Кичә, 11 апрель көнне, Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогия көллияте базасында Татарстан Республикасы Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты күчмә утырышы булды. Көн тәртибендә - һөнәри уку йортларында милли педагогик кадрлар әзерләү мәсьәләсе иде.
Утырыш шактый "кызу" барды. Татарстанның мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттәхов, Дәүләт Советы рәисе Рәзил Вәлиев, Бөтендөнья Татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров Казан Федераль Университетының, шул исәптән ректор Илшат Гафуровның "тетмәсен тетте". Республика югары уку йортлары кыйбласы булган КФУның Мәгариф һәм фән министрлыгы алдында нинди гаебе бар соң?
Беренче сүз Рәзил Вәлиевка бирелде. Аның сүзләренчә, сыйфатлы укытучылар булмаса, милләтнең киләчәге дә аяныч хәлдә булачак.
- Соңгы елларда мәгарифкә бик нык игътибар бирелә. "Киләчәк", "Бәләкәч" дигән дәүләт программалары уңышлы эшләп килә. Яңа мәктәпләр, балалар бакчалары төзедек. Әмма әле хаман да хәл ителмәгән проблемаларыбыз күп. Безнең төп эшебез укытучыларга юнәлгән булырга тиеш. Укытучы булмаса, күпме генә мәктәпләр төзесәң дә, дәреслекләр, кулламалар чыгарсаң да мәгариф алга китмәчәк. Иң беренче чиратта без милли педагогик кадрлар әзерләргә тиеш. Алдыбызда татар телен һәм әдәбиятын үстерү генә түгел, ә фәннәрне дә туган телебездә укыту бурычы тора. Киресенчә булган очракта, ул инде тулы канлы татар мәктәбе түгел, ә "лаеш шулпасы"ның шулпасы гына була. Укытучылар гына түгел, тәрбиячеләр дә җитми. Йөзләгән балалар бакчасында бүген әле чын мәгънәсендә татар әдәби телен белгән тәрбиячеләр бар дип әйтә алмыйбыз. Без бүген җыелган Арча педагогия көллияте нәкъ менә милли кадрлар җитмәү кытлыгын киметү юнәлешендә эш алып бара, - диде Рәзил Вәлиев.
Энгель Фәттахов исә чит илләрдә булган мәгариф тармагы турында сөйләп китте. Яңа гына ул Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән Американың Калифорния штатында кадарлар әзерләү системасы белән танышып кайткан.
- Бездәге материаль-техник база башка илләрдән бер дә аерылмый, аларны куллану мөмкинлеге генә үзгә, - ди ул.
Министр югары уку йортын тәмамлаган һәр яшь белгеч сертификация үтәргә тиеш дигән актуаль мәсьәләгә басым ясады. КФУ исә бу таләпләрне бик үк үтәп бетерми икән.
- Укытучы мәктәпкә диплом белән кулына сертификат та тотып килергә тиеш. АКШта да, Сингапур, Финляндиядә дә шулай. Без кадрларга заказ бирүче! Белем бирү сыйфаты өчен без җавап тотабыз. Бүгенге яшь кадрлар сертификация таләпләренә туры килми. Узган елны яшь белгечләр үз теләге белән сертификация үтте. Иң "йомшак" югары уку йорты булып Алабуга институты танылды. Биредә укып чыккан 127 кешенең 43е генә сертификатка дәгъва кылды, ләкин 16 кеше генә аны алуга иреште. Ни кызык, КФУны тәмамлаган 329 студентның бары 43е генә сертификация үтүдән курыкмады. Аларның 51,1 проценты гына тиешле балларны җыя алды. Бу уңай күренеш түгел. Быел исә без педагогларга сертификацияләүне мәҗбүри рәвештә кертәчәкбез, шулаймы, Рияз Гатауллович? - дип мөрәҗәгать итте Энгель Фәттахов Казан университетының беренче проректорына.
- Быел булмый, инде вакыт үтте, - дип кызарды проректор.
- Мин бу утырышка Илшат Гафуров килер дип әзерләндем, ләкин ул юк, - дип сүзен дәвам итте министр. Таякның юан башы бүген тулысы белән Рияз Минзарипов башына гына төште. Ректор исә бу мизгелләрдә Университетларның Евразия ассоциациясенең киңәйтелгән утырышында чыгыш ясый иде.
Уку йортын тәмамлаган педагоглар сертификациядән качарга тырышса да, аның уңай яклары да күп булуын ассызыклады министр. Сертификатлы яшь укытучының хезмәт хакына ай саен тагын 10 мең сум акча өстәлеп бара икән.
- Сан ягыннан укытучылар җитә, ә сыйфат ягыннан аксый. Иң мөһиме милли кадрлар әзерләү. Соңгы вакытта федераль үзәк бюджет урыннарын кыскарта. Хәзерге вакытта КФУда инде биология, музыка, ОБЖ фәннәре буенча укытучылар әзерләмиләр. Әлеге белгечлекләр Алабугага күчерелде. Бу дөрес әйбер түгел! Казан безнең башкалабыз, укытучылар әзерләүнең төп өлеше биредә башкарылырга тиеш. Бигрәк тә икетелле мохиттә эшли ала торган кадрларга кытлык, - диде Энгель Фәттахов Казан университеты бакчасына тагын бер таш атып.
Проректорның да җавабы көттермәде.
- Татар филологиясеннән тыш, башка фәннәр буенча татар телле белгечләр әзерләү, федераль канун нигезендә каралмаган. Бюджеттан акча бары татар филологиясе белгечлегенә генә бүлеп бирелә. Республика бюджеты хисабына милли кадрлар әзерләү исә бөтенләй мөмкин түгел, бу бик зур суммалар, - диде Рияз Минзарипов.
Министр КФУда даими рәвештә немец теле төркеме өчен бюджет урыннары арттыруын да искәртеп китте.
- Немец теле урынына татар теле төркемен җыеп булмыймы соң? - дип тагын проректорга мөрәҗәгать итте.
- Бездә немец теле мәктәбен көчле, без аннан баш тартырга тиешме хәзер? - дип сорауга сорау белән җавап кайтарты Рияз Минзарипов.
Шулай да республика хәзер максатчан рәвештә ике телдә укытырга сәләтле укытучылар әзерли башлады. Студентларга ай саен 15 мең сум стипендия дә түләнә әле. Бу программа буенча КФУда бүген 183 студент белем ала, шуларның 57се дәресләрен бары тик татар телендә генә алып барачак.
Ләкин университетның бу эше белән дә канәгать түгел министр. Баксаң, әлеге укучыларны бергә туплап торучы бер җаваплы кеше дә уку йорты тарафыннан билгеләнмәгән икән.
- 183 кешенең һәрберсе университетның төрле биналары буенча таралып беткән. Без аларны шул биналар буенча үзебез шалтыратып эзләп йөрергә мәҗбүр. Әле без 15 мең стипендия түләп укыткан студентлар арасында "өчлегә" укучылар да бар икән! Андыйлар 23. Без аларны укудан төшереп калдырачакбыз. Бу педагогик элитаны булдырасы кешеләр, - диде Энгель Фәттахов.
Һәр укытучы да өч елга бер тапкыр квалификациясен арттыра. 2017 елда аның өчен республика бюджетыннан 100 миллион сум акча бүленде. Бу акчаларның 37 проценты КФУ кулана тапшырылган.
- Ильшат Рәфкатович безне ришвәтчелектә гаепләп, шул 100 миллионның барысы да КФУга бирелергә тиеш иде дип белдерде. Безне сезнең эш канәгатьләндерсә, бу акчаларның барысын да сезгә бирер идек. Сездә укытучылар Роторный урамындагы элекеге тулай торакта квалификация үтә!
Педагоглар КФУның базасын да, лабораторияләрен дә күрми. Аларның ни бары 20 проценты гына КФУда белемнәрен арттырыга тели. Акча сораганчы, башта үзегездәге тәртипне хәл итеп бетерегез, - диде Энгель Фәттахов.
Хәзер исә Татарстан Президенты карары буенча республикада педагогик университет базасында укытучыларның квалификациясен арттыру буенча көчле үзәк ачылачак. Ләкин министр бу эшне Федераль университет белән бергә башкару яклы.
Энгель Фәттахов укытучылар әзерләүне Казан белән Чаллыга гына калдырып, Алабугага бүтән юнәлеш биреп булмыймы соң дип сорады Рияз Минзариповтан. Проректор исә "барысы да Ильшат Гафуров карамаганда", диде. Һәрхәлдә ректор Алабуганы нәкъ менә укытучылар әзерләүче үзәк буларак күрә икән.
Бу сүзләргә Бөтендөнья Татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров та түзмәде.
- Университетларны берләштергәндә, бер нәрсә дә үзгәрмәячәк, педагогик юнәлешләр ничек эшләде, шулай эшлиячәк дигән идегез. Уртак бер фикергә килергә вакыт! Татарлар 100 ел КФУга керә алмады, хәзер йөз елдан соң сез аларны кабат куасыз, - дип чаң сукты ул.
Минзарипов исә, "без милли кадрларны әзерләдек, һәм әзерләүне дәвам итәбез", - дип кенә җавап кайтарды.
КФУ студентларына практика җитмәү мәсьәләсен дә билгеләп китте министр. Студентлар мәктәпләрдә бары 3нче курста гына прака үтә башлый икән. Бу исә яшь укытучы 3-4 атна гына үзен мәктәптә сынап карый дигән сүз.
- Бу укучыда мәктәптән һәм сыйныфтан курку хисе тудыра һәм аларда сайлаган һөнәрләре буенча эшләү теләген бетерә. Хәзер Казан федераль университетында педагогларны 5 еллык белгечлек буенча укыту системасын кире кайтару буенча сөйләшүләр бара. Ләкин әлегә бу хәл ителмәгән, - ди Энгель Фәттахов.
- Проблемалар чыннан да күп. Минемчә КФУ илгә генә түгел, республикага да хезмәт итәргә тиеш. Педагоглар әзерләүдән дә җитдирәк мәсьәдә юк. Бу бүген генә калыккан сораулар түгел. Бу республика күләмендәге мөһим мәсьәләләр. Федераль университет универсаль уку йорты булырга, барлык белгечләрне дә әзерләргә тиеш. КФУ белән Мәгариф министрлыгының максатлары бер булырга тиеш, - дип җөпләде утырышны Рәзил Вәлиев.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар