16+

Энгель Фәттахов: «Мәгариф өлкәсендә ришвәт очраклары белән очрашсагыз, министрлыкка мөрәҗәгать итегез, чарасын күрербез»

Ришвәтчелек патша заманында ук булган. Һәр чорда әлеге «чир» белән көрәшнең төрле алымнары кулланылган. Явыз Иван ришвәтчелек өчен үлем җәзасы да кертеп караган. Әмма, ришвәт бүген дә бар. Мөгаен, беренче чиратта, җәмгыятьтә ришвәткә карата тискәре фикер уятырга кирәктер. Бирүчесе булмаса, алучысы да булмаячак бит.

Энгель Фәттахов: «Мәгариф өлкәсендә ришвәт очраклары белән очрашсагыз, министрлыкка мөрәҗәгать итегез, чарасын күрербез»

Ришвәтчелек патша заманында ук булган. Һәр чорда әлеге «чир» белән көрәшнең төрле алымнары кулланылган. Явыз Иван ришвәтчелек өчен үлем җәзасы да кертеп караган. Әмма, ришвәт бүген дә бар. Мөгаен, беренче чиратта, җәмгыятьтә ришвәткә карата тискәре фикер уятырга кирәктер. Бирүчесе булмаса, алучысы да булмаячак бит.

Татарстанның Мәгариф һәм фән министры Энгел Фәттахов та нәкъ шул фикердә.
Мәктәп директорларына, мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре мөдирләренә акча бирүне туктатыгыз, - дип мөрәҗәгать итте министр ата-аналарга.

Соңгы мәгълүматлар буенча, быел дәүләт хезмәтендәге кешеләрнең ришвәт алуы узган елгы күрсәткечләреннән дүрт тапкырга артыграк теркәлгән. Алар арасында авыл җирлекләре башлыклары, хезмәт күрсәтү, мәгариф, сәламәтлек саклау өлкәсендәге ришвәт очраклары да бар. Татарстанда ришвәтчелек белән көрәшүнең төрле юллары бар. Әлеге темага төрле чаралар уздырыла, кисәтү эшләре дә алып барыла, фәнни -гамәли конференцияләр дә уза. Нәтиҗәсез дә түгел кебек. Әйтик, мәгариф өлкәсендә сизелерлек алга китеш бар. Ришвәтчелек белән көрәш максатында, "Халык контроле" системасында әлеге темага шикаятьләр өчен аерым категория булдырылган. Сабыйларны балалар бакчасына урнаштырганда электрон чират системасы кулланыла. Мәктәпләрдә дәреслекләр белән бушлай тәэмин итү дә җайга салынган. «Үз мәктәбеңә ярдәм ит!" акциясе кысаларында мәктәпне тәмамлаган укучылар мөмкинлекләре, теләкләре булса, төзекләндерү эшләрендә булыша ала.

Мәктәп укытучылары, балалар бакчалары тәрбиячеләренә, мөдирләренә ришвәт бирү дөрес түгел. Мин министр буларак үземнең хезмәткәрләремнән моны таләп итмим, район мәгариф бүлекләре җитәкчеләре дә акча сорамый, киресенчә, без ришвәткә каршы. Сез моны белергә тиеш. Акча җыю, ришвәт алу - намуссыз эш күрсәткече. Мәгариф өлкәсендәге кыенлыкларны ата-аналар хәл итәргә тиеш түгел. Моның өчен бюджеттан акча бүлеп бирелә. Ришвәткә бергә каршы торыйк, башкача без аны җиңә алмыйбыз, - ди Энгель Фәттахов.

Ата-аналарны борчыган сорауларның тагын берсе - мәктәптә, балалар бакчасында каравылда торучылар өчен акча җыю. "Бу законлымы?" дип еш кына редакциягә шалтыратучылар да бар. Министр исә балаларның куркынычсызлыгы беренче чиратта, шулай да моның өчен шәхси оешмаларны җәлеп итү мәҗбүри түгел, дип аңлатты. "Мәгариф оешмаларындагы каравылчыларга түләү мәсьәләсен хәл итүдә махсус механизмнар бар, моны директорлар белә. Бу өлкәдә закон бозулар булырга тиеш түгел. Мәгариф өлкәсендә ришвәт очраклары белән очрашсагыз, министрлыкка мөрәҗәгать итегез. Чарасын күрербез», - диде Энгель Фәттахов.


Ата-аналарны акча җыярга мәҗбүр итсәләр, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек итү һәм контроль департаментына мөрәҗәгать итәргә була. Шулай ук (832) 237-74 -94 «кайнар» элемтә номеры аша шикаятьләр юлларга да мөмкин.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading