшырылган дипломны ничек дөрес итеп тотырга кирәклегенә кадәр кат‑кат репетициялиләр.

Иң беренче булып сәхнәгә «Ел журналисты» һәм «Елның студентлар массакүләм мәгълүмат чарасы» номинациясендә җиңүгә дәгъва кылучылар күтәрелде. Аларны «Татмедиа» республика агентлыгы җитәкчесе Айрат Зарипов тәбрикләде. Иң яхшы студентлар матбагасы «Синеке. Минеке. Безнеке!» («Твое. Мое. Наше!») яшьләр программасы танылды. Ә иң яхшы ел журналисты - Яшел Үзән егете Алексей Анисимов.

«Ел интеллекты» номинациясендә беренче урын алган Мария Латыйпованы (архитектура-төзелеш университеты) зал аеруча да җылы каршы алды.

«Елның иң актив җәмәгать эшлеклесе» номинациясе лауреаты Илгиз Гаделшин сүзләренчә, бу номинациядә җиңү өчен конкурсантлар арасында кайнар көрәш барган.

Минем өчен «Ел студенты» бәйгесе үл үзенә күрә бер еллык эшкә нәтиҗә. Әле энергетика университетының икенче курсында гына укысам да, уку йортының бөтен җәмәгать эшләрендә катнашырга тырышам. Укудан тыш әле тагын каратэ һәм иҗат белән дә шөгыльләнәм, - диде Илгиз.

Әлеге номинациядә җи­ңүче дип табылган Людмила Соснова әле иң эмоциональ катнашучы буларак та истә калды. Ул башкалар кебек куанычын эченә яшермәде, сәхнә түрендә шатлыгыннан сикерде, көндәшләрен дә кочаклап чыкты.

Иҗади номинациядә көч сынашучыларга бүләкне Дәүләт Советы депутатлары белән берлектә, кайчандыр үзе дә шушы сәхнәдә иң яхшы музыкаль коллектив исемен яулаган Диләрә Ваһапова тапшырды.

- Тугыз ел элек «Мураками» төркеме белән без әлеге бәйгедә катнаштык. Ничек дулкынлануыбызны әле дә хәтерлим. Күпме вакыт узгач кабат шушы сәхнәдә басып торуым белән горурланам мин, - диде Диләрә Ваһапова.

Иң сәләтле иҗади шәхес булып Сергей Костюжев һәм Азат Хәйдәров билгеләнде. Тантана барышында бердәнбер татарча сөйләшүче «Сәлам» фольклор төркеме һәм «Казаным» халык биюе ансамбле «Иң яхшы иҗади коллектив» буларак танылдылар.

«Ел уку йорты» номинациясе өчен дә унбер вуз арасында кайнар көрәш барды. Елның иң яхшы уку йортлары дип Казан дәүләт медицина университеты, Казан дәүләт энергетика университеты, Икътисад, идарә һәм хокук институты һәм Казан милли тикшеренү технология университеты билгеләп үтелде. Алар бертигез тавыш җыйган.

Татарстан уку йортлары тормышында чит ил студентлары да актив катнаша. быел «Ел чит ил студенты» исеменә ике студент: Парвиз Ходжиев (Казан федераль университеты) һәм Чжан Дали (Казан милли тикшеренү технология университеты) лаек булды. Чит ил студентлары турында Бенин Республикасының Россиядәге илчесе Анисет Габриэль Кочофа: «Сез Татарстан патриотлары!» - дип шаяртты.

- «Ел студенты» бәйгесе ул - дуслык, толерантлык мәйданчыгы. Залда утыручы һәр студент бүген җиңүче. Чөнки Татарстан уку йортларында белем алу ул - үзе бер зур җиңү. Сезнең һәр җиңүегез ул - республиканың да җиңүе. Мин сезнең дөньяны үзгәртә алуыгызга ышанам. Сез Җир шарын сугышсыз, тыныч‑имин итәрсез, - диде ул.

Гран-при иясен һәм Татарстанның иң яхшы вузларын Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин игълан итте.

«Ел студенты-2014» исеменә Адинә Күлмасова лаек булды.

- Иң мөһиме - үз‑үзеңә ышанырга кирәк. Алга таба да яшьләр сәясәте белән шөгыльләнәчәкмен, - диде шатлыгын яшермәгән Адинә.

Адинәгә Россия һәм чит ил югары уку йортында стажировка узу яки магистратурада уку өчен сертификат тапшырылды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading